tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйнең “Шатлык” балалары үткәнгә сәяхәт кылды
Зәйнең “Шатлык” балалары үткәнгә сәяхәт кылды

Зәйнең “Шатлык” балалары үткәнгә сәяхәт кылды

Узган җомгада «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре белән туган як тарихын белү өчен шәһәрнең тарихи өлешенә юл алдылар. Зәй туган якны өйрәнү музеенда балалар өчен бик күп кызыклы мәгълүмат бирделәр һәм алар “Татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, көнкүреше“ этнодәресендә катнаштылар.

“Балалар ТАССРның 100 еллыгына багышланган «СО-ТВОРЕНИЕ» күргәзмә проекты кысаларында оештырылган «ӨМӘ» Бөтенроссия пленэр-симпозиумының беренче күргәзмәсен карадылар. Күргәзмә залында бүгенге Татарстанның истәлекле һәм кызыклы урыннары сурәтләнгән картиналарны, Зәй һәм Казан гербларын күрергә, «Казан сакчысы» пазлын җыярга, Зилант турында легенда белән танышырга мөмкин иде,  – да музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Музей хезмәткәрләре балалар белән Мәктәп тавында булып, анда балалар архитектура һәйкәлләрен, шәһәр логотибын, район символлары белән тутырылган «З» хәрефен күрделәр һәм «Уен фест» проекты кысаларында төрле уеннар уйнадылар.

Экскурсиядә күргәннәрне балалар әти-әниләренә да мавыктыргыч итеп сөйләгән, димәк, бу көн күңелләрендә озак сакланыр.

Клара Ермолаева

zainsk-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*