tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча төбәгендә Курсави туган авылда “Мөхәммәд Вафа” мәчете ачылды
Арча төбәгендә Курсави туган авылда “Мөхәммәд Вафа” мәчете ачылды

Арча төбәгендә Курсави туган авылда “Мөхәммәд Вафа” мәчете ачылды

31 майда Арча районының Урта Курса авылында “Мөхәммәд Вафа” мәчете ачылды. Иман йортын ачу бәйрәмендә баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Арча районы башлыгы Алмас Назиров, күрше район имам-мөхтәсибләре, мөхтәрәм кунаклар, авыл халкы катнашты. Танылган дин галиме Габденнасыйр Курсави авылындагы күркәм мәчетне шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә танылган эшмәкәр, «Форсмегастрой» ҖЧҖ оешмасы җитәкчесе Вәдүт Минсадыйк улы Вафин төзеткән. Бәйрәм чарасында Вәдүт әфәндегә Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең рәхмәт сүзләре җиткерелде һәм ТР МДНнең “Халкыбызга хезмәте өчен” медале тапшырылды. Чарада катнашкан мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт мәчет авыл бизәге булып кына түгел, ә рухи үзәккә әйләнеп халыкка ислам нурын алып килсен дигән теләген әйтте. “Мәчет беркайчан да буш тормасын. Балаларыгызны мәчеткә йөртегез, аларга ислам кыйммәтләрен өйрәтегез”, – диде ул бәйрәмгә җыелган авыл халкына.

Мәчет ачылу белән район халкын җирлек башлыгы Алмас Назиров та котлады. Курсави авылында мәчет ачылу тарихыбызны, рухи мирасыбызны саклауда мөһим бер күренеш, дип билгеләп үтте.

Шунысы да әһәмиятле, бу көнне иман йорты белән бергә динебезгә хезмәт иткән Курсавилар мирасы ядкаре халкыбызга кире кайтарылды, дип әйтергә мөмкин. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядән алып кайткан хәдисләр җыентыгы нөсхәсе – “Китаб ар-риках” “Хузур” нәшрият йорты тарафыннан әзерләп, укыр өчен җиңеләйтелеп бастырылды. Хәдисләр җыентыгын танылган татар дин галиме, шәех Габденнасыйр Курсавиның бертуганы шәех әл-Җәлил Габделхалик ибн Ибраһим әл-Курсави туплаган. Әлеге шәхесләрнең мөриде булган Әбел-Хәсән Гатаулла ибн Мөхәммәд әл Курсави җыентыкны шәрехләгән, ягъни хәдисләргә аңлатма биргән. Китапны “Хузур” нәшрият йорты нәзарәт тарафыннан игълан ителгән “2014 ел – дини гореф-гадәтләрне торгызу елы” кысаларында нәшер итте һәм мәчет ачу бәйрәмендә тәкъдим итте.

Татарстан мөфтияте сайты

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*