tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Риза Бәдретдин: “Янә татар булып яшисем килә”
Риза Бәдретдин: “Янә татар булып яшисем килә”

Риза Бәдретдин: “Янә татар булып яшисем килә”

Финляндиядә туып үсеп 20 ел Германиядә банкта эшләгән Риза Бәдретдин мотоциклга утырып Казан татарларын күрергә килгән. Риза Бәдретдин – Германияда гомер кичерүче татар. 20 ел банкта эш куйганнан соң, мотоциклга утырып ирекле сәяхәткә чыгып китә. Европа һәм Русия үтәли Казанга килеп җиткән. Мотоцикл һәм җилкәсендәге бер рюкзактан кала бернәрсәсе дә юк. Казанда дуслары да, танышлары да күп түгел. Казанга ике атна дәвамында татар мөхитендә яшәр өчен килгән. Азатлык радиосы аннан әлеге сәфәре турында сорашты.

– Риза, сине Казанга нинди җилләр ташлады?

– Мин 10 мең чакрым үтеп, Германиядан килдем. Аңарчы Әрмәнстан, Төркия, Грузия, Русиянең кайбер шәһәрләрендә булдым. Русия ягында Дагыстан, Калмыкстан, Чечня, Сарытау, Самара аша Казанга килдем. Казанда беренче мәртәбә. Аны күрергә теләдем. Кешеләр яшәгәнен күрергә кызык иде. Кешеләр аз сөйлиләрме, күп сөйлиләрме? Мин аларны аңлый аламмы, алар мине аңлый аламы? Татар мөхитенә ихтыяҗ зур. Туган телдә күптән сөйләшкәнем юк.

Беренчедән, мин үземне Алмания татары дип атыйсым килми. Мин – Финляндия татары. 20 яшькә кадәр Һельсинкида яшәдем, укыдым, үстем. Икътисад өлкәсендә белем алгач, Германиянең Франкфурт шәһәрендә банкка эшкә урнаштым. Бүгенге көндә, рәсми рәвештә, эшсез кеше дип саналам, чөнки 20 ел буе банк өлкәсендә эш куйганнан соң, аннан киттем. Тормышымны үзгәртергә теләдем. Электән үк Европа, Русия үтәли сәяхәткә чыгасым килгән иде. Казанга кадәр Әрмәнстан, Төркия, Грузия, Русиянең кайбер шәһәрләрендә булдым. Мондый кыю адым эшләгәнемә бер дә үкенмим, чөнки сәфәрдән бик канәгатьмен. Алда мине башка шәһәрләр көтә. Казаннан соң Мәскәү һәм Питерга барырга исәп. Соңгы тукталыш Һельсинкида.

– Казан сине ничек каршы алды? Беренче килүеңме?

– Әйе, Казанда беренче тапкыр. Минем ата-бабаларым Актук авылыннан. Аны Түбән Новгород тирәсендә дип беләм. Казан турында кечкенә чакта ишеттем, әти-әниләр гел сөйләп тордылар. Хәтта чикләр ябык булганда да, Казан хакында сөйлиләр иде. Кайчан да булса бу шәһәргә килеп чыгасыма шикләнмәдем, өмет белән яшәдем. Килүгә Кирмән, Татар бистәсе буйлап кечкенә генә сәфәр кылдым, мәчетләрне карадым.

Татар сүзләрен урыс хәрефләре (Риза кириллицаны шулай атый – авт.) белән язу шәхсән минем өчен зур сюрприз булды. Яшь чакта без латин имлясендә язарга өйрәндек. Ә Казанда берни укый алмыйм, берни аңламыйм. Инглизчә язган элмә такталар да юк диярлек. Кибеткә кергән идем, сатучылар белән аралаша алмыйм, чөнки алар татарча да, инглизчә дә белмиләр, ә мин урысча белмим. Беркөнне полиция хезмәткәрләре бәйләнде, миннән акча сорый башладылар. Әле ярый урысча бер-ике сүз беләм. Аларга “не знаю” дип әйтеп котылдым.

– Росссиягә килергә курыкмадыңмы?

– Әүвәл юлга чыгар алдыннан кешеләр миңа әйткәннәре булды: Русия кешеләренә ышанма, сак бул дип. Әмма, миңа калса, кешеләр бөтен җирдә төрле, аларның холкы мәмләкәттән генә тормый. Һәрбер илдә яхшы кешеләр, начар кешеләр бар. Барсын да бер капчыкка салырга кирәкми. Сәясәтчеләр халыкны куркытырга, гел низаг чыгарырга тырыша, ләкин гади кешеләргә бу кагылмасын иде. Сәясәтчеләр бу уеннарны бездән башка эшләсеннәр.

– Франкфуртта татарлар арасында танышларың бармы?

– Кызганыч ки, 20 ел яшәп бер тапкыр да татарлар белән очрашканым булмады. Ләкин берничә ел элек кибеттә бер кызыклы очракка тап булдым. Ашамалыклар алып маташканда, сатучы кинәт кенә: “Сез татармы?” дип сорап куймасынмы? Шаккаттым. Бит төзелеше аша минем татарлыгымны күргән икән. Франкфурт тирәсендә татарлар Сабантуйлар оештырганын күптән түгел генә белдем. Өемә кайткач, җирле милләттәшләр белән элемтәләр корасы булыр.

– Сәфәр тәмамлангач, нишләргә исәп?

– Бернинди планнар да юк. Өйгә кайтасым, әти-әнине күрәсем килә. 20 елдан артык чит җирдә яшәп, татар телен онытып бетердем диярлек. Янә татарча сөйләшеп, татар булып яшәргә теләгем зур. Миңа кабаттан татар мөхитенә кереп китәргә кирәк. Әнинең пәрәмәчләрен, пилмәннәрен ашарга хыялланам, дусларым, туганнарым белән күрешергә телим.

Автор: Ленар Мөхәммәдиев
Чыганак: “Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*