tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Газета ниләр хәбәр итә
Газета ниләр хәбәр итә

Газета ниләр хәбәр итә

Төмән өлкәсендә нәшер ителүче “Яңарыш” газетасының чираттагы саны дөнья күрде. Нәкъ газета чыккан көнне беренче редакторыбыз, газетабызга нигез салучы хөрмәтле зат – Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовка 74 яшь тулар иде.

“Яңарыш” аның эшчәнлегенә туры маяк булып Төмән өлкәсендә яшәүчеләрнең туган телен, мәдәниятен, тарихын саклауда, күренекле, үрнәк шәхесләрне танытуда эшен дәвам итә. Киләсе елга 25 еллык юбилейга әзерлек тә башланды. Газетага язылу вакыты да ахырына якынлашты. Почта бүлекләрендә бары тик 24енә кадәр генә “Яңарыш”ка язылып калырга була. Ә инде редакциядә 26сына кадәр яздыра алабыз.

Тагын да 50нче санда Вәлимә Ташкалованың “Төмән өлкәсе халыкларының бәйрәм-йола мәдәнияте” китабының икенче томын тәкъдим итү, Каскараның “Дуслык” җыр ансамбленең 5 еллыгына багышланган кичә, Төмән хакимиятендә дин әһелләре конференциясе, Шыкча (Төмән районы) мәдәният йортының 40 еллык юбилее, шул ук районның Индрәй авылында үткән Әниләр көне турындагы язмалар урын алды. 9 декабрь – Геройлар көне уңаеннан Тубыл һәм Ялутор районының Яңа Атьял укучылары үткәргән чаралар турында мәгълүматлар да бар. “Гаилә учагы” һәм “Шигърият” сәхифәләрендә үрнәк гаиләләрне тасвирлаган хәбәрчеләребез хатлары; шигырьләр белән танышырсыз.

Бу ел күренекле кешеләребезне югалту белән истә калыр. Аларга җирле шагыйребез, газетабызның актив хәбәрчесе Заһит Акбүләков та өстәлде. Урыны җәннәттә булсын!

www.ktto.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*