tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галимнәр Ульяновск өлкәсе Павловка, Николаевка, Чардаклы, Яңа Малыклыны өйрәнеп кайтты
Галимнәр Ульяновск өлкәсе Павловка, Николаевка, Чардаклы, Яңа Малыклыны өйрәнеп кайтты

Галимнәр Ульяновск өлкәсе Павловка, Николаевка, Чардаклы, Яңа Малыклыны өйрәнеп кайтты

2018 елның 2–13 июлендә Ульяновск өлкәсе Павловка, Николаевка, Чардаклы, Яңа Малыклы торак пунктларында Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган комплекслы экспедиция үткәрелде.

Экспедициядә катнаштылар: И.И.Ямалтдинов (экспедиция җитәкчесе, фольклорист), Л.М.Шкляева (сәнгать белгече), Г.В. Юнысова (музыка белгече), А.И.Әхмәтова (археограф), В.М. Госманов (эпиграфика белгече). Институт галимнәре Ульяновк өлкәсенең Павловка районы Йәүли (Евлейка), Муратовка, Татар Шмалагы авыллары; Николаевка районының Татар Сайманы, Әхмәтле, Зур Чирекле авыллары; Чардаклы районының Чардаклы, Үрән (Енганаева), Абдулла, Әсән, Татар Колмаеры, Кызылсу (Уразгильдино), Папау, Иске Үрәнбаш, Кечкенә Үрәнбаш (Малаевка); Яңа Малыклы районының Иске Исәнтимер, Урта Исәнтимер, Өч Каен, Зирекле Куак, Абдреево, Лабитово, Иске Төгәлбуга авылларында булдылар, барлыгы 22 торак пункта фәнни тикшеренү эшләре алып бардылар.

Экспедициянең фәнни тикшеренү эшчәнлеге нәтиҗәсендә халкыбызның милли-мәдәни мирасы өйрәнелде, тел, фольклор, сәнгать, музыка, археографика, эпитафика, шулай ук традицион мәдәният буенча бай материал тупланды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*