tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәнис Миңгәрәев – “Ярдәм” үзәгендә укыта, Брайль язуында чыгарылган китапларны редакцияли
Фәнис Миңгәрәев – “Ярдәм” үзәгендә укыта, Брайль язуында чыгарылган китапларны редакцияли

Фәнис Миңгәрәев – “Ярдәм” үзәгендә укыта, Брайль язуында чыгарылган китапларны редакцияли

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды – Татарстанда һәм Россиядә иң нәтиҗәле эшли торган татар-мөселман хәйрия оешмасы. Фонд тырышлыгы белән Казанда “Ярдәм” инвалидлар үзәге, Теләче районында ятим балалар өчен “Гаилә учагы” йорты, Балтач районы Борбаш авылында малайлар өчен милли-дини пансионат уңышлы эшләп килә. Шул рәвешле “Ярдәм” фонды татар халкының рухи мирасын, телен, мәдәниятен саклауга юнәлешендә үзеннән өлеш кертергә тырыша.

Шунысы әһәмиятле – “Ярдәм” фонды сәламәтлекләре чикләнгән милләттәшләребезгә яшәргә көч бирергә, рухларын күтәрергә тырыша. Фонд ел дәвамында ун меңнәрчә кешеләргә матди яктан да, рухи яктан да ярдәм күрсәтә. Пандемия чорында уздырылган “Тормыш юлы” акциясе вакытында гына да 90 мең авыр хәлдәге кешеләргә азык-төлек пакетлары таратылган. Шуны да исәпкә алырга кирәк, “Ярдәм” фонды инвалидларны тернәкләндереп, аларны киләчәктә гадәти кеше булып яшәргә ярдәм итә. Мисал өчен, бүген фондта 20дән артык беренче төркем инвалид эшли. Алар әлеге үзәктә эшлиләр, укыталар, гаилә коралар, хыялларын чынга ашыралар.

Шундый кешеләрнең берсе – күрмәүче Фәнис Миңгәрәев. Ул “Ярдәм” үзәгендә инвалидларга компьютер белеме, ислам нигезләрен, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлын укыта, Брайль язуында чыгарылган китапларны редакцияли, төрмәләргә барып тоткыннарга әхлак дәресләрен бирә.

Аның сүзләренчә, ул тормышта күп уңышларга “Ярдәм” фонды ярдәмендә ирешкән.

“Ярдәм”гә булышкан һәр кешегә дога кылам. Сез фондка булышып, минем кебек кешеләргә ярдәм итәсез һәм инвалидларга чын кеше булып яшәргә көч бирәсез” -, дип сөйләде Фәнис Миңгәрәев.

Хәйриячелек кеше гомерләрен коткара! Изге эштән читтә калмагыз!

Элемтә өчен: +79600480778

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*