tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гармунчы Рөстәм Вәлиев истәлегенә концерт булачак
Гармунчы Рөстәм Вәлиев истәлегенә концерт булачак

Гармунчы Рөстәм Вәлиев истәлегенә концерт булачак

5 июньдә кичке 7 дә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында гармунчы-виртуоз Рөстәм Вәлиев истәлегенә багышланган концерт булачак. Аны ТРның халык һәм РФнең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт фольклор ансамбле оештыра, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Тумышы белән Самара өлкәсеннән булган Рөстәм Вәлиев “Ялкынлы яшьлек” ансамбле һәм Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хезмәт куйды. 20 елдан артык Илһам Шакировның аккомпаниатры булды. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рөстәм Вәлиев быел 5 мартта 53 яшендә арабыздан вакытсыз китте.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*