tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Красносельский зәркән музеен карады
Милли шура рәисе Красносельский зәркән музеен карады

Милли шура рәисе Красносельский зәркән музеен карады

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Костромага эш сәфәре кысаларында Красносельский зәркән һәм гамәли сәнгать музеенда булды. Билгеле булганча, Костроманы Россиянең зәркән башкаласы дип атыйлар. Берничә йөз ел дәвамында биредә зәркәнчелек кәсепләре үсә. Борын-борыннан Костромадан 30 км ераклыктагы Красное-на-Волге саласында җитештерелгән зәркән эшләнмәләре бөтен дөньяга дан тота.

Красносельский музее 1983 елда ачыла. Музей коллекциясендә өч меңнән артык эшләнмә бар, нигездә, бу Красносельский осталарының зәркән эшләнмәләре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*