tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Гыйбатдинов оештырган “Мишәр” ансамбленең эше дәвам итәчәк
Фәрит Гыйбатдинов оештырган “Мишәр” ансамбленең эше дәвам итәчәк

Фәрит Гыйбатдинов оештырган “Мишәр” ансамбленең эше дәвам итәчәк

Фәрит Гыйбатдиновның «Мишәр» ансамбле үз эшен алга таба да дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Илнар Хисамов җиткерде.

«Мишәр» фольклор ансамбле Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылы мәдәният йортына урнашкан. Бу татар дөньясындагы иң күренекле фольклор ансамбльләрнең берсе иде.

Коллективны оештыручы һәм аның лидеры булган Фәрит Гыйбатдиновның вафатыннан соң җаваплылыкны аның сәхнәдәшләре — Татарстанның атказанган артисты, ансамбль солисты Илдус Шәйдуллин, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Илнар Хисамов, шулай ук, мәдәният йорты җитәкчелеге үз өстенә алачак.

«Исән-сау булсак, Фәрит абыйның эшен алга таба дәвам итәчәкбез, Алла бирса. Ансамбльнең ничәмә-ничә еллар дәвамында тупланган репертуарын югалтмабыз», — диде Илнар Хисамов.

«Без әлегә коллектив белән җыелыша алмадык. Барыбызга да бик авыр. Әмма без Фәрит Гыйбатдинов башлаган эшне таркатмабыз», — диде ул.

  • Чувашия татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов 60 яшендә вафат булды. Быел яз көне ул «Мишәр» ансамбленең һәм «Кәрван-Мирас» концертларының видеоязмаларын интернетка урнаштырган иде.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*