tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гриф Хәйруллин: “Бердәмлекне саклый  алганда гына  татарның киләчәге бар”
Гриф Хәйруллин: “Бердәмлекне саклый  алганда гына  татарның киләчәге бар”

Гриф Хәйруллин: “Бердәмлекне саклый  алганда гына  татарның киләчәге бар”

Татар халкының аз гына өлеше Татарстанда яши, әмма бу төбәкнең татарлар өчен әһәмияте ифрат та зур.  Татар Республикасы булмаса, читтәге татарның да  таралып, эреп бетүе озакка сузылмас.  Икенче ягы да бик мөһим: читтәге татарлар –  татар дөньясын саклаучылар һәм баетучылар.  Димәк, ике як та  бер-берсенә терәк булырга, үзара килешенгән һәм милләт мәнфәгатенә туры килә торган эш башкарырга тиешләр. Шушы  фикерләрне шәхси кредо итеп карамаганда,  Стратегия турында фикер йөртү дә бушка вакыт уздыру, сүз  куерту гына булыр иде.

Татар халкының күп өлеше Татарстаннан читтә гомер кичерә. Димәк, Стратегия аларга да кагыла, аларның да җитди эш алып баруын таләп итә. Халкыбызның шушы өлеше бүген дә күренерлек эшләр белән мәшгуль. Беренче нәүбәттә, читтәге татар милли үзаңны саклау һәм татарлык рухын көчәйтү бурычын үтәүгә күп көч куя. Читтәге милләттәшләрнең төрле чаралары да, милли-мәдәни үзәкләре дә, якшәмбе мәктәпләре дә – барысы да татар үзаңын саклауга барып тоташа. Хәтта теге яки бу татарның шәхси уңышы да читтә менә шуңа багышлана. Шуның белән бергә  бу яктагы татарларны милләтебезнең аерылмас өлеше рәтендә саклау бурычы да үтәлә. Монда  Татарстан тик методик ярдәм генә күрсәтә ала. Татарстандагы татарлар безгә килеп, безнең эшне алып бара алмый бит инде. Башка яктан ярдәм өмет  итмичә, без үзебез эшләргә тиешбез, эшләрлек активистларны үзебез тәрбияләргә бурычлы.

Читтәге татарның икенче бурычы да, безнең карашка, бик мөһим; ул да булса, Татарстанда татарлар санын арттыруга ярдәм итү.  Күченүчеләр бүген яшәр өчен күбрәк Көнбатыш илләрен сайлый  (Американың Силикон үзәнендә һәр өч галимнең берсе СССР дан, яки Россиядән чыккан  галим, диләр). Шуңа күрә Татарстанга  мөмкин кадәр татарларны юнәлтү – безнең бурычыбыз. Бездә, мисал өчен, яшьләрне укырга Казанга жибәрү шактый уңышлы бара, аларның бер өлеше соңыннан Татарстанда кала. Моның башка юллары да бардыр, Татарстан хакимиятенә дә бәйле бу эш.

Татарлар санын  республикада арттыру юлларына Татарстан да  күбрәк игътибар итәргә тиештер. Үз халкын бер төбәккә туплау хәле бар бит дөньяда; яһүдләр, мисал өчен, бу эшне бик уңышлы итеп гамәлгә ашырды. Шундый тәҗрибәләрне файдалану да урынлы булыр иде. Төп халкы 50% ка җиткән республикалар  Россиядә аз хәзер (Татарстан, Дагыстан, Чечня һ.б.). Ярый, Президент постын Татарстан саклап кала алды, бу  зур шатлык булды безнең өчен. Ләкин татарлар саны  республикада бик азайса, хәл, һичшиксез, үзгәрәчәк.

Менә шушы ике бурычны сыйфатлы итеп үтәгәндә генә без үзебезне бербөтен халыкның бүленмәс һәм кирәкле  бер кисәге дип хис итә алабыз. Без, читтәге татарлар, Татарстанга таянабыз, тарихи Ватаныбыздагы милләттәшләрнең  милли хисләре саклануына ышанабыз. Кайда гына яшәсәк тә, бөек татарның кайсы тамырыннан чыксак та, кайсы телдә сәйләшсәк тә, без шушы данлыклы халыкның балалары, борынгы татарларның варисы һәм бүгенге дәвам итүчесе.

Шул фикерләрне ныгытуда Бөтендөнья татар конгрессының  ролен дә атап үтәсем килә. БТК байтак эшләрне башлап җибәрде: бизнесменнар җыены, яшьләр, дин әһелләре, хатын-кызлар  форумнары, сабантуйлар һәм башкалар. Активистларыбызны бүләкләү юлында да БТК зур ярдәм күрсәтә. Мисал өчен, без, Казахстандагы татарлар, практик ярдәмне БТК ның барлык  хезмәткәрләреннән дә алып тордык: Васил Шәйхразиывтан да, Данис Шакировтан да, бигрәк тә безнең белән даими элемтәдә булган Ринат Закировтан һәм Ленара Кутеевадан. Без аларга чын күңелдән рәхмәтлебез.

Бу җәһәттән шуны да әйтим әле, Казанда татар проблемасы белән шөгыльләнүчеләр  хезмәт хакы алып эшлиләр. Бу дөрес тә, нигезле дә: монда эше байтак, катлаулы да ул. Әмма читтәге татарлар, нигездә, татар  эшләрен үзләренең буш вакытларында, иҗтимагый эш сыйфатында башкаралар. Аларга бу эшләрне алып барыр стимул – ул шушы гына: Татарстанның тануы, Татарстанның бүләкләве. Татар үзаңын үстерү өлкәсендәге эш өчен читтә   бүләкләмиләр бит. Шуңа күрә читтәге татарларны бүләкләү мәсьәләсенә башкачарак карау зарур, дип уйлыйм.  Тагын да кабатлыйм: читтәге татарлар Татарстанга ышана  һәм Татарстанның хуплавына мохтаҗ.  Татарстанның тануы  күп очракта бердәнбер стимул булып кала бит читтәге татарга!  Проблеманың икенче ягы да бар. Һәр төбәктә татарларның оешмалары, үзәкләре эшләп тора. Шулай булгач, бүләкләү тәртибен ныгытыйк, дисәк,  монда БТК идарәсе һәм читтәге татар оешмасы идарәсе турыдан-туры элемтәдә булырга тиеш. Мисал  өчен,  бездә бөтен бүләкләүләрнең  дә  республика конгрессы һәм БТК  идарәсе аркылы үтүе кулай булып чыкты.

Татарга кире караш байтак вакыт татарның үзаңын үстерүгә киртә булып торды. Дөресен әйтергә кирәк:  татарны да кеше рәтендә карау соңгы вакытларда гына күзгә күренә башлады. Менә бу очракта Татарстан хакимиятенең, татар галимнәренең, Фәннәр Академиясенең, БТК хезмәтен атап үтәргә була. Ләкин монда да эш җитәрлек әле. Ничәмә гасыр буе татарны яманлап килгәч, аның саф исемен аякка  бастыру җиңел булмас.  Димәк, язучыларга да, тарихчыларга да, сәясәтчеләргә дә һәм башкаларга татар абруен күтәрү мәсьәләсенә җитди карарга кирәк. Алай гына да түгел, шушы юнәлештәге хәрәкәтне дә, аны башлап йөрүчеләрне дә хупларга, аларга юл ачарга кирәктер.  Ата-бабаларыбыз кол булып кына, башка халыкка хезмәтче булып кына  тормаган ләбаса!

Стратегияне уйлаганда башка мәсьәләләр дә килеп чыга. Мисал өчен, татар теленең хәлен карыйк. Тел үсә, үзгәрә дә, бу табигый. Менә рус теле соңгы берничә ел эчендә генә дә байтак чит сүзләрне үзенә кушып, үзенең сүзләрен дә югалтмыйча байый белде. Татарлар исә, татар сүзләрен башка телгә күчерәләр.  Ата-бабаларыбыз сокланган алтын сарайлар хәзер татар сүзлегендә мал абзары мәгънәсендә бирелә. Бичара татарга дворец урынына шул абзар гына калды мени инде?

Ни өчен БолгАр-БУлгар, КукмарА– КУкмор, Буа-Буинск, Арча-Арск булырга тиеш, нигә Югары Сөн, Кече Сөн авыллары исемен русчалатып Верхняя Сунь, Малая Сунь дип бозарга кирәк икән? Соңрак безнең оныклар от Нижней Курицы до Верхнего Петуха йөрмәсләр микән? Менә ненецларның Нарьян-Мар, Тува халкының  Кызыл шәһәрләрен Красновский дип тә, Красное дип тә үзгәртмиләр бит. Күрше Башкортостандагы Күгәрчен, Дүртөйле районнары да шул көе,  Голубовский да, Четырехдомовской да түгел. Башкортлар үз телен күбрәк сөядер шул. Үз телеңә үзең шулай төкереп карагач, башка халыклардан татар таленә нинди ихтирам көтәргә була соң?  Артистларны гына карагыз. Халык артистларына ияреп, татарчага рус сүзләре кушып сөйләү модага кереп бара. Әйтерсең, татарның үз теле фикерне аңлатырлык түгел. Авыл малайлары ярым русча, ярым татарча сүз йөрткәндә кем гаепле соң хәзер?

Эш телдә генә дә түгел. Зур бер татар халкын ваклап, бүлергә теләүчеләр дә әллә нихәтле. Бигрәк тә халык санын алу елларында тузан туздырып яңа милләтләр ясый башлыйлар. Бу хәрәкәт нигездә татар халкына карата  юнәлтелә. Кайчагында галимнәр дә мондый процесста үзенә  урын таба. Әле бүген дә бәхәсләшәләр алар: татар булгарданмы, Азия татарларыннанмы. Татар ничәмә гасыр шушы дөньяда яшәп, үзен-үзе саклап калалган икән, димәк, анда күп халыкларның каны бар. Бер генә тамырлы булса, бу халык әллә кайчан бетәр иде бит! Мондый бәхәснең халыкны бүлгәләүгә  юл ачуын аңламыйлар микәнни?

Бөтен телләрдә дә диалектлар бар, әмма татар монда да үз халкын шул нигездә бүлгәләргә маташа. Күрше авылларда башка милләт вәкилләре яшәсә, татар теленә чит сүзләр байтак килеп керә, бер дә гаҗәп түгел бу, башка халык барлыкка килүе дә түгел. Ләкин безнең татар берәр төбәктә күп таралган сүзләрне таба да, диссертация язып, шундагы халыкның үзаңына тәэсир итә: болар Казандагы татардан аерылып тора, имеш. Дин буенча да халыкны бүлгәлиләр бит әле. Менә мин ихтирам итә торган бер актриса: «Минем әнием татар, әтием керәшен», -дип  мактана. Болар төрле милләт микәнни?  Үз халкыңны ваклатудан башка бертөрле дә эшебез калмады мени соң?

Руслар арасында мөселман да, буддистлар да, башкалар да бар, диалектлары да бихисап, тамырлары да байтактыр. Ләкин бер генә рус та үз халкын бүлгәләми.  Себер руслары, поморлар, казаклар дигәндә дә, шуларның  берсен генә дә рус халкыннан аермый. Татар гына очына.

Борынгылар: «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар», -дигәннәр.  Киләчәктәге татарлар шуның тирән мәгънәсен аңлар әле, дип өметләнгәннәрдер. Бүленгән халык  «сувенир» халык кына булачак бит!

Ходайга шөкер, татарлык мәсьәләсе читтә дә сүнмәде әле, активистлар милләтебезгә бәйләнешле эшләрен дәвам итә. Эш һәрвакыт тигез генә  бармый, әлбәттә.    Менә без бервакыт  Казакъстанда татарча язучы һәвәскәр шагыйрьләрне барладык. Байтак кеше табылды. Һәрберсенең 2-3 әсәрен алып, «Изге туган телем» дип аталган җыентык бастырдык. Шул кешеләрне берләштереп, татарлык рухын көчәйтергә, татарлар арасында милли хисләрне яңартырга уйладык. Бездә Татарстан Язучылар берлегенең ике  әгъзасы бар (Тәүфикъ  Кәримов, Равил Гозәиров). Шул нигездә  Язучылар берлегенең филиалын Казахстанда ачу фикере туды. Бу эш  Татарстандагы язучылардан бер төрле чыгым да таләп итми иде, бездәге әдипләр Татарстандагыларга конкурент булырга да хыялланмый иде.

Барысын да искә алып, Татарстанга,  Язучылар берлегенә мөрәҗәгать иттек, шушы уебызны әйтеп, филиал турында тәкъдим ясадык. Ләкин безгә көтелмәгән бер  кире җавап килде:  «Әлмәттә филиал бар инде безнең»,- имеш! Менә шушындый тар карашлы, үзенең бүгенге хәлен генә кайгырта торган татарда хакимлек булса, киләчәктә читтәге татарларны Казанга җәлеп итү зур проблемага әйләнә. Казанда шуны аңламыйлар микәнни?!   Шулай итеп, без, читтәге татарлар, кайчагында «Татарстанда да татар проблемасын аңлаган кешеләр күбрәк булса иде», – дияргә мәҗбүр булабыз.

Үзебезне-үзебез ихтирам итәргә өйрәнергә кирәк, дип уйлыйм мин. Башка халыклардан үрнәк алып, татар да  Олуг Мөхәммәткә, Сөембикәгә, башка да бөек шәхесләргә һәйкәлләр куяр, дип хыялланам. Борынгыдан безнең никадәр күренекле милләттәшләребез булган, хәзерге заманда нихәтле! Шуларны табарга, аларның исемен һәм хезмәтен башкаларга да танытырга кирәк бит. Үзеңне-үзең ихтирам итү, үз милләтең белән горурлану  шуннан башланадыр бит инде. Менә шушы эшне дә Татарстан үз өстенә алса иде, димен. Татарның бай тарихын яшь буыннар да өйрәнер, дип өметләнәм. Моңлы һәм газиз татар теле сакланыр да, үсәр дә, башка телләргә кушылып китмәс, дигән ышанычка таянам. Туган телеңә, туган халкыңа ихтирам- ул башка халыкларны кимсетү түгел бит. Олжас Сулейменов әйткәндәй,  «Тауларны түбәнсетмичә, даланы күтәрергә» кирәк.

Татарстан Президентының мәкаләсендә әйтелгәнчә, халык –ХАЛЫК булып саклансын дисәк, монда әйтелгәннәрне онытмаска кирәк, дип саныйм. Тарихны әйрәнергә, коллык хисенә киртә куярга кирәк. Татарны күтәрү-ул русны яки башка берәүне түбәнсетү түгел. Һәрбер халыкның үз юлы, үз тарихы бар, болар бер-берсенә тәңгәл киләлми дә бит! Совет чорында яшәгән өлкән буын кешеләрен: «Кто не с нами,  тот против нас», -дип өйрәттеләр. Бүген исә бу фикернең дөреслектән ерак торуы,  ялгыш икәнлеге ачыктан-ачык билгеле. Үз милләтеңне сөю интернационализмга каршы килми. Ләкин иксез-чиксез интернационализм кешене космополитизмга илтә,  бусы исә, һичшиксез, нинди булса да бер бөек халыкның өстенлегенә китерә. Бәлки бүген үк  булмас та (Кеше гомере бик кыска бит!). Ләкин уйлап карасаң, шушы фикер белән килешергә туры килә. Шөбһәләнергә урын да юк: «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын   җырларсың!».

Мөхтәрәм җәмәгать! «Читтәге бер татар карты безгә акыл сата», – дип уйлый күрмәгез тагын. Андый хыялым да юк! Кайбер сүзләрем күңелегезгә тисә дә, үпкәләмәвегезне үтенәм.  «Бер олыны тыңла, бер кечене тыңла», -диләр бит. Бүгенгедәй күренекле татарлар туплангач, үзебезнең проблемалар турында нәкъ сезнең белән фикер алышырга тиешмен, -дип санадым.Үз милләтем,  үз халкым, туган телем өчен җаным әрни минем.

Онытмыйк, җәмәгать: татар тик татарга гына кирәк. Бүтән халыкларга татарның «сувенир халык» булып, милли киемдә биеп-җырлап йөргәне җитә, башка берни дә кирәкми.  Үзебезнең бердәмлекне үзебез ныгытырга, татарлыгыбыз белән оялмыйча горурланырга, татарның абруен үзебез күтәрергә тиешбез.

Шанлы тарихыбыз, гүзәл телебез белән көчле без, бердәмлекне саклый  алганда гына  татарның киләчәге бар. Шунда гына Стратегияне гамәлгә ашырырга була.

Бүлгәләнмә төрле ыруларга,
Милли хисен сакла татарның.

Үзең генә түгел,
Балаларың, оныкларың әйтсен:

Татармын!
Татармын!

Игътибарыгыз өчен  рәхмәт, милләттәшләр.                                       

 Гриф Хәйруллин,
Казахстан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*