tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай якташы» проекты старт алды
Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай якташы» проекты старт алды

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай якташы» проекты старт алды

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай якташы» дип исемләнгән яңа проект башланып киткән. Бу хакта музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

«Безнең максат: Татарстан районнарында Габдулла Тукай эзләрен барлау, аның исеме белән бәйле урыннарны, шәхесләрне билгеләү. Беренче очрашу шагыйрьнең якташлары – арчалылар белән булды. Чарада Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев һәм республиканың яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыков катнашты», – диде ул.

Очрашуга Арча районында туган һәм хәзерге вакытта Казан уку йортларында белем алучы студентлар да килгән. Алар кунакларга кызыксындырган сорауларын биреп, тәкъдимнәрен җиткергән.

«Әңгәмә әдәбият, мәдәният, авыл хуҗалыгы, яшьләр өчен дәүләт программалары, грантлар турында барды. Очрашуның иң мавыктыргыч өлеше Габдулла Тукай әдәби музееның яңа экспозициясе белән танышу булды. Очрашу ахырында Арча яшьләре балтачлыларны Тукай эзләрен барларга, Тукай әдәби музеена килергә чакырды», – ди Гүзәл Төхвәтова.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*