tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннар белән очрашу
Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннар белән очрашу

Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннар белән очрашу

2018 елның 7 феврале көнне 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) «Кабатланмас безнең сөюләр» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннар белән очрашу узачак.

2018 елның 7 феврале көнне 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) «Кабатланмас безнең сөюләр» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннар белән очрашуга чакырабыз.

Гөлүсә Шаһбан – үзенең туган якка, мәхәббәткә һәм гаилә темаларына багышлап язылган лирик шигырьләре белән китап укучыларның күңелен яулап килүче шагыйрә. Күптән түгел аның «Кабатланмас безнең сөюләр» дип аталган тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Авторның шигырьләрендәге ихласлык, самимилек, саф хисләр ташкыны, яктылык һәм җан җылысы шигъри дөньяга алып кереп китә.

Аның шигырьләренә матур җырлар да иҗат ителгән. Аларны танылган җырчылар халкыбыз күңеленә үтеп керерлек итеп башкаралар. Ул җырларның күбесенә көйләр иҗат итүче һәм иң оста башкаручыларның берсе – Гөлүсәнең хәләл җефете, популяр җырчы, музыкант, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан.

Әлеге очрашу кичәсендә Гөлүсә һәм Закир бергәләп үзләренең иҗат җимешләрен тамашачыларга тәкъдим итәчәкләр. Кичәдә бу күркәм гаиләнең иҗатташ дуслары, якыннары да катнашыр дип көтелә.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*