tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан делегациясе Калининград өлкәсендә совет сугышчыларының туганнар каберлегендә
Татарстан делегациясе Калининград өлкәсендә совет сугышчыларының туганнар каберлегендә

Татарстан делегациясе Калининград өлкәсендә совет сугышчыларының туганнар каберлегендә

Агымдагы елның 19-20 февралендә ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Калининград өлкәсендә эш сәфәрендә.

Бүген Татарстан делегациясе Мемориаль комплекста һәм алты Советлар Союзы Герое җирләнгән (мәңгеләштерелгән) совет сугышчыларының туганнар каберлегендә булды.

“Ике көн дәвамында Калининград өлкәсендә эшлибез. Бүген Бөек Ватан сугышы ветераннары белән аралашу мөмкинлегенә ия булуыбызга бик шатбыз. Сугыш чоры балалары, үсеп килүче буынга дөрес мәгълүмат җиткерә алырлык тыл хезмәтчәннәре бар. Бу изге җирдә без рәхмәт сүзләрен әйтәбез. Шулай ук җирлек администрациясенә дә рәхмәтебезне белдерәбез”, – диде Милли Шура рәисе.

1945 елның февраль-апрель айларында һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлеге сугыш хәрәкәтләре барышында барлыкка килә. Мемориаль комплекс 1985 елда ачыла.

Калининград өлкәсе Хөкүмәтенең карары белән совет сугышчыларының туганнар каберлегендәге мемориаль комплекс җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объекты статусына ия булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*