tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Люблянада Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертында булды
Рөстәм Миңнеханов Люблянада Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертында булды

Рөстәм Миңнеханов Люблянада Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Любляна шәһәрендә (Словения Республикасы) Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертында булды.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Словениягә эш визиты белән килде (2014 елның 15-16 декабрь). Чара «Гранд отель Юнион» (Любляна) концертлар залында узды.

Концертның мәртәбәле кунаклары арасында Словения Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Митя Бервар, Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Доку Завгаев булды.

print_45535

Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты мең ярымнан артык тамашачы җыйды. Чара алдыннан кунакларга Татарстан Республикасының икътисадый проектлары, спорт өлкәсендәге һәм мәдәни казанышлары чагылдырылган документаль фильм күрсәттеләр. Тамашачылар Татарстан Республикасы Җыр һәм бию ансамбле чыгышын карады, татар һәм рус телендәге атаклы җырларны тыңладылар.

Кунаклар курай милли музыкаль корал яңгырашын югары бәяләде, татар халкының сәнгать традицияләре белән таныша алдылар. Концерт барышында шулай ук борынгы Болгар шәһәренә багышланган документаль фильм да күрсәтелде (2014 елда Болгар ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде).

Люблянадагы Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертында “Голос” Россия музыкаль проектының финалына чыккан Эльмира Кәлимуллина да катнашты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*