tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә «Татар кызы-2020» бәйгесендә катнашучылар белән очрашты
Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә «Татар кызы-2020» бәйгесендә катнашучылар белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә «Татар кызы-2020» бәйгесендә катнашучылар белән очрашты

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Халыкара «Татар кызы – 2020» бәйгесенең Мәскәү төбәге этабында катнашучылар белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүгә эш сәфәре белән килүен әйтте – хәзерге вакытта Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләнә. Эшче төркем утырышларында ТР Дәүләт Советы Рәисе дә актив катнаша.

Кызлар белән аралашкан вакытта, Фәрит Мөхәммәтшин аларның эшчәнлек өлкәсе, татар телен ни дәрәҗәдә белүләре һәм милли аш-суга осталыклары белән кызыксынды. ТР Дәүләт Советы Рәисе шулай ук татар мәдәниятен сакларга, татар халкының традицияләре белән башка халык вәкилләрен дә таныштырырга ярдәм итә торган «Татар кызы» Халыкара бәйгесенең әһәмиятен искәртте.

Татарстан парламенты башлыгы кызларга уңышлар һәм бәхет теләде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*