tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин Ленинград өлкәсе Сабан туенда булды
Фәрит Мөхәммәтшин Ленинград өлкәсе Сабан туенда булды

Фәрит Мөхәммәтшин Ленинград өлкәсе Сабан туенда булды

14 июньдә Ленинград өлкәсе Всеволожск районы Энколово авылында, Россиянең төньяк башкаласы Санкт-Петербург үзәгеннән 30 км ераклыкта, татар-башкорт милли бәйрәме Сабан туе узды. Биредә Сабан туе чараларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.

Сабан туена Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко, Ленинград өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Константин Патраев, Санкт-Петербург Закон чыгару җыены рәисе Вячеслав Макаров, ТР ның Санкт-Петурбург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин озатуында килде. Мәртәбәле кунаклар арасында Башкортстан Республикасы Дәүләт җыены депутаты Румил Азнабаев та бар иде. Татарстан якташларын Рәис Яркәев җитәкчелегендәге Санкт-Петербург татар милли–мәдәни автономиясе вәкилләре каршы алды. Биредә Сабан туенда Кырым Автономияле Республикасыннан да кунаклар бар иде – Гөлфия Голобородько җитәкчелегендәге делегация килгән, дип хәбәр итә ТР ДС ның җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге.

Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко, Ленинград өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Константин Патраевның сәламләү чыгышыннан соң, Татарстан җитәкчелеге вәкиле Фәрит Мөхәммәтшин сүз алды. Ул бәйрәмгә җыелучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән сәламләде. Татар милли-мәдәни автономиясенә республика башлыгы бүләге – “Форд Транзит” микроавтобусын тапшырды. Татарстан парламенты җитәкчесе Ленинград өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты Илдар Гыйлаҗев, Шамил Әхмәтшин, Рәис Яркәевка ТР дәүләт бүләкләре тапшырды.

“Хөрмәтле дуслар, кадерле ватандашлар! Татар-башкорт милли бәйрәме 700 елга якын уздырыла. Бүген Сабан туе Россия Федерациясендә татарлар күпләп яши торган 56 субъектта, 24 илдә үткәрелә. Санкт-Петербургта яшәүчеләр Сабан туена теләп җыела, шәһәр һәм Ленинград җитәкчелегенә, бәйрәм оештырып, татар, башкорт, рус һәм чуваш халкына бер мәйданда очрашу мөмкинлеге бирүләре өчен рәхмәт белдерәм”, – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Бәйрәм белән котлап, Санкт-Петербург үз традицияләре белән мәдәният бишеге булып кала, дип өстәде ул. “Иң мөһиме – Казан һәм Санкт-Петербург Татарстан башкаласының меңьеллыгында бигрәк тә якынайды һәм, еллар узу белән, мөнәсәбәтләр тагын да ныгыды. Сабан туе кебек бәйрәмнәрдә бу дуслык тагын да ныгысын!”

Сабан туенда катнашучыларга һәм кунакларга Санкт-Петербург Закон чыгару җыены рәисе Вячеслав Макаров, Гөлфия Голобородько, Румил Азанбаев, Раис Яркәев тә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Бәйрәмнең рәсми өлеше Сабан туе флагын күтәрү белән дәвам итте һәм шулай итеп, халык ярышларына һәм уеннарга старт бирелде.

Соңрак Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга биргән әңгәмәсендә: “Сабан туеның татар халкы мирасын саклауда роле зур. Бу, беренчедән, безнең халыкларның телләрен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау. Икенчедән, – ул аралашу, элемтәләрне җайга салу. Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче халыклар традицияләрен саклау һәм үстерү өчен биредә шартлар булдырылган. Мин канәгать”, – диде ул.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*