enrutat
Баш бит / Галия апа күргән матурлык
Галия апа күргән матурлык

Галия апа күргән матурлык

Коронавирус дип аталган зәхмәттән сакланып өйдә изоляция режимында   утырган көннәрдә татарстанлыларның күбесе, аеруча өлкән яшьтәгеләр, үзләренә яңа шөгыль тапты, берише элегрәк белгән һөнәрләрен яңартты. Алексеевский районының Урман асты Шынтала авылында гомер кичерүче Галия Халикова да үзенең бу көннәрдә ныклап кул эшләре белән мавыгып китүе турында сөйли. Ул җеп эрли, бәйли һәм чигә. Соңгы шөгыле күңеленә аеруча хуш килә. “Җете җеп­ләр белән тукымаларга милли бизәкләр төшерү кешене матурлыгы белән җәлеп итә, тынычландыра. Көннәремне өйдә утырып үткәргәнемне сизми дә калдым”, – ди Галия апа. Дөрестән дә, кул эшләре остасының чиккән җәймә-яулыкларын, сөлгеләрен, мендәр тышларын, тастымалларын, алъяпкычларын  күргәч хәйран каласың.  Ул аеруча шома чигү ысулын ярата, тамбур чи­гешен дә еш куллана. Г. Ха­ликова “Ак калфак” иҗтимагый оешмасына йөрүче кызлар, ханымнар өчен дә осталык дәресләре үткәрде.

Галия апа кул эшләре белән шөгыльләнүе бала чагыннан башлана. Кыз алты бала тәгәрәшеп үскән ишле гаиләдә буй җиткерә. Күп эшләр кул көче белән башкарыла торган елларның кышкы озын кичләрендә кызлар, килен-җиңгәчиләр бәйләп, чигеп, эрләп ял итә. Галия дә алардан күреп чигү осталыгын чарлый. Кызга биг­рәк тә әнисенең сеңлесе Әлфия апаның кул эшләре ошый. Аның  ал, кызыл, яшел, зәңгәр җепләр белән чигеп бизәкләгән тәрәзә кашагалары, мендәр тышлары барысыныкыннан да матуррак күренә, күз явын алырдай җете төстәге чәчәкләр белән бизәлгән эшләре камиллеге белән аерылып  тора, татар өенә ямь бирә.

Мәктәптә алдынгы укучы булган Галия авылдан китәсе итми, югары белем алу өчен мөмкинлеге дә булмагандыр, өлгергәнлек аттестаты кулына кергән кызны күмәк хуҗалык­ка хисапчы итеп чакыралар. Әмма җитез, булдыклы, актив  Галиянең тагын бер күңеле тарткан һөнәре бар, ул — авылның артисткасы. Совет заманында партия җыелышлары узганнан соң, рәсми бәйрәм көннәрендә клуб сәхнәләрендә концерт-спектакльләр куелуын хәтерләүчеләр күптер әле. Галия дә сәхнә тормышын үз итә, “Уракчы кыз” спектаклендә — уракчы кыз, “Хәят”тә — Хәят, “Язылмаган законнар”да – кайнана, “Тормыш законнары”нда – укытучы рольләрен башкара. Кызның оештыру сәләтен, башкалар белән уртак тел табуын күреп, шактый еллар дәвамында аңа клубның сәнгать җитәкчесе эшен комсомол вазифасы итеп дә йөклиләр.

Галия апа, балалар үстергәндә буш вакыты табылганда эрләү-бәйләүне кулыннан төшермәсә дә чигүне беркадәр онытып тора. Ул бу осталыгын улы армиядә хезмәт иткәндә кабат искә төшерә. Чечен рес­публикасында бик каты сугыш­лар барган елларда егетне ике тапкыр өчәр айга утлы төбәккә җибәрәләр. Әлбәттә, ана солдат улы өчен борчылып йокысыз ук кала. Шунда ул  озын төннәрен җәймә-яулыклар, алъяпкычларны бизәкләп үткәрә башлый. Соңыннан ачыкланганча, улының хәрби тормышында гаять куркыныч вакыйгалар хәтсез булган. Бервакыт егет үзе яшәгән тулай торактан сменага чыгып китә, шулчак бинага бомба төшеп, аннан хәрабәләр генә кала.

Галия апа бүгенге тормышына кинәнеп яши. Яшәешләре бөтен һәм җитеш. Тормыш иптәше белән бергәләп үстергән ике улы, кызы исән-сау булуларына шөкер итә алар. Кызы Айгөл дә, әнисенә охшап, мәдәнияткә тартыла, оештыру эшләрен ярата, авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Галия апаның чиккән алъяпкычлары, япмалары, яулыклары исә балалары, онык­ларына куаныч.

Сөембикә Кашапова

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*