tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алманиядә – Сабантуй бәйрәме
Алманиядә – Сабантуй бәйрәме

Алманиядә – Сабантуй бәйрәме

Алманиянең татар иҗтимагый оешмалары һәм активистлары татар халык бәйрәмен – Сабан туен оештыра. Бәйрәм 29 июнь, сәг. 11:00дә Лейпциг/Галле аэропорты алдындагы аланда башланачак һәм өч телдә алып барылачак: татарча, алманча һәм русча.

Чараның партнерлары һәм спонсорлары: GTM Solutions GmbH, Лейпциг/Галле аэропорты, Paneurasia турагентлыгы, Ballett- und Bühnentanzschule PRIMA, ALNES GmbH, Hanim e.V. һәм Берлин татар яшьләре берлешмәсе.

Сабан туеның программасы

  • Күп санлы мавыктыргыч ярышлар: чүлмәк ватудан – көрәшкә хәтле;
  • Казаннан чакырылган профессиональ көрәшчеләрнең тамашасы;
  • Тел-йотарлык тәмле татар ашамлыклары;
  • Казаннан килгән атаклы татар җырчыларының һәм музыкантларының чыгышлары;
  • Бию-җыр тамашасы;

tatarstan.international

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*