enrutat
Баш бит / Фәрит Уразаев: “Сабантуй хәрәкәте Алтай татарларын көчәйтте”
Фәрит Уразаев: “Сабантуй хәрәкәте Алтай татарларын көчәйтте”

Фәрит Уразаев: “Сабантуй хәрәкәте Алтай татарларын көчәйтте”

Алтае крае Барнаул шәһәрендә узган Сабантуйда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, өлкә губернаторы Александр Карлин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты. Сабантуй барышында Татарстан белән Алтай арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев Барнаул Сабантуенда булып кайтты. Алтайда үткән бәйрәм Сабантуй хәрәкәтендә нинди урын алыр? Шул турыда Фәрит Яскәр улы Уразаев белән интервью тәкъдим итәбез.

— Фәрит әфәнде, Россиядә татар хәрәкәте буларак Сабантуйлар гөрли. Чираттагы Сабантуй иҗтимагый-сәяси хәрәкәттә нинди урын алды?

— Бик әһәмиятле чара булды. Аңа Татарстан республикасы президенты һәм Алтай крае губернаторы катнашты. Ике субъект арасында экономика, фән һәм мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Бу – андагы татар җәмәгатьчелеге эшчәнлеге нәтиҗәсе. Алар үзләренең эшләрен хакимият ярдәме белән алып бара. Андагы Иҗтимагый Палата җитәкчесе татар кешесе – Равил Абызов. Ул юридик фәннәр докторы, криминалист. Шул ук вакытта төрки халыклар, борынгы татар тарихы белән кызыксынучы шәхес. Әнвәр Солтан улы Әминовне дә әйтеп китәсем килә. Ул — Алтайның татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе. Шунда яшәүче татарлар активлыгы белән Барнаулда мәчет төзелеп бетеп килә.

— Быелгы Сабантуй башка елдагылардан аерыламы?

— Быел Сабантуйга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов килделәр. Бәйрәмне оештыруда Актаныш районы зур ярдәм күрсәтте. Узган ел Сабантуйда 500 кеше катнашкан булса, быел 10 мең кеше җыелды. Чыннан да хәрәкәт, алга китеш бу. Башка халыклар да бәйрәмне үз итә. Көрәшләре матур булды. Батырга машина һәм Алтайда гына үрчетелгән 140 килолы тәкә бирделәр. Беренче урынны Барнаул егете, икенче һәм өченче урынны Новосибирск өлкәсеннән килгән татар егетләре алды.

— Фәрит әфәнде, Сабантуйга кайсы өлкәләрдән кунаклар килгән иде?

— Әйтеп узганымча, Нововосибирскидан, Казакъстанның Семей (2007 елга кадәр Семипалатинск дип аталган иде), Павлодар шәһәрләреннән татарлар килде. Алар да мәйданга үз колоритын бирделәр. Президент алар белән дә очрашты. Киләсе елга Семейда да зур бәйрәм уздыру турында сөйләшенде. Очрашулар рухны күтәрә торган булды. Алтай крае җитәкчелеге бәйрәмгә ныклап әзерләнгән иде. Гомумән, Сабантуй мәйданыннан зур килешүләргә чыгу – зур хәрәкәт.

— Аннан Идел-Урал белән Алтай тарихи яктан да бер-берсенә бик бәйле бит.

— Алтай – төрки-татар башлангычының мәдәни бишеге. Татарстан өчен бу бик әһәмиятле. Сентябрь аенда Алтайда төрки халыклар цивилизациясенә багышланган конференция узачак. Болгарда булачак музейның беренче катына – борынгы төрки цивилизация өчен анда материаллар бик күпбулыр, дип уйлыйм. Аннан туризм проектлары да күтәрелә. Шулай итеп мәдәнияттән башланган эшчәнлек экономик яктан беркетелсә, Татарстан-Алтай багланышлары яңа дәрәҗәгә күтәрелер дигән өмет бар.

— Бу милләткә нәрсә бирә?

— Татарның статусы күтәрелә баруы күренде. Бу андагы милли зыялыларның формалашуына китерә. Алар барысы да президент һәм татар конгрессыннан рәхмәт хатлары алды. Әйтергә кирәк, элита формалашкан җирдә эшне оештыру җиңелләшә, ул системалы рәвештә эшләнә башлый. Кыскасы, Сабантуй хәрәкәте үссен, бу Татарстан республикасының һәр эшкә тәэсирле этәргеч ясарга сәләтле коралының берсе.

— Барнаулда мәчет кайчан төзелеп бетә?

— Тиздән эше бетәр инде. Бу эшкә Татарстан да ярдәм итсә яхшы булыр иде. Шуңа күрә без дә бу эштән читтә калмасак иде, чөнки мәчет татарныкы итеп төзелә.

— Барнаул мәчете кайсы дини идарәгә карый?

— Алар Алтай мөфтияте булып оешканнар, бүген бәйсез эшлиләр. Бары Аллаһы Тәгаләгә генә карыйлар.

Автор: Александр Долгов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*