enrutat
Баш бит / Халкыбызның гүзәл энҗеләрен беләбезме?
Халкыбызның гүзәл энҗеләрен беләбезме?

Халкыбызның гүзәл энҗеләрен беләбезме?

XIX йөз ахыры, ХХ гасыр башында татар халкы өчен иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе – милләт буларак инкыйразга барудан, ягъни бетүдән, югалудан котылу мәсьәләсе иде. Дөрес, яшәешебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калу өчен көрәш гасырлар буе туктамады, бары тик төрле төсмерләргә кереп һаман дәвам иткәне билгеле.

Инде мәгълүм булганча, Россия җирлегендә янәшә яшәгән башка халыкларның, аерым алганда русларның да яшәү шартлары татарларныкыннан нык аерылган дип әйтеп булмый. Әмма великороссларга милләт буларак юкка чыгу, телне, мәдәниятне югалту, диннәренә тугрылыклы булган өчен эзәрлекләү, коточкыч җәзаларга дучар итү һ.б. афәтләр янамаган. Урыс кешесенә чиркәү яки мәктәп салу, ана телендә гәзит-журнал чыгару, мәдәни-агарту чаралары үткәрүгә киртә салынмаган. Менә шуңа күрә дә, татар халкы өчен хокуксыз яшәүнең авырлыгы, хәтта фаҗигасе гыйлем-мәгърифәттән читләштерелүе булгандыр. Чөнки төрки бабаларыбызның IV гасырда ук укый-яза белгәннәре тарихта мәгълүм. Уку-укыту эшләре дә бик күптәннән, Х гасырда ук ислам дине кабул ителеп, мәчетләр һәм алар каршында мәктәп-мәдрәсәләр ачылгач ук тәртипкә салына. Казан ханлыгында мәктәп-мәдрәсә, бай китапханәләрнең күп булганлыгы билгеле.

Шунысы да бик мөһим, шушы мәдәни байлыгыбыздан татар кызларының мәхрүм булулары хакында борынгы тарихыбызда сүз юк. Менә шуңа күрә дә азатлык өчен көрәш тарихына күз салсак, аның нигезендә гасырлар буе каһарман ирләр белән иңгә-иң торып көрәшкән һәм гомерләре язгы аҗагандай ялтырап алган меңләгән хатын-кызларыбызның язмышы ята.

Монгол яуларына бәйле вакыйгалардагы Алтынчәч һәм Каракүз образларын искә төшерик. «Җаек аръягыннан килгән килмешәкләргә» буйсынырга теләмәгән Алтынчәч дус кызы Каракүз белән ил азатлыгы өчен көрәшкә баса… Болгар халкының азатлык көрәшендә катнашып, исеме легендага әйләнгән Гайшәбикәне онытып буламы? Иске Казан урыныннан ерак түгел Татар Әйшәсе авылына әле дә аның каберен эзләп килүчеләрнең «Изге Гайшәбикә»гә дога кылулары бик табигый. Илбасарлар аны әсир итеп Урта Азиягә алып китәләр, әмма тапкыр кыз качып котыла һәм туган якларына әйләнеп кайта. Кайтса, чәчәк атып утырган Болгар иленең хәрабәләргә әйләнгәнен күреп бик кайгыра. Бәхетенә ир туганнары Алтынбәк белән Алимбәкнең Яңа шәһәр салганнарын ишетеп, аларны эзләп таба, гаилә корып мөселманча матур тормыш итә. Гомере буе балаларга белем бирә, кешеләргә бик күп изгелекләр эшли.

Дошман яуларына каршы тигезсез көрәштә буйсынырга теләмичә «җиде кошка әйләнгән кызларыбыз»га Изге Биләр җирендә мәңгелек мәдхия булып калыккан һәйкәл дә татар халкының горурлыгы.

Казан ханлыгы тарихына карасак, анда горур Нурсолтан, Сөембикә ханбикәләребезнең исемнәре сакланып, халыкны азатлык өчен көрәшкә чакырып торуларын да инкяр итеп булмый. 2019 елда Сөембикәбезнең тууына 500 ел. Әйдәгез, бу ел Сөембикә елы булып тарихыбызга кереп калсын!

Казан ханлыгы буйсындырылып, коллык дәвере башлангач та азатлык көрәше туктап калмавы да барыбызга да мәгълүм бит. Коллыктан чыгу юлларын, көрәш алымнарын гыйлем-мәгърифәт аша эзләгән хатын-кызларыбызга мәңгелек дан… Бу хакта безгә халык күңеленнән иңрәп чыккан бәетләр сөйли.

Аң-белемгә омтылган татар кызларының хәрәкәте соңрак милли азатлык көрәшенең аерылмас бер өлешенә әйләнә һәм Россиянең рәсми органнары тарафыннан дәүләт тормышына куркыныч янаучы бер фактор буларак бәяләнә. Мәктәпләр инспекторы А. Горячкин Казан уку округы попечителенә 1909 елның 12 октябрендә язган донесениесендә болай ди: «Мөселман хатын-кызлары арасында яңа ысул белән укыту гаҗәеп тиз тарала… Бу хәл киләчәктә рус мәнфәгатьләре өчен көрәшкә гаять зур кыенлыклар тудырачак».

Әмма тормыш дәвам итә. XIX гасыр уртасында җәелеп киткән мәгърифәтчелек хәрәкәте калкып чыга. Алар дөнья, бигрәк тә Европа мәдәниятенә йөз тотучылар һәм шулар үрнәгендә татар мәдәниятен, мәгърифәтен үстерү өчен юллар эзләүче була. Үз ватаннары Россиядә үги бала сыйфатында булган татар яшьләре Бохарада, Сәмәрканда, Төркиядә, Мисырда, Сүриядә, Бельгиядә, Япониядә һ.б. илләрдә белем ала. Шунысы мактауга лаек, укучы яшьләр арасында татар кызлары да елдан-ел күбәя бара. Алар өчен Европаның Берлин, Женева, Мюнхен һәм хәтта Париждагы Сорбонна университетының ишекләре ачыла. Петербург һәм башка шәһәрләрдә рус кызлары өчен генә дип ачылган уку йортларының һәрберсендә татар кызларының исемнәрен күрергә була. ХХ йөз башында җәелеп киткән азатлык көрәшендә менә шул укымышлы кызларыбыз төп рольне уйнады да инде. Алар тырышлыгы белән 1917 елның 24-27 апрелендә Казанда Бөтенруссия мөслимәләренең беренче съезды уздырыла.

Әйтеп үтик, хатын-кызларның хокуклары хакында съездның карарлары бүгенге көндә дә тарихи әһәмиятләрен югалтмаган. «Бу съезд татар галәмендә зур шатлык һәм өмет тудырды», дип язды «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Якуб Хәлили.

Кызганыч, Россиядә килеп чыккан репрессияләр вакытында бу  вакыйгада катнашучы мөхтәбәр ханымнарыбызның күбесе хаксызга гаепләнеп юк ителде. Күбесенең тормыш юлы ачыкланды, күбесенеке хәзергәчә билгесез кала. Үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез: бәлки аларны белүчеләр бардыр (язмышлары азмы-күпме билгеле булганнар V тамгасы белән күрсәтелә).

1. Абызгилдиева Гайшә  Уфа
2. Агафурова Сәлимә Екатеринбург
3. V Адамова Фатыйма Оренбург
4. V Аитова Фатиха Казан
5. V Акимбитьева Мәрьям Казан
6. Акчурина Бәдриҗиһан Зөябаш, Сембер
7. V Акчурина Зөһрә Гурьевка, Сембер
8. Алиева Зәйнәп Оренбург
9. Алкина Фатыйма Уфа
10. Аричия Мәрьям Әлмәт
11. V Әдия Шәфика (Гаспралы) Баку
12. V Әсфәндиярова Өммегөлсем Ташкент
13. V Әхмәрева Сара Петроград
14. Әхмәдова Фатыйма Пермь
15. Әхмәтханова Рокыя Пермь
16. Баязитова Мәдинә Чиләбе
17. V Батыршина Әминә Баку
18. Баһаветдинова Гайшә Казан
19. Бикташева Мәрзия Минзәлә өязе
20. V Богданова Нәфисә Казан
21. V Булгакова Диләрә Кырым
22. V Борнашева Заһидә Мәскәү
23. Бәнүзбирия Зәкия Теләче Тамак
24. Бабичева Зәйнәп Пороховой, Казан
25. Габидия Зәкия Бишбалта, Казан
26. Габбасова Маһирә Малмыж
27. Галишия Фатыйма Әлмәт
28. V Гафарова Гөлчәһрә Сембер
29. Гафарова Зәйнәп Сембер
30. Гафурова Факиһә Чистай өязе
31. Гобәева Бәнат Самара
32. V Гобәйдуллина Мәрьям Казан
33. V Дәүләткилдиева Фатыйма Казан
34. V Дусҗанова Акъкәгазь Мәскәү
35. Еникеева Әсмә Казан
36. V Еникиева Сәгадәт Ташкент
37. Иманкулова Ләмига Гурьевка, Сембер
38. Исмәгыйлева Рабига Чистай
39. Йосыпова Нәфисә Алабуга өязе
40. Йосыпова Хәдичә Чиләбе
41. V Камалова Хатимә Мәскәү
42. Камалова Зәйнәп Оренбург
43. Карамышева Фатыйма Мәскәү
44. Кастрова Гафифәбану Касыйм
45. Кастрова Хәдичә Касыйм
46. Корбангалиева Петроград
47. Криницкая (Киринская) Мәрьям Мирнск
48. V Коләхмәтева Фатыйма Мәскәү
49. Кәбирова Зәйтүнә Чистай
50. Латифия Фатыйма Касыйм
51. V Максудия Зәйнәп Казан
52. Мансурия Өммегөлсем Казан
53. Мансурова Рокыя Малмың
54. Морадымова Мәрьям Чистай
55. V Мостафина Хәдичә Казан
56. V Мөхетдинова Әминә Казан
57. V Мөхетдинова Мәрьям Казан
58. V Мөштәриева Маһирә Оренбург
59. V Мөштәриева Мәрьям Казан
60. V Нугаева Гөлминур Мәскәү
61. Рәфикова Әминә Бишбалта, Казан
62. Рәфикова Өммегөлсем Пороховой, Казан
63. Рәхманколова Зөләйха Саратов
64. V Салихова Зөһрә Чистай
65. V Сәйфи Абруй Казан
66. Сәйфулла Нәфисә Зөябаш, Сембер
67. V Солтангалиева Рауза Баку
68. V Сөләймания Фәхрелбанат Казан
69. V Таначева Хәдичә Казан
70. Таһирова Әкълимә Самара
71. Тимбикова Хәдичә Самара
72. V Терегулова Әминә Казан
73. V Туктарова Илһамия Мәскәү
74. Туктарова Мәрвәрид Бөгелмә
75. Усинова Сәрвәр Казан
76. Фәезханова Әминә Казан
77. Фәйзуллина Хәйнелниса Мәскәү
78. Фәйзуллина Шәмсия Пермь
79. Хәмидия Фәхрелбану Саллы
80. Хәмидия Хәлимә Яуширмә
81. Хәмидия Шәмсеруй Теләче Тамак
82. V Хәсәнова Зәйнәп Казан
83. V Хөсәения Ләбибә Казан
84. V Шакулова Сара Казан
85. V Шәфигуллина Мәймүнә Троицк
86. Юнысова Гайшә Казан
87. V Якубова Мәрьям Чаллы
88. V Якупова Сәлимә Баку
89. Җаббарова Кояш Мамадыш
90. Җәгъфарова Рабига Казан

Тәэминә БИКТИМИРОВА,

тарих фәннәре кандидаты.

Фото астына: Россия мөселман хатын-кызлары съезды. 1917 ел, 20 апрель. Кайбер исемнәр (астан өскә):

1 рәт (сулдан уңга):

1 – Абруй Сәйфи.

2 рәт:

2 – Маһирә Мөштәри;

4 – Нәфисә Богданова;

6 – Мәрьям Мөштәри.

3 рәт:

2 – Зәйнәп Хәсәни;

3 – Фатиха Аитова;

5 – Мәрьям Гобәйдуллина;

6 – Фатима Әдһәмова (Оренбург);

7 – Сара Әхмәрова;

8 – Хәдичә Ямашева-Таначева;

9 – Хәдичә Мостафина.

4 рәт:

3 – Ак кәгазь ханым (кыргыз – Төркестан);

4 – Зәйнәп Әмирханова;

5 – Заһидә Бурнашева (Гыйффәт туташ);

6 – Сәлимә Якубова;

11 – Нәфисә Казакова;

13 – Әминә Терегулова;

15 – Илһамия Туктарова.

5 рәт:

1 – Фәхрелбанат Сөләймания.

6 рәт:

6 – Ләбибә Хөсәенова;

7 – Хәтимә Камалова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*