tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кичке уен кире кайтты
Кичке уен кире кайтты

Кичке уен кире кайтты

Узган шимбәләрнең берсендә Вятка Аланы татар яшьләре оешмасы үзенең  беренче  чарасын үткәрде. Заманчалаштырып “Tatar parti” дип аталган ял кичәсендә татар яшьләренең клуб музыкасы яңгырады, биюләрне аралаштырып  кызыклы уеннар уйналды.

Элек Вятка Аланында татарлар кичке уенга җыела торган була, олы яшьтәгеләр моны сагынып сөйли. Күп кенә парлар шунда танышып кавышканнар да. Бүгенге яшьләрнең дә, ниһаять, мондый мөмкинлеге булды.

Татар яшьләре мондый чараны күптән көткәннәр икән, – диде яшьләр оешмасы җитәкчесе Әлфия Фәләхетдинова. – Моның шулай икәнлеге чараны әзерләгәндә аңлашылды. Яшьләрнең кайсына мөрәҗәгать итмә, ярдәм итәргә генә торалар. Исемләп тә китим : Рузана Шәмсуарова, Адилә Әминова, адашым Әлфия Фәләхетдинова, Ришат Саматов, Әмир Хәлимов һәм ди-джейлыкны үз өстенә алган Динар Хәмзин. Без шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына һәм Киров өлкәсе татарларының мәдәни-мәгърифәт иҗтимагый оешмасына рухи һәм матди ярдәм күрсәткән өчен рәхмәтле.

“Tatar parti” шәһәргә кичке уенны кире кайтарды!

Ш.Хәлимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*