Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

Декабрь башында Уфада татарча көрәш буенча чемпионат һәм Россия беренчелеге үтте. Ярышларда көч сынашырга Россиянең 37 регионыннан 140 көрәшче килгән иде, – диде Киров өлкәсе татарча көрәш федерациясе президенты Расим Хафизов – Әлбәттә, бу бик дәрәҗәле ярышлар һәм бил алышырга килгән көрәшчеләр барсы танылган һәм гаять көчлеләр. корэш уфа 7 дек 2014 2

Киров өлкәсе командасына Вятка Аланы һәм Малмыж районнары көрәшчеләреннән җыйдык, барлыгы 7 кеше. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә команда 7 нче урынга чыкты.

100 килограмма хәтле авырлыктагы көрәшчеләр арасында Вятка Аланыннан Ринат Сәләхетдинов өченче призлы урын алды. Ярышларга бару чыгымлы эш, шуңа күрә милли көрәш дип җан атып безгә ярдәмгә килгән бар кешегә зур рәхмәт, шул исәптән өлкә администрациясенең физик культура һәм спорт идарәсенә.

Ш.Хәлимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*