enrutat
Баш бит / Халкыбызның рухи мирасын саклаган мәчет-мәдәрәсәләр тарихын өйрәнәбез
Халкыбызның рухи мирасын саклаган мәчет-мәдәрәсәләр тарихын өйрәнәбез

Халкыбызның рухи мирасын саклаган мәчет-мәдәрәсәләр тарихын өйрәнәбез

Халкыбызның рухи мирасын саклаган мәчет-мәдәрәсәләр тарихын Татарстанда инде узган гасырның 90нчы елларыннан бирле өйрәнәләр. Ә менә төбәкләрдә исә бу эшкә Бөтендөнья татар конгрессы уздырган Төбәк тарихын өйрәнүчеләр Форумыннан соң гына тотындылар. Беренчеләрдән булып бу эшкә аталы-уллы журналистлар Ирек һәм Данияр Сәйфиевләр алынды.

Ирек Сәйфиев улы Данияр белән берничә ел дәвамында Самара, Тольятти, Сызрань, Новокуйбышевск шәһәрләрендәге һәм өлкәнең 18 районындагы мәчетләрнең тарихын өйрәнеп, төсле рәсемнәр белән затлы китап чыгару бәхетенә ирештеләр.

Ульяновск шәһәрендә яшәүче һөнәре буенча табиб, төбәк татар тарихы буенча берничә китап чыгарган Мөнир Рамазанов исә узган ел Ульяновск өлкәсендәге мәчетләр турында үзенең чираттагы “Сембернең Аллаһ йортлары” китабын чыгарды. Биш йөз данәдә дөнья күргән әлеге китап Ульяновск өлкәсенең Диния назарәте аша авыл районнарына һәм китапханәләргә таратылды.

Самара шәһәренең Үзәк мәчете имамы Иршат Сафин исеме Идел буе төбәкләрендә күпләргә таныш исем. Моңа кадәр ул үзенең авылдашы, Иске Кулаткы районы Яңа Зимница авылында гомер иткән Хәбибулла ишан Хансөяров турында 2005 елны татарча һәм 2015 елны рус телендә китаплар бастырып чыгарды.

Агымдагы елның август аенда аның тагын бер китабы дөнья күрде. Бу юлы ул үзе яшәгән Самара шәһәрендә хезмәт иткән дин әһелләре турында татарча “Самара муллалары” исемле китабын нәшер итте.

Китап берничә өлештән тора — “Рәсми мәчетләр һәм указлы муллалар дәвере (1852-1932)”, “Мәчетсез, рәсми мулласыз сугыш алды һәм сугыш еллары” (1932-1945), “Сугыштан соңгы указсыз муллалар дәвере (1945-1967)”, ”Рәсми мәчетле указлы муллалы совет дәвере (1967-1983)”, “Куйбышев-Самара мөселман җәмгыятендә танылган шәхесләр”, “Самарада ислам яшәешенә ярдәм иткән юмарт байлар”.

Бу уникаль китапта Самара-Куйбышев мөселманнарының 19нчы гасыр уртасыннан 20нче гасыр ахырына кадәр дини, иҗтимагый тормышында әйдәп барган дин әһелләре, шәһәрдә булган өч мәхәлләнең актив диндарлары һәм төп иганәчеләре турында тулы мәгълүмат бирелә.

Ике йөз елга вакытны һәм шул чорда яшәгән кырыктан артык кешенең тормыш юлын үз эченә алган бу китапка кереш сүз язучы, танылган галим, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков бу басманы “…фәнни-фундаменталь хезмәт һәм Россия мөселманнары тормышын өйрәнүдә зур мәгънәгә ия булачак” дип атый. Китапка шул чорларда Самара губернасына кергән, бүген Ульяновск өлкәсендәге авыл муллалары турында да шактый гына кызыклы язмалар кергән.

Әйтик Самараның иң беренче имамы булган Зәйнел-абидин хәзрәт Мелзетдиновның кызы Айшә (Биби-Айшә) абыстай хәзерге Иске Кулаткы районы Зимничә авылындагы мәшһүр Хәбибулла ишан Хансөяровка килен булган икән – аның бердәнбер улы Абделвахид хәзрәткә тормышка чыккан һәм күп бала тудырып зур нәселгә нигез салган. Китапта Айшә абыстайның кызы Факиһә (Биби-Факиһә) һәм улы Абделхак белән төшкән фотосы да урнаштырылган.

Икенчесе, Иске Атлашта туып ускән һәм гаиләсе белән авылда яши башлаган Алмакаев Хәсән исемле кеше Атлашта булган 1933 елгы зур янгыннан соң Куйбышевка барып төпләнгән һәм Бөек Ватан сугышыннан соң 12 ел шәһәрнең бердәнбер Татар зиратын саклаучы (карап торучы) булып торган. Бу, беренче карашка, бәлки зур нәрсә булып күренмәс тә, ләкин  Хәсән бабай бу зиратта меңләгән шәһәр мөселман ир-атлары качып укыган рөхсәтсез гает намазларын оештыручы һәм ике-өч мәртәбә (1954 нче һәм 1955 нче елларда) гомумшәһәр имам да булып укыткан. Өлкә администрациясендә дин эшләре буенча вәкил (уполномоченный по делам религии) үзенең һәр квартал Мәскәүгә җибәргән отчетларында Хәсән Алмакаевны Куйбышев мөселманнарының активы арасында телгә алына.

“Самара муллалары” китабын укып тагын бер фактны белеп була – кызыл террор иң югары ноктага чыккан 1937 елны Самарада һәм бөтен Урта Идел төбәкләрендә оештырылган киң масштаблы кулга алулар башлангач Самара ОГПу тройкасы карары белән атып үтерелгән дин әһелләре (имам-мәэзиннәр) арасында Иске Атлашта туып үскән һәм соңрак Куйбышевка күченгән Абушаһман Аксенов та була. Иске Атлашта яшәүчеләрнең байтагы аның кызын – Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мөнәвәрә апаны һәм аның ире Иниятулла Фәйзуллиннарны хәтерлиләрдер. Алар башлыча Иниятулла абыйның туган авылы Урта Терешкага еш килеп йөргәннәр. 95 яшен тутырган Мөнәвәрә апа әле бүген дә исән.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*