enrutat
Баш бит / «Фәрит кебек башка кеше була алмый»
«Фәрит кебек башка кеше була алмый»

«Фәрит кебек башка кеше була алмый»

Чувашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдиновтан: “Саулыкның кадерен чирләгәч кенә беләсең. Өч ай килә-килә килеп җитте безгә дә. Дүртенче көн температура бер менә, бер төшә”, – дигән хәбәрне укыгач, тетрәнеп киттек. Алай да, терекөмештәй тере агаебызның бу чирне җиңәчәгенә өметләр зурдан иде. Бүген ул өметебез дә чәлпәрәмә килде. Фәрит Гыйбатдинов вафат дигән хәбәр бөтен татар дөньясын тетрәтте.

Әле бит кайчан гына сөйләшеп утырган идек. Фольклорны саклау мәсьәләсендә соңга калдык, аның белән асылыбызны югалтабыз, милли аһәңнәрдән шоу ясарга ярамый дип ачынып сөйләгән иде ул. Тау кадәрле эш эшләде, тагын шуның кадәрлене эшлисе иде.

Ульян өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин якыннары, дуслары аның эшен дәвам итәр итүен, үзе генә булмас инде ди:

– Бик якын дуслар, күршеләр идек. Киләсе елга да бик күп планнар кордык. Ике автономия арасында, бергә эшләрбез дип, килешү төзедек. Шулай итеп Ульянда Чуашстан татарлары көннәрен үткәрдек, аннары алар Ульян татарларын кабул иттеләр. Тагын әллә никадәр проектларыбыз бар иде, нишлисең… Хастаханәгә керер алдыннан язышып алдык. “Табиблар килде, уколлар яздылар да, киттеләр… Терелергә насыйп булсын иде инде…” – диде.  Барыбыз да сәламәт булыйк, дип теләде. Бүген таянычымны, үрнәк булырдай кешемне югалту хәбәре килеп иреште. Фольклор ансамбле оештырып, учлап таратылган байлыкны бөртекләп җыйган кеше ул. Чуашстан татарлары фольклорын гына түгел, Ульян, Мордовия  һәм башка төбәкләр татарларының фольклор үрнәкләрен дә туплады. Аларны китап итеп чыгару нияте дә бар иде. Соңгы көннәренәчә җир җимертеп эшләде. Мәскәүдән грант та откан булган әле. Үткәрерләр инде аны, Фәрит кенә булмас. Беләсезме, андый кешеләр башка булмас. Милләт дип янып яшәде бит ул. Без бит бизнесменнар түгел. Кемдер бизнес өчен килә, андыйлар да бар. Ә Фәрит халык өчен дип янды. Безнең битебез кызарырга тиеш түгел дип сөйләшә идек. Соңгы мизгелгәчә өметләндек. Хатыны: “Җомга көнне ашыйсым килә,  дип әйтте, Аллага шөкер!” —  дип шатланган иде.

Бөтендөнья татар конгрессының идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхи әйтүенчә, аның белән милләтнең бер өлеше югалган кебек булды:

– Алыштыргысыз кешеләр булмый диләр, дөрес түгел. Фәрит кебек бүтән кеше була алмый. Кешелекле, ышанычлы кеше иде. Нинди эшкә тотынсак та, беркайчан да, юк, дип әйтмәде. Утыз елга якын иңгә-иң эшләдек, бик күп чаралар уздырдык, минем китабымның герое да булды. Сәхнәдә биеп йөргәндә, аңа күз иярми иде. шулкадәр җитез кеше бөтен авыруны да кичерер кебек иде. Җомга көн шалтыраттым, сөйләшү авыр дип трубканы куйды, аннан языштык. Шуннан соң башка элемтәгә чыга алмаган инде, инфаркт булган диделәр. Бик үкенечле булды. Уйлыйм, уйлыйм да, бу төш кенә булмадымы икән дип куям. Бик зур югалту бит. Әйтеп бетерерлек түгел.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева Фәрит Гыйбатдиновны бик күп җырчыларга таяныч булды, дип искә алды:

– “Урмай моңы” фестивалендә катнашкач, дуслашып калдык. Мин аның кечкенә генә бер авылны таныта белүенә, фестивальдә катнашкан һәрбер кешегә игътибарлы булуына соклана идем. Социаль челтәргә авыруы турында язгач, ахыргача хәбәрләрен укып бардым. Бер үкенечем дә калды. Үзем дә шушы чирне үткәргәч, нишләп шалтыратып хәлен белмәдем, нинди дарулар эчәсең дип сорашмадым икән, дип үкенәм. Бик авыр зәхмәт ул. Үткәрдем дигәч тә, үтеп бетми әле ул. Организмны шундый үзгәртә, син инде элеккеге кеше була алмыйсың. Фәрит абыйның хәбәрләрендә, шикләнү, җиңәрменме икән дигән шикләнү дә сизелә иде.

Продюсер Рифат Фәттахов аның якташларына игътибарлы булуы турында сөйләде:

– Фәрит Гыйбатдинов үзе дә иҗади шәхес иде. Без дә аның белән хезмәттәшлектә булдык. Әле 2006 елда ук Рәшит Ваһапов фестивален Чабаксарда үткәргәндә зур ярдәм күрсәтте. Мин аны шунда ук бик дәрәҗәле, абруйлы кеше икәнлеген аңладым. Моннан берничә ел элек Шыгырданга Азат Абитовның беренче концертына да килде. Сәхнәгә менеп, якташына матур теләкләрен җиткерде. Аерылганда миңа исә: “Сабырлык телим!” – диде. Мин дә бүген сабырлык телим. Мәрхүмнең гаиләсенә, туганнарына, якташларына, милләттәшләргә.

Милләт дип янып йөргән милләттәшебез, ахыргача халыкны кайгыртты. “Менә дүртенче көндә азрак хәлгә килдем… Алда ни көтә? Шулай да, сакланыгыз! Ул чир бар, бик яман! Бигрәк тә олы кешеләргә авыр”, – дип кисәтеп, киңәшләрен биреп калдырды. Авыр туфрагың җиңел булсын, Фәрит абый! Сөйләгән сүзләребез рухыңа дога булып барсын. Исәннәргә сабырлык телибез…

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*