tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара туган тел көненә – III Татар шигъри слэмы
Халыкара туган тел көненә – III Татар шигъри слэмы

Халыкара туган тел көненә – III Татар шигъри слэмы

22 февраль көне 16.30да Казанда (Каюм Насыйри ур., 5, адресы буенча урнашкан кафеда) III Татар шигъри слэмын уздыру ниятләнә. Бу слэм 21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышлап уздырыла, һәм анда керү – бушлай. Чараны Фәнис Җиһанша һәм Энҗе Әхмәтҗанова алып барасы билгеле.

Шигъри-музыкаль кичәләрнең Казанда аз уздырылуы сәбәпле, бу кичә кунакларга, гомумән, катнашучыларга яңа сулыш өрер, дип исәпли аны оештыручылар. Әйтик, моңа кадәргеләренең һәркайсында сәләтле татар яшьләренең 15-20се үзен сынап караган булган.

Искәртеп үтәбез: татарча “сүз көрәштерү” идеясе татар яшьләре тормышы активисты Гүзәл Низамова тәкъдим итә, аны журналист Язгөл Сөләйманова да хуплап, икәүләшеп оештыру эшләренә алыналар, нәтиҗәдә, 2013 елның февралендә бу идея тормышка ашырыла. Слэм – шигъри көч сынашуның популяр форматы. Монда шигырләрнең сыйфаты гына түгел, ә аларны башкару рәвеше дә зур роль уйный.

Шул рәвешле, беренче этапта катнашучылар бер-бер артлы шигырләрең укый. Һәркайсына төгәл 1 минут вакыт бирелә, ләкин лимиттан чыгу балларны киметү белән яный. Уку вакытында булышучыларның ярдәменә таянырга һәм реквизитларны кулланырга рөхсәт ителә. Катнашучыларның чыгышларын залдагы 5 тамашачы билгели. Һәрбер шагыйрь шигырь сыйфаты һәм артистлык сәләте өчен 5 баллы шкала буенча билге ала. Тамашачы сайлап, конкурсантларның икенче этап катнашучылары билгеләнә.

Икенче этапта булышучыларның ярдәме һәм реквизитлар файдалану тыела. Әмма һәрбер катнашучыга, ә бу этапка 5 кенә кеше үтә ала, 3 минут вакыт бирелә. Сайлау ярдәмендә слэм җиңүчесе билгеләнә. Ул татар шигъри слэмының бердәнбер җиңүчесе була, нәтиҗәдә, акчалата приз һәм дан яулый.

Заманыбыз өчен үзенчәлекле булган әлеге чараны оештыручылардан алынган белешмә буенча, моңа кадәр үткәрелгән шундый иҗади ярышларның җиңүчеләре булып Рүзәл Әхмәдиев (2013 ел), Лилия Сәләхетдинова (2014 ел) танылган.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*