tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сызраньда “Татарча диктант” вакытында «Татар исемле халык бар» күргәзмәсе оештырганнар
Сызраньда “Татарча диктант” вакытында «Татар исемле халык бар» күргәзмәсе оештырганнар

Сызраньда “Татарча диктант” вакытында «Татар исемле халык бар» күргәзмәсе оештырганнар

26 сентябрьдә Сызрань шәһәренең «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте һәм Сызрань китапханәсенең 18нче филиалы «Татарча диктант» акциясен оештырган. Диктант текстын «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте җитәкчесе Гөлнара Дәүләтшина укыган.

Биредә «Татар исемле халык бар» дигән күргәзмә дә булган. Күргәзмәне Гөлсем ханым Сәлихова оештырган. Анда милли ризыклар, киемнәр, матбугат чаралары, китаплар урнаштырылган.

«Бик тә файдалы һәм мөһим чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга олуг рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Аерым рәхмәтемне чарага чакыручы Хашия ханым Рафыйковага әйтәсем килә. Барчасына да Аллаһының рәхмәте яусын», — дип яза Сызрань шәһәренең Җәмигъ мәчете баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*