tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчетләрдәге татар теле курсларында татар халкы тарихы да укытылачак
Мәчетләрдәге татар теле курсларында татар халкы тарихы да укытылачак

Мәчетләрдәге татар теле курсларында татар халкы тарихы да укытылачак

1 октябрьдән Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары ачыла: яңа уку сезонында дәресләр 100 мәйданчыкта оештырылачак. Мәчетләр каршындагы курсларда татар халкы тарихы дәресләре дә биреләчәк. Бу хакта Россия Ислам университеты ректоры Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары башлануга багышланган матбугат очрашуында әйтте.

«Без татар телен дин өлкәсенә кайтаруның әһәмиятен аңладык. Яшьләр „мин — мөселман“, дип әйтсәләр дә, татарлык читкә этәрелә барды. Теләүчеләр бихисап. Татар теле белән кызыксыну беренче планга чыкты. Россия законы нигезендә, мәчетләрдә курсларны уздырырга рөхсәт бар. Ислам дине нигезләре белән беррәттән татар халкы тарихы һәм татар теле дәресләрен керттек», — диде ул.

Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, республиканың барлык шәһәрләрен һәм күпчелек район үзәкләрен колачлаган татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курслар быел нәзарәт тарафыннан дүртенче тапкыр үткәрелә. Курслар ТАССР оешуның 100 еллыгы һәм нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында уздырыла.

«Татар телен өйрәнү әлифбага гына кайтып калырга тиеш түгел, татар әдәби телен өйрәнү дә күздә тотыла. Татар телен камилләштерү өчен, әдәби-рухи мирасыбызны да файдаланырбыз дип уйлыйм. Кол Галидән алып, Кол Шәрифкә кадәр тарих һәм әдәбият дини яктан өйрәнелмәде, шуңа күрә мәчетләр каршындагы курсларда шәкертләр рухи мирасыбызны яңа күзлектән чыгып өйрәнә башласалар, бик яхшы булыр иде», — ди ул.

Ректор курсларның татар телен башлап өйрәнүчеләргә багышланганын билгеләп үтте. «Татар телен белү бик кирәк, чөнки татарча өйрәнмәгән имамны беркая да эшкә алмыйлар. Дәресләр атнага ике тапкыр узачак. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы 6 ай тәшкил итәчәк. Дәресләрне үткәрү вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк», — диде ул.

Мөхәммәтшин интенсив курс программасы татар теленең cөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгәнен әйтте. «Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өчен өстәмә мөмкинлек каралган. Дәресләрне югары белемле филологлар, тәжрибәле татар теле укытучылары алып барачак», — диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*