tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Гыйбатдинов турында истәлекләр китабы әзерләнә
Фәрит Гыйбатдинов турында истәлекләр китабы әзерләнә

Фәрит Гыйбатдинов турында истәлекләр китабы әзерләнә

Танылган җәмәгать эшлеклесе Фәрит Гыйбатдинов турында истәлекләр китабы әзерләнә. Бу хакта күренекле җәмәгать эшлеклесенең вафатына 40 көн булган уңайдан аны искә алу мәҗлесендә Чабаксар шәһәре татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Хәйдәр Сафиуллин хәбәр иткән.

«Без Фәрит Гыйбатдинов хакында истәлекләр китабы әзерли башладык. Шактый күп материал җыелды, әле эш дәвам итә. Бу изге гамәлгә сез дә кушыла аласыз — истәлекләрегез белән уртаклашыгыз», — дип мөрәҗәгать иткән ул мәрхүм белән озак еллар бер юнәлештә эшләгән коллегаларына.

Китап 1нче ноябрьгә — Фәрит Гыйбатдиновның туган көненә чыгарылыр дип планлаштырыла.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*