tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда беренче TikTok-хаус The Duslar House барлыкка килде
Татарстанда беренче TikTok-хаус The Duslar House барлыкка килде

Татарстанда беренче TikTok-хаус The Duslar House барлыкка килде

Татарстанда беренче TikTok-хаус The Duslar House барлыкка килде. Республикада яшәүчеләр мондый проектны күптән көткән иде.

Бөтен дөнья яшьләре TikTok кушымтасын Instagram соцчелтәре белән бергә күптән файдалана. 1,5 миллиардтан артык йөкләтеп алу һәм бик күп микъдарда контент аны планетадагы иң йогынтылы цифрлы ресурсларның берсе итә.

TikTok-хаус төшенчәсе 2019 елның ахырында Лос-Анджелеста, блогерлар төркеме берләшеп контентны төшерү өчен бергә яши башлагач барлыкка килде. Хаус – ул үсә торган һәм инде популярлык казанган токерлар җыела торган урын. Алар бер түбә астында яши, бергә видео өчен яңа идеяләр уйлап таба һәм контент тудыра. Язылучылар аерым блогерлар артыннан гына түгел, проектның эчке тормышын да күзәтә, бу хаусны онлайн-форматтагы реалити-шоуына охшаш итә. Кайбер проектлар Россия кулланучылары арасында бик популяр булды, ә аларда катнашу өчен төбәкләрдән күп кенә тиктокерлар хәтта Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка китте.

Татарстан халкы озак вакытлар җирле хаус барлыкка килүен көтте. The Duslar House проекты блогерларының җыелма аудиториясе хәзер 6 миллионга җитә һәм көн саен үсә. Инициативада катнашучыларның күбесенең аудиториясе Татарстан белән генә чикләнми, бу аның турында федераль дәрәҗәдәге проект буларак сөйләргә мөмкинлек бирә.

The Duslar House беренче өч көндә TikTok та 20 меңнән артык язылучы җыя һәм карауларның гомуми саны 2 миллионга җиткерә. Кайбер видеолар ярты миллионга кадәр карау җыя. Шул ук вакытта еш кына татар теле турында контент булуын да исәпкә алырга кирәк.

Проектны оештыручылар аның барлыкка килүен түбәндәгечә аңлата: «Без Татарстаннан яшь блогерлар монда, республикада үсеш өчен бөтен шартлар тудырылган һәм федераль аудиториягә эшләү мәҗбүри түгел икәнен күрсеннәр өчен җыелдык».

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*