tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара туган тел көнендә Фәннәр академиясе яңа китаплар тәкъдим итте
Халыкара туган тел көнендә Фәннәр академиясе яңа китаплар тәкъдим итте

Халыкара туган тел көнендә Фәннәр академиясе яңа китаплар тәкъдим итте

21 февраль, халыкара туган тел көнендә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2016-2017 елда әзерләнгән һәм нәшер ителгән фәнни-гамәли басмаларны тәкъдим итү булды.

Үткән елда Фәннәр академиясе шактый күп, файдалы һәм иң мөһиме кызыклы китаплар чыгарган булганнар. Иң күбе, халыкның рухи мирасы, халык мәдәният белән бәле китаплар бастырылган. Шулар арасында  фәнни экспедицияләр нәтиҗәләре буенча язылган  «Милли-мәдәни мирасыбыз» китаплар сериясы,  «Татарстандагы татар зиратлары ташбилгеләре язмалары», «Тукайга сәяхәт: күргәзмә каталогы» һ.б. шактый кызыклы булып тоела.

2017 нче елда институт һәм Фәннәр академиясе хезмәткәрләре катнашынада дөнья күргән китапларның саны 70 кә якынлашкан. Институр үзенең күп профиллеген саклый, күп юнәлешләрдә эш алып бара. Һәм менә бу 70кә якын китап филологияның барлык юнәлешләрен үз эченә ала. Моннан кала, институт үз хезмәтләрен, актив рәвештә элкектронный форматка күчерергә тырыша.

«Безнең монда җыелуыбызның максаты, узган ел, фәннәр академиясының һәм гомумән институтның эшенә йомгак ясау, аны китаплар рәвешендә сезгә, җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү, һәм халыкара туган тел көнен дә шул рәвешле билгеләп үтү. Шулай ук үзебезнең хезмәтебезгә карата бәя ишетәсебез килер иде. Чөнки проблемалар шактый күп, 1992 елда телләр турындагы закон гамәлгә кергәннән соң, күп эшләр башкарылды. Аларның барсының да электрон вариантлары әлеге көндә юк. Бары тик соңгы елларда гына без аларны электрон форматта ясый башладык. Якын киләчәктә максатыбыз эшләгән эшебезне киң җәмәгатьчелеккә интернет, элктрон ресурслар аша җиткерү.» — ди Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин.

Презентациядә игътибар җәлеп иткән китаплар арасыда, татар халык иҗаты буенча рус телендә языган, 15 томлык  җыентыкның 6 һәм 7 нче томнары, ул да булса, «Пословицы и поговорки» (мәкаль-әйтемнәр) һәм «Мэзэки» (фәннәр академиясы мәзәк сүзен ни өчендер шулай тәрҗемә итәргә булган).

Моннан кала, фәнни әдәбият — тел гыйлеме, әдәбият белеме һәм матур әдәбият, халык иҗаты, сәнгать юнәлешләре буенча шактый саллы хезмәтләр чыгарылган. Барлыны 69 китап басылган.

Кызгаыч, китаплар сатуга чыкмаячак. Аларны китапханәләрдән яки Фәннәр академиясы белән элемтәгә кереп кенә алып карап булачак.

http://idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*