tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гүзәл Төхвәтова Казанда «Тукай үзәге» оештырырга тәкъдим итте
Гүзәл Төхвәтова Казанда «Тукай үзәге» оештырырга тәкъдим итте

Гүзәл Төхвәтова Казанда «Тукай үзәге» оештырырга тәкъдим итте

Казанда «Гасыр музеен сайла!» интернет-тавыш бирүдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Тукай исемендәге әдәби музей мөдире Гүзәл Төхвәтова Казанда бөек татар шагыйренең тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча «Тукай үзәге» төзергә тәкъдим итте.

«Киләчәктә безнең музей базасында шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә бәйле „Тукай үзәге“ оештыра алсак, бик шәп булыр иде. Вакыт уза, аерым фактлар югала, һәм тагын күп нәрсәне өйрәнергә кирәк. Тукай аша Татарстан тарихын өйрәнергә һәм аңларга була», — диде спикер.

Хәзер Казанда Тукай белгечләренең аерым төркеме юк. Тукай исемендәге әдәби музейда төрле планлы фәнни эшләр алып барыла, диде ул. Музей лаборатория кебек галимнәр өчен материал итеп экспонатларны тәкъдим итә. Музей хезмәткәрләре Тукай тормышын һәм иҗатын өйрәнә, яңа фактлар табалар, мәкаләләр бастыра, Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә төрле конференцияләрдә катнаша.

«Музей фәнни бергәлек вәкилләре һәм гади кешеләр, җәмәгатьчелек арасында элемтә булдыра. Барлык фәнни тикшеренүләр һәм табылдыклар музей аша безгә килүчеләргә тапшырыла, кешеләр Тукайның тормышы һәм иҗаты турында белә», — дип аңлатты Төхвәтова.

Ул шулай ук музейга балалар төркемнәренең ешрак килүен теләве турында хәбәр итте. Мисал өчен, 5нче сыйныф укучылары өчен биредә Тукайга багышланган дәресләр сериясе әзерләнгән. Узган ел музейда туган тел укытучылары клубы эшли башлады. Быел ул яңа форматта эшен дәвам итәчәк — педагоглар очрашуларда җыелып кына калмаячак, ә үзләре музей дәресләре үткәрә башлаячак.

«Гасыр музеен сайла!» конкурсы ТАССРның 100 еллыгы сайтында агымдагы елның 22 маеннан 25 июненә кадәр үткәрелде. Номинантлар исемлегенә республиканың 44 музей объекты кертелде. Конкурс вакытында 35,5 меңнән артык тавыш бирелгән. Конкурс йомгаклары буенча Мамадыш туган якны өйрәнү музее, ә Казан музейлары арасында 737 тавыш җыйган Габдулла Тукай исемендәге әдәби музей абсолют лидер булды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*