tatruen
Баш бит / Яңалыклар /    Халык авыз иҗаты бәйрәмендә
   Халык авыз иҗаты бәйрәмендә

   Халык авыз иҗаты бәйрәмендә

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә мәктәп яшендәге укучылар өчен Халык авыз иҗатына багышланган чара үтте. Шәһәр мәктәпләреннән килгән һәр төркемне оештыручылар җылы каршы алдылар. Балалар өчен үзәкнең тарих һәм этнография музеенда эчтәлекле һәм кызыклы экскурсия үткәрелде.

Себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева тәрбия учагы булган, халкыбызның рухи мирасын саклаган үзәк музеенда укучыларга күп еллар дәвамында сакланган экспонатлар турында сөйләде. Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары, күренекле шәхесләре турында укучылар кызыксынып тыңладылар, экспонатларны мавыгып, сокланып карадылар. РФнең атказанган табибы, шәһәрнең мактаулы кешесе Фәүрия Шәрипова, татар үзәгендә 26 ел җитәкче булып эшләгән Сәфиулла Ильясов, Бөек Ватан сугышы ветераны, Г.Тукай премиясе лауреаты, РФнең атказанган укытучысы Якуб Зәнкиев турында әңгәмәдән соң үз эшләрен яратып башкарган үзәк хезмәткәрләре Рузалия Курманалиева, Салават Аллояров язучының иҗатында мөһим урын алган татар халык авыз иҗатыннан әкиятләр, әйтемнәр, риваятьләр, мифлар белән таныштырдылар. Балалар “Аю белән әрлән”, “Сабырлык-алтын”, “Аучы һәм елан”, “Алтын мөгез утрауы” турында риваятьләрне тыңладылар.

Мәктәп яшендәге укучылар өчен иң дә күңеллесе -халык уеннарында катнашып, уйнап, үзләренең уңганлыкларын, җитезлекләрен күрсәтү булды. Балаларның  күңелләренә хуш килгән мавыктыргыч, җырлы-биюле уеннары “Түбәтәй”, “Тумбалак” һәм башкалары бер тында үтте. Чара тәмамлангач кунакчыл хуҗалар балаларны чәй, тәмлешкәләр, милли камыр ризыклары белән сыйладылар. Чарада булган унбишенче мәктәп укытучысы Нурилә Шамратова оештыручыларга  теләкләрен юллады. Ул:”Татар халык авыз иҗатына багышланган чарада буыннан-буынга күчеп килгән халкыбызның милли йолаларын, уеннарын күрдек, риваятьләр тыңладык. Укучылар җырлы –биюле уеннарда теләп катнаштылар. Халкыбызның үткәненә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләүдә мондый чараларның, музейларның роле зур. Оештыручыларга рәхмәт әйтеп изге эшләрендә уңышлар телибез”, -диде. Үз халкына, гореф-гадәтләренә, тарихына кызыксыну уяткан тәрбияви чарадан катнашучылар  күтәренке кәефтә таралыштылар.

                                                                                                                  Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*