tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа мөселманнары тормышында истәлекле вакыйга
Уфа мөселманнары тормышында истәлекле вакыйга

Уфа мөселманнары тормышында истәлекле вакыйга

9 сентябрьдә Уфа мөселманнары тормышында истәлекле вакыйга булды: тарихи “Хәкимия” мәчетенә манара куелды.

“Хәкимия” яки 4нче җәмигъ мәчете — Уфаның тарихи мәчете, архитектура һәйкәле. Гыйбадәтханә 1907-08 елларда төзелгән. 1930 елның 19 февралендә БашЦИК карары нигезендә мәчет ябыла, бинасы мәктәпкә бирелә. Мәктәп ачылмый кала. 1930 елның 9 сентябрендә бина БАССР хезмәт халык комиссариатына тапшырыла. 1934 елда мәчеттән “8 Март исемендәге фабрика” өчен клуб ясыйлар. 1939 елда манаралары сүтелә. 1948 елда бинада Уфа шәһәр хәрби коменданты урнаша. 1970 елдан “Башкирэнерго” диспетчерлык идарәсе урнаша.

1991 елда мәчет бинасын мөселманнарга кире кайтарып бирү турында карар чыга. 1992 елның февралендә “Хәкимия” мәчете һәм мәдрәсә биналары Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан мөселманнарга кайтарылды. “Башкирэнерго” бинаны бары тик 2002 елда гына бушата.

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте һәм Русия Ислам университеты ярдәмендә мәчет бинасын торгызу эше башланды. Биредә 300 урынлык кызлар мәдрәсәсе ачу планлаштырыла. Янәшәдә мәчет һәм мәдрәсә хезмәткәрләре өчен йорт, хәләл-кафе һәм китапханә төзеләчәк.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*