enrutat
Баш бит / Ауропага – татар тәрәзәсе
Ауропага – татар тәрәзәсе

Ауропага – татар тәрәзәсе

2014 елның 19 октябрь көнне Польша Республикасының Гданьск шәһәрендә Ауропа Берлеге илләренең татар иҗтимагый оешмалары берләшмәсе “Ауропа татарлары Альянсы”ның киңәйтелгән утырышы булып узды. Татар мәдәниятен саклау һәм үстерү, татар телен өйрәтү буенча проектларларны гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасының Ауропа берлеге илләрендәге ирешкән уңышларын яктырту, Ауропа берлеге илләрендә яшәүче ватандашлар белән элемтәләр булдыру  — болар барысы да әлеге союзның төп максаты булып тора. Ауропа татарлары Альянсын оештыру буенча беренче съезд 2013 елның 20-23 апрель көннәрендә Брюссель шәһәрендә Ауропа парламенты бинасында узды.  2014 елда әлеге берләшмә рәсми рәвештә теркәлде һәм Бельгиянең Юстиция Министрлыгы реестрына кертелде.

Польшадагы утырыш эшчәнлегендә  Ауропа Берлегенең 16 иленнән (Германия, Франция, Италия, Бөекбритания, Польша, Бельгия, Чехия, Австрия, Болгария, Словакия, Литва, Латвия, Эстония, Голландия, Швеция, Венгрия) 33 ватандашыбыз катнашты. Беренче тапкыр Альянс эшчәнлегенә Швеция һәм Венгрия татарларының вәкилләре дә кушылды.

“Ауропа татарлары Альянсы”ның сайланылган  әгъзаларыннан тыш утырышта мәртәбәле кунаклар да бар иде, алар арасында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров; билбау көрәше буенча Бөтенроссия Федерациясенең башкарма директоры  Хәбир Сабир улы Хәбибуллин; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Рәиф кызы Кутеева, Россия Федерациясенең Гданьск шәһәрендәге генераль консулы Александр Павел улы Карачевцев; Россия Федерациясенең Чит ил эшләре министрлыгының Ватандашлар белән эшләү департаменты киңәшчесе Оксана Эмиль кызы Царева.

Утырышта Ауропа Берлеге илләрендәге татар иҗтимагый оешмаларының эшчәнлеге, тарихи ватаннары белән элемтәдә булып хезмәттәшлек итүе кебек мәсьәләләр күтәрелде һәм  “Ауропа татарлары Альянсы”ның 2015 ел өчен эш планы расланды. Утырыш эшчәнлеген Альянс җитәкчесе Флүр Нуриәхмәт улы Шарипов алып барды.

Утырышта беренче булып доклад белән  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров чыгыш ясады. Ул Ауропа татарлары Альянсының эшчәнлеге һәм Альянсның Бөтендөнья татар конгрессы, Чит ил эшләре министрлыгы белән бәйләнешләре турында сөйләде. Шулай ук Ринат Закиров татар халкының төрле илләргә сибелеп яшәүләренә карамастан  да хәзерге вакытта ныклап берләшү процессы баруы турында бәян итте.  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бүгенге көндә үз эченә 500ләп оешманы берләштерә. Р.З.Закиров ватандашларыбызның һәрбер башлап йөрүләрен Татарстан Республикасы тарафыннан хуплануын ассызыклап үтте.

Оксана Эмиль кызы Царева үзенең чыгышында Ватандашлар белән эшләү департаменты директоры А.А. Макарованың сәламләүен укып китте. Әлеге сәламләүдә Ауропа татарлары Альянсының  Россияле ватандашларыбыз өчен  көчле бер структура булып торуын, Россия халыкларының мәдәни казанышларын популярлаштыру, туган телне  һәм гореф-гадәтләрне саклау эшләрен алып барулары – Россия Дәүләтенең тышкы сәясәт концепцияләренең аерылгысыз бер өлеше булуы турында сөйләнде.

Чираттагы докладлар белән Польша, Болгария, Литва, Германия, Венгрия, Бөекбритания, Бельгия, Чехия, Эстония, Франция, Италиядән килгән ватандашларыбыз чыгыш ясады.

Альбина Хәйруллина-Вәлиева (Болгария) 15 ел буе Евразиядә алып барылган тикшеренүләре турында җентекләп сөйләде. Идел буе татарлары тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнү максатыннан ул Ауропа татарлары Альянсы каршында эшләүче  Халыкара евразия тикшеренү үзәге ачырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты, әлеге үзәкнең Ауропа Берлегенә кергән илләрнең һәрберсендә үз филиаллары булу шарт диде. Чөнки әлеге  илләрнең китапханәләрендә, университетларында, архивларында татарларга кагылышлы борынгы кулъязмалар, китаплар, пластинкалар бар. Ватандашларыбыз шушы тарихи материалларны табып, эшкәртеп фәнни әйләнешкә, халык хозурына тәкъдим итәргә тиешләр.  Әлеге тикшеренү үзәгенең түбәндәге бурычлары булырга тиеш:

  • Идел буе татарлары турындагы фәнни хезмәтләр белән танышу һәм аларны популярлаштыру;
  • Ауропада татар телен, мәдәниятне саклау буенча төрле проектларны гамәлгә ашыру;
  • комлекслы фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру;
  • фәнни тикшеренү хезмәтләрен үзара килешкәнлек принцибына таянып язу.

Шулай ук А.Хәйруллина Ауропада яшәүче татар балалары өчен махсус тел курслары оештырырга кирәк дигән тәкъдим белән дә чыкты.

Франциядән килгән ватандашыбыз Ришат Сабитов утырышта җыелучыларны үзенең “Хәзерге Россия федерализмы һәм Татарстан Республикасы” дип исемләнгән диссертация хезмәте белән кыскача таныштырды. Үзенең хезмәтендә ул Татарстанның Россия федерализмы үсешенә керткән өлеше турында бәян итте.

Венера Вәгыйзова (Германия) милли үзаңны саклау юлларын, татар халкының рухи хәзинәсе турында сөйләде. “Безнең милли менталитет – ул безнең әхлаклы тәрбия алуыбыз, бу безнең тарих, безнең милли үзенчәлегебез. Милли үзаң булу Бельгия, Швеция, Венгрия, Франция, Италия һәм башка илләрдә яңа татар үзәкләре тууга этәргеч бирде. Милли үзаңыбызны тарихи ватаныбыздан читтә яшәп саклап калу ул безнең һәрберебезнең бурычы, ул татар кешесенең күңелендә булырга тиеш.” – дип үз фикерләрен җиткерде В. Вәгыйзова.

 Рамил Минуллин  (Бөекбритания) үзенең чыгышында Бөекбритания татарлары Ассоциациясе мисалында татар оешмаларының Ауропа Берлеге илләрендәге  ватандашларыбызның координацион советлары арасындагы хезмәттәшлек, гомуми эшләү механизмы буенча анализ бирде. Шулай ук ул урындагы Дәүләт оешмалары белән хезмәттәшлек итәргә, ике як өчен дә файдалы булган проектлар тудырырга кирәклеген дә сөйләп узды.

2013 елда Бөекбританиядә узган Россияле ватандашлар форумында Бөекбритания татарлары Ассоциациясенең рәисе Р.Р. Минуллин киләчәктә Татар Ассоциациясен тагын да үстерү, чит илләрдәге ватандашлар белән ныграк элемтә булдыру максатыннан Координацион Советның идарә составына кергән иде.

 Тиар Кузнецовас (Литва)  Ауропа Берлеге Фондлары белән үзара эшчәнлекләре турында тәҗрибә уртаклашты. Фонд ярдәме белән быел Кырык Татар авлында Татар Йорты ачуга ирешкәннәр. Киләсе елга Немежис шәһәрендә дә ачырга планлаштыралар.

Фәүзия Хәдиуллина (Эстония) Эстониядә “Радио 4” тә эшләү тәҗрибәсе белән бүлеште. Ул инде 20 елдан артык татар телендә эфирга чыгучы “Дуслык” радиотапшыруының авторы һәм алып баручысы булып тора. Ф.Хадиуллина Ауропа татарлары Альянсы өчен бердәм мәгълүмати мәйдан тудырырга кирәклеген ассызыклады. Шулай ук Таллин шәһәрендә татар телен өйрәнү методикасы дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырырга кирәк дигән тәкъдим белән дә чыкты.

Кыям Курмакаевның (Чехия) доклады “Иҗтимагый оешмалар аша Татарстан Республикасының имиджын күтәрү” дип исемләнгән иде. Чөнки чынлап та бу бик мөһим мәсьәлә, татарлар өчен бөтен дөнья буенча таныла торган бренд кирәк. Әлеге бренд барлыкка килеп популярлашып китсә татар халкының алгарышы өчен бу бик зур ярдәм булыр иде. К. Курмакаев милли бренд уйлап чыгару буенча махсус программа төзү кирәклеген белдерде. Милли һәм региональ оешмалар ярдәмендә әлеге бренд буенча фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр оештырылырга кирәк. Татарстанның имиджы  — ул аның халкы һәм башкарылган эшләре. Татар халкы арасында дөньякүләм танылу алган шәхесләр бик күп, мисал өчен галимнәр Роальд Сәгъдиев, Рәшит Сүнәев, Роберт Нигъмәтуллин, артистлар Чулпан Хамматова, Альбина Шаһиморатова, Галия Ибраһимова, Ильдар Абдразаков, спортчылар Марат Сафин, Динара Сафина, Алинә Кабаева һәм башкалар.

Билбау көрәше буенча Бөтенроссия Федерациясенең башкарма директоры  Хәбир Хәбибуллин үзе җитәкләгән оешманың эшчәнлеге турында бәян итте. Әлеге спорт төре белән кызыксынучылар өчен һәр илдә дә Федерация ачу теләген һәм шул илләрдә яшәгән ватандашларның ярдәменә өметләнүен җиткерде.

Утырышның икенче өлеше Ауропа татарлары Альянсының 2015 ел өчен план төзүгә багышланды. Озак кына киңәшләшкәч планга түбәндәге чаралар кертелде:

  1. Берлин шәһәрендә (Германия) халыкара Сабантуй оештыру, 19-21 июнь.
  2. Прагада (Чехия) Татарстан Республикасы көннәре.
  3. Париж шәһәрендә (Франция) Европа татарлары Альянсының II съездын уздыру, октябрь.
  4. Брюссельда (Бельгия) татар теле өйрәнү буенча җәйге лагерьлар оештыру, июнь-август.

Утырышта катнашкан Ауропа Берлеге илләрендәге татар оешмаларының актив эшләүче әгъзалары  тарафыннан    әлеге чараның мөһимлеге аерым билгеләп узылды һәм татар халкының якты киләчәге өчен олы адымнарның берсе буларак кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*