enrutat
Баш бит / Гөлсинә Галимуллинаны Европада да беләләр, яки Истанбулда да, Брюссельдә дә үзебезнекеләр
Гөлсинә Галимуллинаны Европада да беләләр, яки Истанбулда да, Брюссельдә дә үзебезнекеләр

Гөлсинә Галимуллинаны Европада да беләләр, яки Истанбулда да, Брюссельдә дә үзебезнекеләр

Узган атнада Истанбул шәһәрендә татар язучысы, күп китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу узган. Төркиядә яшәүче милләттәшләребез генә түгел, Бельгиядә яшәүче татарлар да әлеге күркәм чарада катнашкан.

Очрашуда шулай ук Гарәп Әмирлекләре, Швеция, Казахстан, Үзбәкстан, Оренбургтан килгән милләттәшләр катнашкан.

Истанбулда яшәүче якташыбыз Рушания Алтай тәкъдиме белән оештырылган бу очрашуга Гөлсинә Галимуллинаның «Тау җылысы» романының прототиплары да чакырылган иде. «Тау җылысы» китабының төп герое Җиһания – ул Бельгия татарлары җәмгыяте рәисе Лилия Вәлиева үзе. Хәтерләсәгез, авторның бу әсәре Казанда үткән «Ел китабы – 2018» бәйгесендә 3 нче урын алган иде. Гөлсинә Галимуллина повестенең ничек язылу, аның геройлары һәм прототиплары турында сөйләгән. Очрашуга килгән милләттәшләрнең сорауларына җаваплар биргән.

– Мин язучылыкка журналистикадан килдем, 12 әдәби әсәр яздым. Гадәттә көчле, чынбарлыктагы кеше, көчле хатын-кызлар турында язам. Әгәр кеше үзенең исеменә, милләтенә, нәселенә тугрылык саклый икән, ул – чын шәхес. Бу әсәремнең геройлары чит җирләрдә дә милләтенә, диненә тугрылык саклыйлар. Китап кешенең әхлагын күтәрә, укучының тормыштагы хаталарын төзәтергә ярдәм итә. Чит илдә дә югалып калмаска өйрәтә. Ул бик зур тәрбияви көчкә ия, милли рухыбызны күтәрүгә хезмәт итә, – дип сөйли язучы ханым.

Китап геройлары турында сөйләгәндә, әсәрнең төп геройлары – прототиплары катнашуы икеләтә нәтиҗәле. Бельгиядә яшәүче әниле-кызлы Лилия, Регина Вәлиевалар, Лилия ханымның тормыш иптәше Жан Шмиц һәм Казанда гомер итүче Дания Вәлиева катнашты. Алар бу кичә өчен махсус чакырылганнар.

Төркиядә бу очрашуның әһәмиятенә, милләттәшләрне берләштерүенә басым ясадылар. Эшкуар Фазыл Өзән төркияле татарлар исеменнән кунакларны сәламләп чыгыш ясаган. Төркия татарларының өлкән буын вәкиле Фәйзи Канра ата–бабаларының ничек Төркиягә күченеп китүләре, татар авылларына ничек нигез салынуы хакында чыгыш ясады.

Берләшкән Гарәб Әмирлекләреннән килгән кунак Ислам Шәңгәрәев исә мондый очрашуларны ешрак үткәрергә кирәклеген әйтә.

Очрашуда татарча җырлар яңгыравы, бигрәк тә күмәкләшеп «Туган тел» җыры башкарылуы күңелләрне кузгаткан. Очрашу барышында татар китаплары күргәзмәсе оештырылган, татар милли ризыклары белән табын корылган.

Рәсимә Галиева

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*