tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөселман эшкуарлары “Мөхәммәдия” шәкертләренә нәзарәт бастырган Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен бүләк итте
Мөселман эшкуарлары “Мөхәммәдия” шәкертләренә нәзарәт бастырган Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен бүләк итте

Мөселман эшкуарлары “Мөхәммәдия” шәкертләренә нәзарәт бастырган Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен бүләк итте

27нче октябрьдә Мәүлид аенда Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе каршындагы «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды вәкилләре «Мөхәммәдия» Казан мәдрәсәсе шәкертләренә нәзарәт әзерләп бастырган 200 данәдән артык «Калям Шариф. Перевод смыслов» һәм “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмаларын бүләк итеп тапшырды. Әлеге басмаларны нәшер итү чыгымнарын үз өсләренә алып, хәйриячеләр мәдрәсәнең көндезге уку бүлегендә укучы барлык шәкертләрне Коръәннең асыл мәгънәви тәрҗемәсен һәм оригиналь текстын үз эченә алган фундаменталь хезмәтләр белән тәэмин итте.

Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең башкарма директоры Марсель Сабиров сүзләренә караганда, “Киләчәккә ышаныч белән” хәйрия фонды вәкилләренең башлангычы мәдрәсәләргә, галимнәргә, остазларга һәм шәкертләргә – ислам турында белемнәрне алучыларга һәм таратучыларга – меценатлык ярдәме күрсәтү буенча күпгасырлык татар традицияләрен торгызу үрнәге булды. ХХ гасыр башында татарлар арасында милли һәм дини мәгарифне үстерүдә татар хәйриячеләре зур роль уйнаган, алар халык тормышында актив катнашкан һәм үз диннәренең рухи-әхлакый үсеше проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәргә әзер торган, дип искәртте ул.

– Сез – безнең киләчәгебез, сез безнең балаларыбызны, оныкларыбызны укытачаксыз, – дип мөрәҗәгать итте Марсель хәзрәт шәкертләргә. – Сез җәмгыятебезгә нинди әхлакый кыйммәтләр алып керүдән Россиядә татар халкының һәм исламның язмышы тора.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*