tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлтаһирә апа истәлекләре
Гөлтаһирә апа истәлекләре

Гөлтаһирә апа истәлекләре

Быел ил белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек.
Дәһшәтле сугыш еллары турында сөйләргә ветераннар әз калды инде – юк
дәрәҗәдә. Алар дошман белән ут астында алгы сызыкта көрәште, ә ерак
тылда, аларның туган җирләрендә, өстән кызган кургаш коелмаса, туп
ядрәләре шартламаса, самолетлар бомба ташлап китмәсә дә, сугыш адәм
җаннарын өтеп-өтеп тә алды, кыеп та төшерде.

Гөлтаһирә апа
– Иң үзәкләргә үткәне – ачлык һәм кышкы суыклар иде, – дип истә ала ул
елларны Киров өлкәсендәге Иске Пенәгәрдән Гөлтаһирә Ибраһим кызы Габдрахманова.– Гөлтаһирә апа белән мин җәй, авыл тарихы язар өчен мәгълүмат туплау нияте белән очрашкан идем, – диде Зиятдин хәзрәт Нәҗметдинов. – Сугыш
беткәч тә бит әле тиз генә тернәкләнеп китә алмый халык. Унике яшеннән
ын- дырга ат белән эшләргә чыга ул. Гөлтаһирә апа ару-талуны белми
торган тырыш, батыр йөрәкле булып үсә. Тыштан кырысрак күренсә дә, бик
нечкә күңелле, ярдәмчел үзе. Нихәтле олы яшьтәгеләрне карады! Мин
Кукмара дүртенче мәктәбендә эшләгәндә ул шунда каравыл торды. Эшен намус
белән башкарды. Ул елларны бер бәйләм бик кирәкле ачкычларны табып,
хуҗасына тапшыра. Территорияне карап йөргәндә ни рәвешледер югалган
мөһим документларга да тап була.

Ачлык
Гөлтаһирә апа 1939 елда туа.
–  Бәхеттән, әти сугыштан исән кайтты. Бакча башына аны каршы алырга
алып менгән чак истә. Ул мине күтәреп алды, авызында тәмәке иде, тәмәке
көле төшеп, кулымны пешерде. Мин аны әти дип аңлап бетермим бит әле,
солдат абый кулны пешерде дип, аның кулыннан төшеп йөгердем, – дип
исендә калганнарны хәтерендә яңарта башлый.
Сугыш вакытында авылда ачлык шулкадәр була ки, берәүләрнең ике баласы
бер-бер артлы эчләре күбенеп егылып үлә. Берсендә аның үзенең дә эче бик
каты авырта башлый.
– Кәшифәттә керде. Әни минем эчем авыртканны әйтте. Шул вакыт Кәшифәттә
озын чүлмәгендә саклана торган әче сөтен эчертте, эч авыртуы басылды.
Ачлыктан печән ашап эчем күпкән булган. Ярый бабаебыз бар иде. Зариф
бабайны яше олы булганлыктан сугышка алмыйлар. Ул он хәстәрен күреп, бик
авыр вакытларда бер стаканлап он биреп, безне барыбызны саклап калды.

Төрмә куркыта
Абыйсы белән бакча башындагы басуда арыш башы уып ашап йөргәне дә
исендә. Ачка түзәрлекләре калмагач басуга чыкканнар инде. Боларның
басуда йөргәнлеген авылдагы бер кеше күргән дә, әниләренә кереп әйткән.
Авыл советыннан күрсәләр, балаларыңны төрмәгә ябалар дип, кисәткән.
Колхоз басуына керергә ярамаган. Эшкә чыкмасаң бакча җирен кискәннәр.
Кеше бакчасының бер өлешенә бәрәңге утыртса, икенче өлешенә арыш яки
арпа чәчеп үстергән.
– Чыпчыклар тимәсен дип, бакчага чыгып, зыр-зыр көрәк әйләндерер
идек…Печән вакытында, тамак өчен, ухалла арбасы белән кешегә печән
алып кайтып бирдек. Шуның өчен Кәшифәттәй сепаратордан аерган сөт бирә
иде, аннан катык ясадык. Бабай итек басты, Нурзидә тәтә аны Малмыжга
барып сатты, шулай итеп безне әзме-күпме ризыклы иттеләр.

Авыр еллар
Берсендә, ашарга бөтенләй бер әйбер юк, әни белән капка төбендә басып
торабыз, бөтенләй хәл юк. Күршедәге Закир абый: «Әсма, кер әле», – дип
әнине чакырып кертте дә, Кәшифәттә агач ипи табагына салып он бирде.
Әни, сөенә-сөенә, тиз генә он боламыгы ясап ашатты.
Әйтергә ансат, ут ягам дисәң утын юк. Без, бала-чага, басудан сыер
тизәге җыеп, шуны ягарга утын итеп тоттык. Кипкән булса шундук ягарга
ярый, кибеп җитмәгән булса, әйләндереп киптерәсең. Өебез иске,
почмакларыннан җил өрә. Тагын да шул Кәшифәттәйләргә кереп, әни сыер
тизәге сорап алып, өй почмакларын сылый иде.
Ничек безгә бет чыкмасын?! Су буенда Абдулла абзый мунчасын яккач, әни
безнең күлмәкләрне салдырып кызган мунча ташына куя, бетләр чытыр-чытыр
итеп кызалар иде. Ул бет… Ул бет….
Ә кыш авылга бүреләр килә. Тәрәзә артларында йөриләр, тәрәзә бер кат
кына, куркыныч. Ризван абыйларның салам түбәле абзарларына тәбәсеннән
төшеп дүрт сарыган буган иделәр…

Урман Чытырманова
Сугыш елларында, аннан соң да кышлар бик суык була. Төкерсәң, төкерегең
ката торган диләр андый суыкны. Төн авышкач, торып, Нок-рат Аланы ягына
урманга, чыбык-чабыкка йөргән авыл халкы. Бәхеттән, шул суык булгангадыр
инде, чыбыкларны сындырып алу тиз булган. Берсендә, моны мәзәк итеп
сөйлиләр иде, кайтканда Вятка аша салынган тимер юл күпере астыннан
боздан чыгасы, күпер сакчылары туктата. Ул күпердә әле дә сак тора, ә бу
сугыш еллары. Аннан йөрергә ярамаганны беләләр, шуңа күрә алдан чаялыгы
белән билгеле булган Гөлбану бара. Исем-фамилиясен сорыйлар, урысча бит
инде.
– Урман Чытырманова, – ди теге күзен дә йоммый.

Кыйналдым
Гөлтаһирә апа хәтерендә көтү, көтүчеләр белән бәйле фаҗигале хәл дә саклана.
– Басуга тизәк җыярга баргач, ипи салынган бер капчык таптык. Әй сөендек
инде аңа, утырып ашадык. Ул капчык көтүченеке икән, көн хакы исәбеннән
кеше ипи бирә, көтүче, күтәреп йөрмәс өчен, калдырып киткән була. Көтүче
шул ипине ашаган өчен мине бик каты кыйнады. Әни өйләренә барып мине яклый:
– Бик каты кыйнаган баланы, каян белсеннәр инде алар, башка вакытта
аркасына асып йөрсен ипиләрен! – ди әни әрнеп.

Үгез сөзде
Иң куркынычы алда була. Бала-чага җыелып тау башына борчак җыярга баралар.
– Шул вакытта фермада эшли торган Гөлбикәттә көтүчеләргә ашарга алып
килә. Берзаман ишетәбез, көтүчеләр бик каты нәрсәдер әйтеп кычкыра
башладылар. Үгез Гөлбикәттәгә ташланган икән. Мөгезләре белән чөя дә
ата, чөя да ата. Бөтен җир кан. Үгез, кан күрсә, үкерә башлый икән. Без
ерактан карап торабыз, үгез үкерә- үкерә чөя дә чөя, көтүчеләр берни
эшли алмый. Шулай итеп Гөлбикәттәйне колхоз үгезе сөзеп үтерде, кечкенә
балалары – Мөхәррәм, Мәгъфүрә, Мәгъсүм, Мансур – ятим калды. Котырган
үгезне өч көн тота алмыйлар.

Кем ашатыр?
Иске Пенәгәр хәтерендә тагын бер фаҗигале үлем бар. Колхозга ком кирәк
була. Кукмарадан машина сораталар. Машина килә, ком төяргә кеше юк.
– Колхозда дежур тору бар иде. Мәрфугаттә дежур көне туры килә, аны
җибәрәләр. Ком төяп ферма яныннан төшкәндә машинаның тормозлары ватыла,
шофер сикереп төшеп кала, Мәрфугаттә ауган машина астында калып үлә.
Мөхәррәм, Зөлхәбирә, Сәрвәр ятим калалар. Без аларга йокларга бара идек.
Алар, әниләре үлгәч, капка төбенә, безне бүген кем ашатыр икән дип, көн
саен чыгып утыра торган була.

Гөлбану шаяра
Чая Гөлбану тагын бер кызык ясаган.
–  Уракка иртәнге дүрттә басуга баралар, көтү алтыда чыга. Басуга
барышлый, Гөлбану, көтүчеләр кебек, чыгарыгыз, чыгарыгыз, дип кычкырып
бара икән. Кешеләр, ашыга-ашыга сыерларын ку-
ганнар, урам тулган мал белән, ә көтүче юк! Сыерлар бер чыккач, кире
керми дә икән!
Сугыш елында да, сугыштан соң да кеше уразаны калдырмаган.
– Берсендә, уразаның урак вакытына туры килгән чагы, эссе. Уракчылар
саламнан сослан куялар да, шуның күләгәсендә ял итәләр. Гыйльминурәттә
бәбәйләде. Бәбәйләдем дип өйдә утыру юк, ул да уракта. Миңа бәбәй
карыйсы булды. Ипи, шикәр бирәләр иде, шуларны чәйнәп имезлек каптырам,
кабык арбага салып, имезергә әнисенә басуга алып барам.
Бераз үсә төшкәч, ындыр сугарга эшкә чыктым. Дүрт ат тарта торган,
икешәр-икешәр парлап, ындыр суга торган машина бар иде. Без көлтә чишеп
тордык. Бер сменада Әрәб абый, икенче сменада Самигәттә көлтәләрне
машинага тыгалар иде. Көлтә тыгу өчен көч кирәк, көлтә тыгу эше дәрәҗәле
иде.
Көлтәне тыга торалар, алда берничә хатын саламны тырмалап тора, суыргыч
машинасына өстән салалар, ашлык чип-чиста булып чыгып тора. Авылда 3-4
ындыр. Берсендә Баян, Мәдинә, югары очта Идият абый, түбән очта Гыйният
абый бригадирлар иде.
Ашлыкны тапшырырга барганда зур үгез җигелә, авыр йөк тарта торган көчле
атлар юк, алар да сугышта.
Он тарттырырга дип Кәчимир тегермәненә төшә идек. Анда чират, анда
чират! Тегермәнчегә эш хакы дип бер лупатка он калдырасы. Лупатка дигәне
нәрсәне аңлаткандыр, белми идек, бер соскыч он бирәсе иде. “Лопатка”
дигән рус сүзе булгандыр инде. Пенәгәрнең үз тегермәне соңрак булды,
атлар тартып әйләндерә иде.

Сәке ватылды
Кышлар суык, өйләр ягулы түгел, төнгә кешеләр, җылырак булсынга, гаилә
эче белән бер-берсенә йокларга керә.
– Кышын Нургаян абыйларда кунган чак. Олылар да, балалар да, шул бер
сәкедә йоклыйбыз. Өскә ябынырга юрган юк, бишмәт, толып ябынасы, аста
салам тутырылган киндер түшәк. Кайбер кешеләрдә ул да юк иде, салам
өстендә йокладылар, – безгә дә тиде инде ул. Нургаян абыйларда
йоклаганда, берсендә, төнлә сәке чыдатмый, җимерелде бит. Шул җимерелгән
килеш иртәнгә хәтле йокладык инде. Кеше күп, ничекләр чыдатсын да,
ничекләр сыйдык икән ул кечкенә өйләргә?
Бишмәтне сукаладылар
Ә ул черек бәрәңге җыюлар? Ул болай да җирдә күренми калган бәрәңге бит,
күп булмаган.
– Ходай ачлык күрсәтмәсен. Берсендә абый белән черек бәрәңге җыярга
бардык. Суык чак бит, өстә сыр-
ган бишмәт. Безнең белән бераз гына олырак малай да бар. Трактор килеп
җитүгә, безнең өстәге бишмәтләрне салдырды да, трактор алдына атты.
Трактор аларны сукалап китте инде. Без бишмәтләрне актарып калдык, теге
малай сука артыннан чыккан черек бәрәңгене чүпләп китте.

Хәл керә башлый
Хәллерәк кеше сыер тот-кан, Гөлтаһирә апалар, ниһаять, кәҗәле була.
– Сөтле булдык. Сепаратор аертырга Вафа абыйларның подвалына йөрдек.
Вафа абыйлар хәлле була, аларның өйләрен алалар. Өстендә авыл советы,
подвалына Вяткадан зур-зур бозлар алып кайтып тутыралар иде, кеше
сөтләрен шунда саклады.
Налог җыючылар үзәккә үттеләр. Үзебезгә дә юкны хөкүмәткә бирергә кирәк.
Көндез әни алардан кача, төнлә киләләр иде. Түли алмасаң, самаварны,
мендәрләрне алып чыгып китәләр иде, аларны яшердек.
Ач булдык, ялангач булдык. Колхоз рәисе Нургали абый иде, хәлгә керә
белде, бөтен кеше белән хәл белешеп, әйбәтләп сөйләшә иде. Бер вакыт
колхоз он бирә башлады. Шул вакыт тамак туйды, әни умач уып аш пешерер иде.

Гамилә башлы иде
Мәктәп яше җиткәч Гөлтаһирә мәктәпкә китә.
– Әни китапларны яулыкка төреп бирде. Һаман да шул юклык бит инде.
Күпмедер вакыттан Әхмәдулла абый, каян тапкандыр, яшел төстәге фанердан
сумка ясап бирде. Уку башыма артык кермәде. Исмәгыйльгә укытучылар
ачулана иде, аның артык исе китмәде. Әти укымаган әле, сату итеп акча
эшли, мин дә сатармын, дип кенә җавап бирә иде. Ә менә Зиятдин хәзрәтнең
әнисе Гамилә бик башлы иде, әйбәт укыды, бик матур да иде. Вафирә апа,
Маһинур апа, Наҗия апа, Җәвирә апа укыттылар. Наҗия апа торган йортны
“район” дип йөрттеләр…

Тамак өчен
Гөлтаһирә апа истәлекләре тәмам дип әйтер идем, монысын әйтмәсәм язма
тулы булмас. Зиятдин хәзрәт аны кыю, батыр йөрәкле кыз булып үсә дигән
иде. Шуңа бер дәлил китерми булмый. Элек базларны аерым ясаганнар, анда
тычкан җыелган. Гөлтаһирәне күрше әбиләре, шул тычканнарны тотарга,
чиләккә ут Киров өлкәсендәге Иске Пенәгәрдән Гөлтаһирә Ибраһим кызы Габдрахманова.ыртып базга төшерә торган була. Курыкмый, төшә, тота, чөнки
аның өчен аңа йомырка биреп кайтаралар. Кечкенә чакта ук шулай итеп
тамак өчен булдыра алганча тырышкан, гомере буе эшләп яши, бүген, Аллага
шөкер ди, бар җире җиткән, тәрбиядә, мохтаҗларны үзе дә тәрбияли ала,
тамак кайгысы юк.
– Ачлык күрергә язмасын, сугышлар чыкмасын! – ди ул, илләргә тынычлык теләп.

Шәмсия ХӘЛИМОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*