tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Шамуковның туган авылында истәлек тактасы ачылды
Габдулла Шамуковның туган авылында истәлек тактасы ачылды

Габдулла Шамуковның туган авылында истәлек тактасы ачылды

Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Әсән авылы татар театры тарихында якты эз калдырган СССРнын халык артисты, язучы һәм тәрҗемәче, укытучы Габдулла Шамуковның туган авылында истәлек тактасы ачылды.

Бүген авылда 40лап әби-бабай гына гомер итә. Узган ел ТНВ каналынннан артист турында тапшыру карагач, алар бер аш мәҗлесендә сөйләшәләр дә, пенсия акчаларын җыеп, данлыклы авылдашларының исемен мәңгеләштерергә булалар. Менә бүген инде 1903нче елда салынган мәчет янында истәлек тактасы ачылды.

Тантанага Габдулла аганың туганнары – Клара апа белән Миңлеруй апа да килгән иде. Алар биредә үз истәлекләре белән уртаклаштылар. Бәйрәмдә мәктәп укучылары аның әсәрләрен укыды.

Өлкәнең татар автономиясе рәисе Р.Cафин татар сәнгать дөньясында СССРның халык артисты исеменә лаек булучылар нибары 5 кенә кеше, шуларның берсе безнең Ульяновск төбәгеннән диде һәм әлеге чараны оештыручыларга Рәхмәт хатлары белән бергә узган ел Г.Шамуковның Ульяновскида басылып чыккан яңа китапларын бүләк итте.

Семберлеләр данлыклы якташлары турындагы истәлекләрне кадерле ядкарь итеп саклыйлар. Өлкәнең Татар мәдәният үзәгендәге музейда озак еллар Г. Камал театрында эшләгән сәхнә остасына багышланган экспозиция дә эшли. Анда аның байтак шәхси әйберләре дә урын алган. Бүгенге чара танылган татар семберлеләрнең исемнәрен мәңгеләштерүдә чираттагы уңышлы һәм отышлы адым булды.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*