tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Филармония яңа сезонны хәйрия концерты белән башлаячак
Филармония яңа сезонны хәйрия концерты белән башлаячак

Филармония яңа сезонны хәйрия концерты белән башлаячак

Быелгы сезон 14 сентябрьдә филармония бакчасында хәйрия концерты белән ачылачак. Концерттан кергән табыш онкологиядән интегүче һәм ялгызы бала тәрбияләүче Айгөл Фазыйловага тапшырылачак.

Хәер, филармониягә, яңа сезонны ачабыз, дип әйтү дә бик батып бетми. Чөнки алар ел дәвамында эшли. Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов әйтүенчә, филармония ансамбле, оркестрлары, әдәби-музыкаль лекторие зур фестивальләр һәм башка чаралар вакытында актив эшли.

Быел фольклор ансамбль оешуга 20 ел тула. Алар бу датаны ничек билгеләп үтә соң? Юлда, дисәк, һич хатасыз булмас. Ансамбль татар музыкасын чит илләрдә дә уңышлы тәкъдим итеп килә. Коллектив кырыктан артык илдә булып, меңнән артык концерт куеп өлгергән икән инде. Сентябрьдә исә Калуга өлкәсендә икмәккә багышланган “Икмәк, син – дөнья” дигән халыкара форумда катнашачаклар. “Чара 140 гектар җирдә барачак. Анда 60 ил, Россиянең 36 төбәге катнаша. Фәкать Татарстан белән Дагыстан гына үз ихаталарын корачак һәм без татар мәдәнияте белән таныштырачакбыз”, – диде Айдар Фәйзрахманов. Җитәкче ансамбльнең “Идел-йорт” дигән клибының кыска метражлы фильмга әверелүен дә әйтте. Әлеге картинаның нигезендә Нурихан Фәттах әсәре ята.

Айдар Фәйзрахманов тагын бер игелекле эшен дәвам иттерергә җыена. Ул, ансамбль белән, Татарстан районнарындагы мәктәпләрдә балаларга фольклор дәресләре алып бара. 3 елда 33 районда булганнар икән инде.

Изге ният бу гына түгел. Филармония җитәкчесе Кадим Нуруллин, Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан, сугышта катнашкан артистлар яшәгән йортларга мемориаль такталар урнаштыру теләге барлыгын әйтте. Әгәр алар яшәгән йортлар исән калган булса, билгеле. Шәхесләр исемнәрен мәңгеләштерү җәһәтеннән җитәкче шәхесләрнең үз куллары белән филармония бакчасында агач утыртуларын да искә төшерде.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*