enrutat
Баш бит / Генерал анасы
Генерал анасы

Генерал анасы

“Минем тормыш девизым шундый — шатлык белән, оптимист булып яшәргә кирәк. Әгәр шатлык юк икән, аны үзең булдыр! Бу синең үз кулыңда”. Сугыш һәм хезмәт ветераны, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәровның әнисе Нәкыя апа үзенең көндәлегенә яшьлек елларында әнә шул сүзләрне язып куйган.
Иң кызыгы шул: аңа шактый катлаулы тормыш юлы узарга насыйп булса да, язмышның мең дә бер сынавы аша үтеп тә, бүген — 91 яшендә дә ул шушы девизына турылыклы калган.

Нәкыя ханым – Япон сугышында катнашкан ветераннардан. Өермәле вакыйгалар исә 1941 елны Спас педагогика училищесын тәмамлагач башлана. Аларның татар классын Монголиягә Улан-Удэга озаталар. “Апрельдә килеп җиттек. Ай ярым укыткач, сугыш башланып китте. Татарстаннан өч кыз һәм унҗиде егет чыгып киткән идек. Егетләрнең барысын да фронтка алдылар. Сугыш еллары анда да бик авыр булды. Анда татар телендә дә, рус телендә дә, бурят телендә дә укытырга туры килде инде. Аннары отпуск вакытларында мине җәлләп фермага куйганнар иде. Җәй айларында бәләкәй генә монгол атына атланам, ә аңа ике тәгәрмәчле арба тагылган, шуңа 5-6 бидон куеп фермадан 5 чакырым ераклыктагы заводка сөт ташый идем. Тамак хакына шулай йөрдем. 500 грамм ипи бик тиз бетә бит. Сөтне тапшыргач, мәктәп ишегалдына кайтып йоклап алам. Хәрби комиссариатка барып сугышка җибәрүләрен сорый башладым. Фин явында югалган абыем, бер хәбәре дә ирешә алмаган энекәшем өчен дошманнан үч алу теләгем зур иде. “Сез монда кирәк”, — дип мине гел тоткарлап килделәр.

Җиңү көнен хәбәр иткәндә, Селенгинскида идем. Шулкадәр сөендек. Мин тау башына менеп киттем дә, тәгәри-тәгәри еладым. “Абый да юк, энем дә янымда түгел. Мин генә нишләп туган җиремнән еракта соң?” – дип өзгәләндем.1945 елның җәйгә авышкан көнендә шатлык белән бергә ачы күз яшьләре түккәнемне әле дә хәтерлим. 1945 елның августында товар вагонына посып, Япон сугышына качып киттем” – дип башлады сүзен Нәкыя апа.
Кыз бала дошманнар өстенә бомба яудыра. 22нче авиация частена вольнонаемный итеп алынган Нәкыя, аэродромнарда самолетларга хезмәт күрсәтә, аларны коралландыру эшендә дә тырышлык куя. Шул вакытта да ул матур киләчәк, тыныч тормыш турында хыяллана. Икенче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены, “Японияне җиңгән өчен”, Жуков медаленә лаек була. Инде җиңүгә ирешкән дәүләтнең солдат-кызы сыйфатында туган ягына кайтышлый, Новосибирски вокзалында бөтен документлары белән чемоданын, бүләкләрен, трофейларын урлап китәләр. Вагонның ишек тоткасына ябышып, мең мәшәкать белән булса да, Бөгелмәгә кайтып җитә.

Бурятларны мунча керергә өйрәттек

Шулай да, яшьлек елларын Нәкыя апа сагынып искә ала. Белем алып Бурятия якларына эшкә киткән чаклары, бигрәк тә, истә калган. “Без — укытучылар агитаторлар булып та йөрибез. Бурятларны мунча керергә өйрәттек. Чуен кебек кап-кара бит алар. Шулай бервакыт бер бурят картына мунча шулкадәр ошаган, хәттә кайнар ташына ук үрмәләп менеп киткән дә бу, пешкән. Шуның өчен безне — агитаторларны гаепләделәр. Татарстаннан килгән укытучылар бурятларны мәдәниятка, чисталыкка өйрәттек, дияр идем мин. Алар бит гаҗәеп халык иде. Мәсәлән, авырган кешене берәр аулак җиргә бикләп куялар да, үзләре эшкә чыгып китә. Үлгәннән соң, аны ат арбасы яисә чанасына салып, атны чаптырып җибәрәләр. Мәет каядыр төшеп кала. Аны кош-корт ашап бетерә, мәетне күмү гадәте юк”.

Дөньялар тынып, ил сулыш алгач, 1949 елда мөгаллимә-кыз Алабуга педагогика институтына укырга керә. Бусы инде икенче белем алуы була аның (беренчесе — Бөгелмәдә укытучылар институты). Сугыштан соңгы еллар да аның өчен бик җиңел килми.

Каршымда мандолина чиертеп утырган апага берничек тә үз яшен биреп булмый. Унынчы дистәсен ваклап баручы Нәкыя апа Сәфәрова белән хәтер йомгагын сүтәбез. Яшьләргә хас җитезлек, җиңеллек, тормышны ярату сыйфатларын һич кенә дә җуймаган ул. 91 яшендә биш вакыт намазын калдырмый, газет-журналларны күзлексез укый, телевизордан ил-көн яңалыклары белән танышып бара. Һәр нәрсәгә үз карашы, үз фикере бар. Үзе дөм ятимлектә үскәнгәме, әлеге теманы да читләтеп узмый. “Ятимнәр йортларын хәзер ябып баралар. Имештер, балалар йортларында шәхес тәрбияләп булмый, диләр. Мин дә балалар йортында тәрбияләндем. Гомерем буе укытучы-тәрбиячеләремә рәхмәт укыйм. Кеше иттеләр. Шәхес коллективта тәрбияләнә, дип саныйм. Мине анда беркем дә кыерсытмады, какмады. Тамагымны туйдырды, киендерде, белем бирде. Үзем дә ким-хур булмаска тырышканмындыр инде”, — ди ул.

Ата-ана һәм тәрбия мәсьәләләренә дә үз фикерләрен яудырып кына тора ул. Ни дисәң дә, гомерен балаларга аң-белем бирүгә багышлаган ич. Шигырьләр дә язгалый. Яраткан язучыларның әсәрләрен укыганда, үзенә ошаган урыннарын, кызыклы өземтәләрне аерым дәфтәргә терки бара. Әнә шундый тынгысыз, зыялы бер ханым инде ул.

“Ана булу – авыр хезмәт ул”

“Дустым Кәшифә белән укытканда бер-беребездән аерылмыйбыз, дип сүз куештык. Кияүгә дә чыкмыйбыз, имеш. Егетләрдән курка идем. Билсез диптерме, артык игътибар бирүче дә булмады. Ә Кәшифә шадралыгыннан кимсенә. Шуңа күрә безгә бик бәйләнүче дә юк. Миңа 37 яшь иде”, – дип сөйләп китте тормыш корган көннәрен Нәкыя апа. Сайлау вакытында укытучы кыз Нәкыяне урлап китәләр. Күрше Түбән Көек авылының колхоз рәисе булып чыга аның булачак ире. Балалары Нәкыядә белем ала торган Әхмәт абый — колхоз җитәкчесе, аңардан барысы да курка. “Без — агитаторларны җыелышларда гел сүгә торган иде. Төрле сәбәп табып, Кәшифәләргә еш кергәли иде шул. Мине күзәтеп йөргән, күрәсең”, — дип елмаеп искә ала Нәкыя апа кияүгә чыккан заманын. Ферма чанасына утыртып әнә шулай ике хатын аерган иргә кияүгә чыга. Тормыш итүләре кечкенә генә бүлмәдә башланып китә. Сугышны кичкән, авылның абруйлы колхоз җитәкчесе Әхмәт абый Сәфәров белән унтугыз ел гомер итәләр.

Әңгәмәбезне балалар тәрбиясенә юнәлтәм. Мәшһүр анадан генерал тәрбияләү серләрен чиштермәкче булам. Ә ул тыйнак кына: “И, мин Әсгатемне генерал булсын дип тәрбияләмәдем инде, анысы. Бер вакыйга искә төште әле. 1961 елда улым туган көнне әтисе — мәрхүм Әхмәт бик сөенгән иде инде. Әтнә урамы буенча горурланып: “Минем генерал туды, минем генерал туды!” — дип кычкырып йөргән. Менә бит, Аллаһының амин дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең. Җиде класс та укымаган Әхмәтем иде инде ул. Балаларым кечкенәдән бик тырыш булдылар. Ә Әсгать укуга, бигрәк тә, хирыс булды. Миннән сорамыйча гына, атасы ризалыгын алып, мари авылына рус мәктәбенә барып кергән. Җиде ел йөреп укыды. Кечкенәдән детектив китаплар яратты. “Мин милиционер булам!» ди торган иде. Авыл китапханәсендә укымаган китабы калмады. Райондагыларын да укып чыкты. Колхозда трактор ярдәмчесе булып та эшләп алды. Әтисе үлгәндә аңа әле унтугыз яшь кенә иде”.

— Бала тәрбияләүдә иң мөһиме нәрсә, сез нинди ана булдыгыз?

— Укытучы булгач, чит балаларны мин якынрак күргәнмен, миңа шулай диләр. Чыннан да, кеше балалары тәрбияләп, үземнекеләрне артык иркәли алмадым шикелле. Үз тормышымның нечкәлекләрен, балалар йортында тәрбияләнгәнемне озак еллар хәтта аларга да сөйләмәдем. Олыгайгач та алар мин күргән хәсрәтләргә ышанмадылар әле. Балага һәрвакыт мөстәкыйльлек бирергә кирәк. Тукта, мин күргән кыенлыкларны күрмәсен, миннән яхшырак яшәсен дия-дия, ата-ана барлык мәсьәләләрне дә үзе хәл итә. Нәтиҗәдә, бала әзергә-бәзер генә яшәргә күнегә. Күпчелек ата-ананың хатасы да шунда, дип уйлыйм. Баласын кирәгеннән артык кайгырта, азындыра, үзенә тын алырга да ирек бирми. “Бер язучы болай дигән: Кемдер — китә, кемдер — кайтачак. Кемдер — кичерер, кемдер — гаепләр. Яратуның иң аз өлеше, иң мәрхәмәтле кешеләргә тияр, ди. Моннан чыгып, шуны әйтәсем килә: аналарга игътибар аз булучан. Мәрхәмәт иясе әниләр бит инде. Ана булу – бик авыр хезмәт ул!

“Мәмләкәт урынында буласым килә иде”

Нәкыя Сәфәрованың нәсел җебе атаклы дин галиме, мәгърифәтче Таҗеддин Ялчыголга барып тоташа. Озак еллар үзенең мулла кызы икәнен яшерергә дучар ителгән мөгаллимә, әлбәттә, Ялчыголның ерак бабасы икәнен чамалаган, ләкин бу хакта башкаларга ачарга җөръәт итмәгән.

Хәтер йомгагы Сталин чорына, балалык елларына барып тоташа. Нәкыя апалар гаиләдә өч бала үскән. Әтиләре — тирә-юньдә танылган имам. Әнисе дә бик укымышлы, өйдә кыз-балаларны җыеп укыта. Сабак әйткән арада мандолина да уйный торган була. Әлеге көйләр әле дә булса Нәкыянең колагында яңгырагандай була икән. Ләкин бәхетле балачак озакка сузылмый. “Әтием — мәчет салдырган мулла. Мәчет йортыбыз каршысында гына иде. Биш еллап аны гел җәберләгәннәр, эзәрлекләгәннәр, хурлаганнар. Шуларга чыдый алмыйча 1932 елны якты дөньядан гаиләсен калдырып китеп барган”, – дип искә ала әңгәмәдәшем. Мул тормышлы хуҗалыкларыннан “мулла калдыкларын” куып чыгаралар. Ана балаларын ияртеп, хәер сорашып йөрергә мәҗбүр була. Ире үлеменнән соң ана кеше дә бирешә, авыруга сабыша, балаларын дөм ятим калдырып 1934 елны ире артыннан китеп бара.

— Унбер яшьлек абыем мине ияртеп Минзәләдә яңа гына ачылган үксезләр йортына алып китте. Мәгариф исемле җиде яшьлек энебез авылда күп хәсрәтләр күреп, берәүләрдә яшәп калган. Мине хөкүмәт тәрбиягә алганда тугыз яшь иде, әти-әниемнән ваз кичтерделәр инде. Без үзебезне Сталин балалары дип үстек. Балалар йорты залында эленеп торган картинада халыклар атасы Мәмләкәт исемле кызны кочкан хәлдә сүрәтләнгән. И шул картинага кызыга идем, минем дә Мәмләкәт урынында буласым килә иде… Әле дә хәтеремдә, абыем ике елдан Казанга ФЗУгә китте, шуннан үзе теләп фин сугышына китеп барган. Ә энекәшем белән 20 елдан соң гына күрештек. Әтнәнең Түбән Көек авылына үзе килеп чыкты. Мин аны үзем укыттым, ул өйләнеп, Йошкар-Олада яшәде.

Унынчы дистәне ваклый башлаган ананың хатирәләр йомгагы тәгәри дә тәгәри. Нурлы йөзендә ихласлык, хәтта ниндидер бер садәлек тә ялтырап уза.

“Минзәләнең үксезләр йортында куркудандырмы, тәртипне бик яхшы сакладым. Оля исемле кызны шефлыкка алдым. Аны суга батудан коткаргач, линейка җыеп рәхмәт сүзләре әйткәннәре хәтердә калган. Хуҗалык эшләренә өйрәттеләр. Урак урдык, көлтә бәйләдек, җиләк тә җыя торган идек. Берсендә икешәр йөз көлтә бәйләргә бурыч итеп куйдылар. Без шуны иптәш кызым белән ярты көндә башкарып чыктык. Шуның өчен безгә матур кофталар бүләк иттеләр. И сөенгәннәрне белсәгез! Шул кофтаны киеп туган авылга кайтасы иттек. Авылга кайткач, дәү әни миңа әтиемнең фотосүрәтен бирде. Ул Хозыр галәйһиссәләм кебек ап-актан, нурлы, чалмадан иде. Уфада укыган чагында төшкән фотосы булган икән. Карточканы кулга алуга куркып, Кафия белмәсен дип, тизрәк ертып, мичкә ыргыттым. Менә шуңа үкенеп гомер итәм инде хәзер…”, — дип дәвам итә хатирәләрен Нәкыя апа.

“Күңелегездә рәнҗү хисләре сакланмыймы?” дигән соравыма җавап итеп:

— Юк, бернинди рәнҗү хисе юк. Әнием дә рәнҗеп китмәде: хөкүмәткә таяныгыз, ул сезне ташламас, дип әйтеп калдырды. Сабыр булды. Әле бит, ул елларда мулла нәселеннән булгач, авылдашлар гына түгел, якын туганнар да безнең тарафка хәтта борылып карарга да шүрли иделәр… – ди Нәкыя апа авыр сулап.

“Миңа диннең орлыгы салынган булган”

“Аллаһыга рәхмәтем зур — адаштырмады, туры юлны гел күрсәтеп килде. Әби-бабаларымнан салынган һидәят орлыклары ярдәмендә шушы көнгә кадәр килеп җиттем. Бик бәхетле тормышта мин хәзер. Балаларымның, оныкларымның эчкерсез җылылыгын, кадер- хөрмәтен тоеп гомер итәм. Буш вакытым күп, шөкер. Әйткәнемчә, хөкүмәт тәрбия кылды, хәзер дә ташламый. Җиңү бәйрәме якынлаша, сугыш, хезмәт ветераны буларак бик көтеп алам мин аны. 9 майда уза торган парадларны калдырмаска тырышам. Насыйп булса, быел да барачакмын. Аллаһы гомер биреп әле Җиңүнең 70 еллыгын да каршыларга язсын иде. Вакыт агым су кебек йөгереп уза шул”, – ди Ялчыгол оныгы.

Нәкыя апа белән ике сәгать ярым сөйләшеп утырдык. Үз ахирәтем, яшьтәшем, яисә күптәнге танышым кебек гәпләштек. Мин аңа һич кенә дә паспорттагы яшен бирә алмыйм. Зиһен, акыл, фикер сөреше искитмәле. Саләмәтлеге дә, Аллага шөкер, алай зурдан кубып зарланырлык дип тоймадым. Бәлкем журналистка гына сиздермәгәндер, бБәлки Совет чоры тәрбиясе – еламыйча яши белү оеткысы үзенекен иткәндер… Шул арада мандолинасын кулга алып уйнап җибәрә. Шушы уен коралына бәйле хәтирәләр чишелә башлый…

Герой-шагыйрь Муса Җәлил 1941 елны Минзәләгә политкомиссарлар курсына укырга килгән була. Нурмөхәммәт исемле абыйның мандолинасында уйнаган, башкаларны җырлаткан. Әлеге уен коралы хакында Муса үзе дә язып калдырган. Яшьлек дусты, коллегасы Кәшифә бу уен коралын Нәкыя дустына бүләк итә. Тарихи, кадерле мирасны әле күптән түгел генә Нәкыя апа Зәй музеена тапшыра. Яшьтән музыкага мөккиббән Нәкыя апага 80 еллыгына якыннары яңа мандолина бүләк итәләр. “Италиядә эшләнгән. Бик сыйфатлы, матур тавышлы. Консерваториягә барып көйләтеп тә кайткалыйм әле мин аны”, дип кадерле бүләкне сыпыргалап куйды ул.

Нәкыя апа белән очрашу һәркемгә оптимизм, яктылык өсти. Аның белән аралашкач, нурланып, сафланып каласың. Сталин заманында да догасын ташламаган, бер Алланы бар дип яшәгән ул. Дога кылганына ачулансалар, һәрдаим күңеленнән зикердә булган. Раббыбыз аңа әнә шуңа да шанлы-шәүкәтле картлык биргәндер, ахыры. Якты дөньядан вакытыннан алда китеп барган әтисе-әнисе, абыйсы өчен дә аңа әле озак еллар Татарстанның ак әбисе булып яшәргә язсын иде.

Мөршидә КЫЯМОВА

Интертат.ру

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*