tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Күңелем Тукай белән сөйләшә” дип аталган күргәзмә ачылды
“Күңелем Тукай белән сөйләшә” дип аталган күргәзмә ачылды

“Күңелем Тукай белән сөйләшә” дип аталган күргәзмә ачылды

Б.М Әлменов исемендәге 3 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары соңгы вакытта Тукай рухы белән яшәде дисәк тә арттыру булмас. 3 нче ноябрь көнне Г.Тукай әдәби музеенда “Күңелем Тукай белән сөйләшә” дип аталган күргәзмә ачылды.

Бу күргәзмә 30 елдан артык Татар китап нәшриятенең әйдәп баручы график рәссамы булган, ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе Байназар Әлменовның (1909-1976) тууына 110 елга багышлап узган ел ахырында ук планлаштырылган булса да, билгеле сәбәпләр аркасында кичектерелә килде. Экспозициядәге 40 тан артык эш арасында әлегә кадәр бер тапкыр да күргәзмәләрдә күрсәтелмәгәннәре дә булачак. Билгеле безнең укучылар да көтеп алды бу чараны. Күргәзмәдә 3 нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының да Тукайга багышланган иң яхшы 14 эше урын алачак,- ди әлеге мәктәпнең укыту эшләре буенча урынбасары, рәссамның кызы Инга Әлменова.

Үз гомерендә 200 ләп авторның китабын бизәгән рәссамның эшләре белән янәшәдә үз иҗат җимешләрен күрү, һичшиксез, яшь рәссамнарга канат куячак.
Иллюстрацияләр белән беррәттән Байназар Әлменовның рәссам Виктор Куделькин кылкаләме тарафыннан 1959 елда ук ясаган психологик портреты тамашачы өчен шулай ук көтелмәгән сюрприз булачак. Үзенең Шүрәлеләре, Су анасы тәэсирендә берничә буынны үстергән рәссамнең эшләре Балалар китабы көне уңаеннан куелуы да очраклы түгел.

Расиха Фаизова
magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*