enrutat
Баш бит / Гармун алыйк әле, дускай, гармун уйнатыйк әле: Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә халык уен коралына багышланган бәйрәм узачак
Гармун алыйк әле, дускай, гармун уйнатыйк әле: Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә халык уен коралына багышланган бәйрәм узачак

Гармун алыйк әле, дускай, гармун уйнатыйк әле: Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә халык уен коралына багышланган бәйрәм узачак

Октябрьский шәһәрендә халык уен коралына багышланган бәйрәм узачак.

Һәр елганың башы инештән башланса, һәр үрнәкле эшнең башында фидакарьлек һәм үз хезмәтенә тугры һөнәр иясе тора. Мәкаләмнең геройлары да — нәкъ шундый кешеләр. Кайчандыр кечкенә форматта үткәрелгән “Уйна, гармун!” бәйрәме алар тырышлыгы, фидакарьлеге нәтиҗәсендә бүген зур проектка әверелгән.

— Илеш районының Дөмәй авылында туып-үстем. Мәктәп­тән соң Уфа китапханә техникумына укырга кердем һәм, аны тәмамлагач, Яркәйдәге үзәк китапханәгә эшкә кайттым. Балачактан сәхнә түрен яулаганга күрә, күңелем һәм җаным теләп, район Мәдәният сараендагы “Яшьлек” бию ансамбленә йөри башладым. Эштән кайтам да мәдәни учакка йөгерәм. Ашкынуым юкка булмаган, булачак ирем белән дә нәкъ сәхнәдә таныштык. Венер ул чакта халык театрының режиссеры булып эшли һәм шул ук бию түгәрә­гендә шө­гыльләнә иде. Ансамбль яңа бию куя башлагач, безне бер парга билгеләп куйдылар. Менә шул вакыттан бирле без пар булып яшибез, — ди Раушания Фәезова.

— Мин, Илеш егете булсам да, шушы җирлектә дөньяга аваз салганмын. Хикмәт шунда: әнием туган якларына, әти-әнисе йортына кунакка килгәч, мин туганмын. Бәлки, шуңа күрә дә язмышым да Туймазы районы белән бәйледер. “Ке­ше­ләрне язмыш йөртә”, “Кендек каны тамган җир үзенә тарта”, дип, юкка гына әйтми­ләр бит.

Ә инде Раушания белән танышып, бер пар, бер җан булып яшәргә сүз куешкач, 1985 елда Илеш җирендә туй гөрләттек. Шул ук елда Октябрьский янындагы Төрекмән авылына күчен-дек. Монда кызыбыз Гөлнара белән улыбыз Марат тудылар. Инде оныкларыбыз Азалия белән Амелияне сөеп шатланабыз, — ди Венер Фәезов.

— Без яшәгән Төрекмән бистәсе Октябрьский шәһәре­нә карый. Бу поселок артык зур булмаса да, 300 елдан артык тарихы, үзгә гореф-гадәт­лә­ре бар. Монда эшсөяр, тырыш, бердәм, киң күңелле халык яши. “Нур” клубы күпфунк­цияле үзәк булып тора. Мин монда инде 20 ел җитәкче вазыйфасын башкарам. Шушы елларда эшләү дәверендә минем төп терәгем хезмәт­тәшләрем һәм ирем Венер булды. Ул клубның аккомпаниаторы булып эшли. Иңгә-иң куеп, бик күп чаралар үткәрдек һәм үткәрәбез. Хал­кыбызның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен саклап калуга зур игътибар бирәбез. “Карга боткасы”, “Каз өмәсе”, “Сабантуй”, “Аулак өй”, “Кичке уен”, “Уйна, гармун!” ча­раларын үткәрүгә күп көч салабыз. Мондый бәйрәмнәр халкыбызның тарихына хөр­мәт булса, яшь буынга гореф-гадәт­ләрне тапшыру да ул. Чөнки яшьләр, балалар, мондый чараларда катнашып, үзләре дә күп нәрсәне күрә, белә һәм таный.

Клубта төрле тематик кичә­ләр, мөселман бәйрәм­нәре, үзешчәннәрнең концертлары, яшь гаиләләр өчен ял кичәлә-ре, бәйгеләр үткәрелсә, балалар өчен дә төрле чаралар һәм спорт бәйрәмнәре узып тора.

“Чулпан” драма түгәрәгенә йөрүчеләр дә бик теләп шөгыльләнә. Туфан Миңнуллин­ның — “Әниләр һәм бәбиләр”, “Алты кызга бер кияү”, Флорид Бүләковның — “Әбиләргә ни җитми?”, Мансур Гыйләҗев­ның “Яра” спектакльләре сәх­нәләш­терелде. Шәһәрнең 70 еллыгына Гөлшат Зәйна­шеваның “Гайфи бабай, өйлән, давай!” пьесасын сәхнәләш­тердек.

Клуб хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын да игътибарсыз калдырмый. Даими рәвештә очрашулар үткәрәбез, әдәби-музыкаль чаралар әзерләп күр­сәтелә, шулай ук юбилярларны тәбриклибез.

2005 елда “Без исән, безне хәтерлиләр” дигән буклет чыгар­дык. Ул Бөек Ватан сугышында катнашканнарга багышланган. Ә инде 2006 елда тыл ветераннарына багышланган “Бу көнне без мөмкин кадәр якынайттык…” буклеты дөнья күрде.
Шулай ук клубыбызның тра­дициясенә әверелгән тагын бер чара — ул “Пар канатлар” гаилә бәйрәме. Монда без 50 ел бергә гомер кичергән парларны тәб­риклибез.

Форсаттан файдаланып, безнең уң кулыбыз булган үзеш-чән артистларыбызга рәхмәт сүзләре җиткерәсе һәм берничә исемне атап үтәсем килә. Менә алар: Нәфисә һәм Зөлфия Шәңгәрәевалар, Виталий Кузнецов, Лилия Таймасова, Эльвира Насыйбуллина, Зөл­фия һәм Тимерҗан Батыршиннар, Гөлнур һәм Хәлим Фазлыевлар, Фәнүсә һәм Тәлгать Таймасовлар, Венера һәм Илдус Мадьяровлар, Әүфә Насыйбуллина, Рәмзия һәм Фәһим Чанышевлар, Рәзинә һәм Сарим Галлә­мовлар, Наҗия һәм Вәсил Закировлар, Факил Заһретдинов, Рәзил Фәррахет­динов һәм башкалар.

Безнең клуб туган якны өйрәнү, гаилә традиция­ләрен саклауга, яшь буынга әхлакый һәм рухи тәрбия би­рүдә алар­ның ролен көчәйтүгә зур игътибар биреп, үз өлешен кертә. Шушы максат белән “Буыннар диалогы” дигән девиз астында шәҗәрә бәйрәм­нәре үткәрәбез, шушы бистәдә яшәүче­ләрнең шәҗәрәсен өйрәнәбез. Исламгуловлар, Галләмовлар, Хәйрет­динов­лар, Камаевлар­ның нәсел шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрел­де.
Үзебезнең гаилә белән дә шәҗәрә төзедек. Бу — бик тә кызыклы, мавыктыргыч, кирәк­ле эш. Шәҗәрә төзегәндә буыннар чылбыры күз алдында тер-ге­зелә, һәр гаилә тарихы, ил та­рихы белән белән күзгә күрен­мәгән җепләр аша тоташып, үткән заманга кайткан кебек буласың. 2018 – Гаилә елында үткәрелгән шәҗәрә бәйге­сендә гаиләбез җиңүче булды. Ул көн безнең туй көненә дә тәңгәл килеп, икеләтә шатлыклы вакыйга булды.
Быел коронавирус таралу аркасында килеп туган вәзгыять­тә күп чаралар онлайн-режимда үткәрелде. Шулай булуга карамастан, мәдәни тормыш сүрел­мәде. Әле без, җиң сызганып, 26 сентябрьдә узачак “Уйна, гармун!” бәйрәменә әзерләнә­без. Бу бәйрәмнең һәм “Дуслык” гармунчылар ансамбленең 20 еллык тарихы, алыштыргысыз гармунчылары, үз фанатлары бар. Аның җитәкчесе — Венер Фәезов.

Әлеге көндә ансамб­ле­без­нең иң яшь әгъзасына 26 яшь булса, иң өлкәненә — 74 яшь. “Дуслык” оешкан елларда “гармун бәйрәмен” клуб эчендә оештыра идек. Монда һәр теләүче катнашып, гармунда уйнау осталыгын күрсәтә ал­ды. Тора-бара бу бәйрәм турында ишетеп һәм белеп, Башкортстан һәм Татар­стан­ның башка районнарыннан катнашучылар килә башлады. Ә инде былтыр бу бәйрәмне урам бәйрәме итеп үткәрү идеясе туды һәм без аны шул форматта үткәрдек тә. Бу чарада гармун моңына гашыйк һәркем катнашып күңел ачты — җырлы-моңлы, бию белән үрелеп барган тамаша Төрек­мән урамнарында бәйрәм рухы тудырды. Саф һавада халкыбызның милли ризыкларыннан әзер­лән­гән мул табын, самавыр чәе һәркем­нең күңеленә хуш килде. Бәйрәм “Нур” клубында үткәрелгән зур концерт белән тәмамланды.

Быел “Уйна, гармун!” бәйрә­ме Президент грантлары фонды акчаларына оештырылачак. Ул “Башкортстан татар­ларының милли-мәдәни мөх­тәрияте” тө­бәк иҗтимагый оешмасының Октябрьский шәһәре милли-мәдәни автономиясе белән берлектә быел грантлар бәйге­сендә җиңү яулады. Бәйрәм угармунчы­лар­ның Төрекмән бис­тәсе урамнары буйлап костюмлаштырылган йөрешеннән башланачак. Бәй­рәм­нең төп өлешен шәһәрнең Мәдәният һәм ял паркында үткәрелүе планлаштырыла. Монда халык күңел ачулары төр­ле уеннар һәм ярышлар, җырлар, такмаклар, бию­ләр белән үрелеп барачак. Шулай ук татар милли ихаталары күрсәтеләчәк. Чара гармунчылар, үзешчән һәм профессиональ артистларның зур концерты белән тәмамлана­чак. Халык уен коралларында уйнарга өйрәнү осталык дәресләре дә уздырылачак. Бу бик кирәкле һәм мөһим эш, чөнки монда халык уен коралында уйнау сер­ләре буыннан-буынга тапшырылачак. Тагын декоратив-гамәли иҗат һәм традицион халык кәсепләре күр­гәз­мәсе оештырылачак. Шулай ук социаль чел­тәрләрдә #иг­райгар­монь ­#уйна­гар­мун #­ягармонист #мингармунчы #народныйинструмент
#миллиуенкоралы #НКАТРБ #Та-­­тарыБашкортостана #ФондПрезидентскихГрантов хештеклары астында флешмоб үтәчәк. Мо­ның өчен халык уен коралы бе­лән фотога төшәргә, яки, гармунда уйнап, видео яздырырга һәм алда әйтелгән хештеклар белән социаль челтәр­дә­ге үз битеңә куярга кирәк.

Борын-борыннан татар халкы үз тормышын гармуннан башка күз алдына китерә алмаган. Ә инде “Уйна, гармун!” —нәкъ халык мәнфә­гатьләрен берләш­терүче, гореф-гадәтләр­не терге­зүче бәйрәм.

Бу бәйрәмнең гадәти режимда үтәчәгенә бик ышанасы килә, чөнки җылы һәм тере аралашуга барыбыз да сусадык, — ди “Нур” клубы мөдире Раушания Фәезова.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Октябрьский шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*