tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Казанның төрле урыннарында җырларын яздыра
Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Казанның төрле урыннарында җырларын яздыра

Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Казанның төрле урыннарында җырларын яздыра

Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан затлы бүләк әзерли. Бу көннәрдә ансамбльне Казанның иң матур урыннарында һәм Казан Сабантуйлары узган аланнарда күреп була.

Фольклор музыкасы ансамбле үз репертуарындагы «Чәчмә бию», «Сөлге чигәм», «Яшьлек», «Ярмәк» номерларын видеоархив өчен яздыра. Рияз Исхаков җитәкчелегендәге төшерү төркеме — күрше Башкортстан республикасыннан. Ансамбльнең элегрәк әлеге команда белән клиплар төшергәне бар иде инде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*