tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гаилә бәйрәме – “Пар канатлар” тапшыруы Чүпрәледә
Гаилә бәйрәме – “Пар канатлар” тапшыруы Чүпрәледә

Гаилә бәйрәме – “Пар канатлар” тапшыруы Чүпрәледә

Район мәдәният йорты сәхнәсендә олы гаилә бәйрәме – “Пар канатлар” тапшыруы тәкъдим ителде. Ул чираттагы “Пар канатлар“ радиотапшыруын әзерләү өчен язып алынды, “Татарстан“ ГТРК операторы тарафыннан видеога төшерелде һәм аудиоязма әзерләнде.

Әлеге тапшыру Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды белән берлектә оештырыла һәм  халкыбызның күркәм йолаларына, гореф-гадәтләренә тугры булган үрнәк гаиләләр турындагы мәгълүматны радио һәм телевидение тапшырулары аша киң катлам тыңлаучыларыбызга һәм тамашачыларыбызга җиткерә.

19, 20,  23, 40,  59 – карап торышка гади саннар кебек. Тик шушы саннар эченә никадәр сер, шатлык, хәсрәт, тормыш мизгелләре яшеренгән. Район мәдәният йортында узган гаилә бәйрәменә дә  югарыда санап кителгән  гаилә стажына ия булучылар чакырылган иде.

19  ел бергә гомер итүче Энҗе һәм Айрат Саттаровлар,  20 еллык гаилә стажына ия Наталия һәм  Александр Куракиннар,   23 ел бергә яшәүче Земфира һәм Рөстәм  Фаткуллиннар,  59  ел иңне-иңгә куеп тормыш сукмагыннан атлаучы  Мария һәм Виктор  Лухмановлар һәм 40 ел пар канатлар булып  яшәүче  Энҗия һәм Данир Шәрәфетдиновлар бу көнне сәхнә кунаклары булдылар.

Саттаровлар гаиләсе гомерләрен шушы туган җирдә яшәп, шушы җирдә тир түгеп эшләп, аны сөеп көн күрүче гаилә.  Алар районыбызынң иң алдынгы хуҗалыкларының берсе Кече Чынлы авылында “Цильна” җәмгыятендә хезмәт куялар. Энҗе алдынгы сыер савучы, ә Айрат механизатор булып эшли.

Земфира һәм Рөстәм Фаткуллиннар Иске Кәкерле авылында гомер итәләр. Земфира мәктәптә балаларга белем бирә, инглиз теле мөгаллимәсе, ә Рөстәм авылда мәдәният йорты мөдире булып эшли. Авылның киләчәк үсеше өчен, гореф-гадәтләрне саклауда, тарихны барлауда янып-көеп хезмәт куялар алар. Ике ул үстерәләр. Бу гаиләдә өч буын килен-кайнана бик тату һәм уртак тел табып яши.

Гомер буе балаларга белем биргән  Зур Аксу авылыннан Мария һәм Виктор Лухмановларга да сокланмаслык түгел. Әлеге гаиләнең укытучылык династиясе бик еракка барып тоташа. Бүгенге көндә бу һөнәрне уллар, кызлар, оныклар дәвам итә.

Уби авылыннан Куракиннар да  гаилә традицияләрен саклап, үз үрнәкләрендә балаларгатәрбиягә бирәләр. Наталия мәктәптә укытучы булып эшли, борынгы һөнәрләрнең берсе тукучылыкка балаларда мәхәббәт уяткан. Әлеге һөнәрне  кайнанасы ярдәмендә үзләштергән.  Гаиләләләрен түгәрәкләп, үткән ел бишенчегә нәни кызчыклары дөньяга аваз салган.

Иске Чүпрәле авылыннан Энҗия һәм Данир Шәрәфетдиновлар райондашларыбызга гомерләрен  мәдәният өлкәсенә   багышлаган шәхесләр буларак бик яхшы таныш. Бүгенге көндә алар районыбызда дин юнәлешендә олы хезмәт куялар. Энҗия апа мөслимәләр берлеге рәисе, ә Данир абый район мөхтәсибе. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр, оныклар куанычына шөкер кылып,  гомер кичерәләр.

Ике сәгать дәвамында  бу гаиләләр үзләренең яшәешләре белән янә таныштырып, райондашларыбызны, кайткан кунакларны тагын бер кат сокландырдылар, рәхәтләнеп  ял иттерделәр, тату гаиләнең сере нидә икәнлегенә төшендерделәр. Әйтергә кирәк, бу гаиләләр республика күләмендә дә танылу таптылар. Алар “Нечкәбил”, “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты:хатын-кыз карашынча” һәм башка мәртәбәле республика гаилә бәйгеләрендә дә җиңүләр яуладылар..

Әйе, Һәр гаиләнең үз тарихы, үз дөньясы, үз сере. Тик шунысы бәхәссез, аларның һәркайсыннан җылылык бөркелә. Әлеге гаилә учагы тиз генә сүрелмәсен дә, балаларына, якыннарына кирәк, терәк булып, иңне-иңгә куеп, озак еллар пар канатлар булып яшәргә язсын аларга.

Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды директоры Миләүшә Гайфуллина:

– Республикабызда үрнәк тату гаиләләр бик күп. Районнарга чыгып та шушы җирлектә яшәүче үрнәк гаиләләр катнашында  бәйрәмнәр уздыру, аларны таныту, яшьләребезгә җиткерү,  милли традицияләргә карата хөрмәт тәрбияләү, гаилә мөнәсәбәтләрендә булган әхлак кагыййдәләрен ныгыту безнең максатыбыз. Гаиләләр нык булганда милләтебез дә, җәмгыятебез дә нык булыр.

Чүпрәледә дә күпмилләтле җирлек. Бәйрәмдә без гаиләләрнең нигезе  милли рухка корылуын күрдек, сокландык.

Район башлыгы Марат Гафаров кешелекнең гомер буе “Бәхет нидә?” дигән соравына менә шундый гаиләләр мисалында җавап табарга мөмкин булуын әйтте.

– Бәхет ул – гаилә – гаиләдә алынган тәрбия. Нәкъ менә күркәм гаилә кыйммәтләре киләчәктә  бәхеткә юл яра, – диде Марат Гафаров.

Марат Гафаров  һәм Миләүшә Гайфуллина гаиләләргә бәхет, балалар, оныклар, оныкчыклар куанычы теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

chuprale-online.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*