tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фронтта да, заводта да алдынгы
Фронтта да, заводта да алдынгы

Фронтта да, заводта да алдынгы

Бөек Ватан сугышы ветераны Нургали Алим улы Мусин шушы көннәрдә генә 94 яшьлеген билгеләп үтте. Ул Ульяновск районы Тетюшское авылында гомер кичерә.

Нургали Алим улы Татарстанның Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылында туып үсә. Алты балалы Мусиннар гаиләсе бәләкәй генә йорты булган кечкенә өйдә көн күрә. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан, 1939 елда әтиләре үлеп китә hәм гаилә бик тә кыен, авыр хәлдә кала. Алар сугыш чорының барлык михнәт-газапларын – ачлык hәм ялангачлыкны, юклыкны җитәрлек татыйлар. 1943 елның октябрь аенда Нургали Алим улы повестка буенча фронтка китә.

Тиздән ул Беренче Балтыйк буе фронтының бишенче танк бригадасына барып эләгә. Явыз фашистларга каршы каты сугышларның берсендә яралана hәм госпитальгә озатыла. Дошманга каршы сугышта батырлык үрнәкләре күрсәткән өчен кыю, тәвәккәл татар егете Iнче дәрәҗәле Ватан сугышы ордены hәм IIIнче дәрәҗәле Дан ордены, шулай ук күп тапкыр юбилей медальләре hәм истәлекле билгеләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соңгы авыр чорда, 1951 елның март аенда ул Свердловскиның «Уралтяжмаш» заводына фрезеровщик булып эшкә урнаша. Фрезерлау станогында тугыз ел эшләп, алтынчы югары разряд hәм шәхси клеймосын алу бәхетенә ирешә. Шушы заводта ул үзенең сөйгән ярын – яраткан Разиясен очрата. Нургали Алим улы белән Разия Сәйфетдин кызы гаилә корып җибәреп, 65 ел дәвамында язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Кызганычка каршы, Разия апа 2016 елның декабрендә бакыйлыкка күчеп киткән.

Бүген Нургали ага – бәхетле ата кеше, биш оныгы белән ике оныкчыгы өчен яраткан, сөекле бабай hәм карт бабай. Ул якыннарының, туганнарының hәм авылдашларының игътибарын hәм хөрмәтен тоеп, тыныч картлык көннәре кичәрә. Утлар-сулар кичкән мөхтәрәм ветеран татар телендәге китаплар hәм газеталарны бик теләп, бөтен дөньясын онытып укый. Ил агасының бай китапханәсе күпләр сокланырлык.

Р.НИГЪМӘТЛЕ

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*