enrutat
Баш бит / Халыкка аң-белем нуры сипте
Халыкка аң-белем нуры сипте

Халыкка аң-белем нуры сипте

ХIХ гасырның 60нчы елларыннан башлап, ярты гасыр дәва­мында тырыш һәм гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле булды. Ул бөтен тормышын һәм талантын халыкка хезмәт итүгә багышлады, милләтебезне аң-белем ягыннан күтәрү, аны урыс мәдәниятенә якынайту буенча тарихи әһәмиятле хезмәтләр күрсәтте, халыкчан әдәби телнең барлыкка килүенә этәргеч бирде. Мәгърифәтче, тарихчы, этнограф, тел белгече, әдип иде ул.

Каюм Насыйри (Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров 1825 елның 14 февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязенең Югары Шырдан авылында туган. Аның ата-бабалары укымышлы кешеләр булган. Каюм башлангыч белемне әтисеннән алган. 1841 елда аны Ка­занның бишенче мәхәлләсе мәдрәсәсенә биргәннәр. 15 ел буе шунда укып, гарәп, фарсы телләрен өйрәнү өстенә, үзлегеннән татар телен дә яхшы үзләштергән, яшерен рәвештә урысча да укыган.

1855 елда Каюмның Духовное училищеда татар теле укытучысы буларак хезмәт юлы башлана. Соңрак шул ук училищеның дәва­мы булган Духовная семинариядә татар теле укыта, Казан университетына ирекле тыңлаучы булып керә. Матди хәле яхшы булмый, семинария чарлагындагы бер бүлмәдә яши.

Каюм Насыйриның семинариядә укытуы 1870 елга кадәр, ягъни 15 ел бара. 1871 елдан татар балаларына урыс теле укытуга керешә.

1879 елдан башлап үзенең гомерен, рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итмәстән, тик әдәби иҗатка һәм фәнгә багышлый. Үзенең бөтен көчен китап һәм дәреслекләр язуга, кулына кергән акчасын аларны бастыруга сарыф итә. Аның бу чактагы кереме хосусый рәвештә балалар укытудан, аерым кешеләргә гаризалар язып бирүдән гыйбарәт була. Әлбәттә, иҗат итү һәм хезмәтләрен дөньяга чыгару аңа читенгә туры килә. Күп хезмәтләре үзе исән чагында нәшер ителми.

Әмма замананың алдынгы карашлы кешеләре арасында галим-нең хезмәтләрен танучылар артканнан-арта бара. 1885 елда К. Насыйри Казан университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең гамәли әгъ­засы итеп сайлана. Шуның белән ул рәсми рәвештә фән эшлеклесе булып таныла. Халыктан читләшеп, кабинетта утырып кына иҗат итүче зыялы булмый ул. Һәр язны туган авылы Шырданга кайтып, гади халык белән бергә басуда эшли, һәр җәйне дип әйтерлек Зөя өязе авылларына чыгып, үзенең гыйльми эш­ләре өчен андагы тарихи ядкарь­ләрне тикшереп, карап йөри. Менә шунда инде ул гади хезмәт ияләре белән якыннан аралаша, аның җан­лы телен, гореф-гадәтләрен өйрә­нә, авыл картларыннан тарихи истәлекләр һәм фольклор материаллары җыя.

Каюм Насыйри, акыл хезмәте белән беррәттән, кул хезмәте белән шөгыльләнүгә дә зур игътибар бирә. Ял вакытларында физик эш аңа тормышындагы бертөрлелек­тән котылырга ярдәм итә. Үзе өчен кирәк булган көнкүреш әйберләре­нең барысын да үзе ясый, бастырган китапларын да үзе төпли. Ул агач эшен бик ярата һәм бу эш белән гомеренең соңгы көннәренә кадәр даими шөгыльләнә. “Һаман утырып язу ялыктыра, каннар оеша, мин һәр көн бер-ике сәгать эшләп, бу кораллар белән үземә кирәкле әйберләрне ясыйм”, — дип әйтә торган була һәм туктаусыз эшли. Кар­та сызу, рәсем төшерү кебек кат­лаулы һәм нечкәрәк эшләргә дә сәләтле була, төрле карталар сызып, үз календарьларында урнаштыра килә.

Әйткәндәй, К. Насыйри 1871 елда ярым журнал рәвешендә еллык өстәл календаре чыгара башлый. Шул ук елларда гәзит чыгару турында да уйлый. Беренче ел чыккан календареның ахырында: “Моңа охшаш тагын татар телендә гәзит бастырырга ният бар. Ләкин халыкның ихтыяҗы ничек булыр. Укырга зәвыкланып, кул куючылар табылса, тәмам әзерләнеп җиткәч, ул гәзит чыгар алдыннан халыкка мәгълүм ителер иде”, — дигән белдерү ясый. Икенче чыганаклар буенча, гәзитен “Таң йолдызы” дип исемләргә теләгәне мәгълүм. Ләкин патша хөкүмәтеннән рөхсәт ала алмау сәбәпле, бу теләгенең бер өлешен әнә шул еллык календаре аша үти. Аның 24 ел буе чыгып килгән календарьларында, гадәти календарь материалларыннан тыш, төрле темаларга фәнни һәм әдәби мәкаләләр урнаштырыла. Насыйри шулар аша һәм әдәби брошюралары белән киң җәмәгать-челеккә аң-белем тарату эшләре алып бара. Димәк, ул татарларда беренче журналист-энциклопедист та була.

Төрле фәннәрнең нигезләре белән татар халкын туган телебез­дә беренче буларак таныштыручы да ул. Математика фәне буенча “Хисаплык” (1873), “Геомет­рия фәне” (1895) дәреслекләре язып чыга; география фәннәре буенча “География терминнары” (1890), “Зур күләмле география” (I, II һәм III кисәкләр, 1894-99) бастыра. Календарьда даими рәвештә геогра­фиягә караган мәкаләләрен, үзе сызган карталарын бастырып тора. Табигать белеме буенча “Буш вакыт” (1860), игенчелеккә карата “Иген игү һәм бакча эше турында кулланма” (1892), ботаникадан “Үләнлек вә чәчәклек” (1894) китап­ларын бастырып чыгара.

Каюм Насыйри тел гыйлеме өлкәсендә дә бик катлаулы һәм күпьяклы хезмәтләр башкара. Ул татар теленең әдәби һәм фәнни тел була алуын, шуңа хакы һәм сәләте барлыгын исбат итә. Аның башка телләрдән артта торуын фәкать эшләнмәгәнлегеннән генә күрә. Аны гамәли һәм фәнни эш­кәртү юлында гаять кыю һәм зур эшчәнлек күрсәтә. Тел гыйлеме һәм сүзлекләр төзү буенча шул­кадәр катлаулы һәм кирәкле эшләр башкара ки, бу өлкәдә ул кагылмаган, хезмәт күрсәтмәгән бер генә тармак та юк диярлек. Татар теле­нең аңлатмалы сүзлеген (“Ләһҗән татари”) 1895 елда ул төзи. Урысча-татарча һәм татарча-урысча сүзлекләрне төзеп, бастырып чыгара. Математика, география һәм табигать фәннәре буенча киң катламга аңлаешлы терминнар булдыру өстендә дә эшли. Дөрес һәм матур язу кагыйдәләрен күрсәткән беренче кулланманы (“Кавагыйде китабәт”, 1892) ул бирә. Татар те-ленең фәнни грамматикасын (“Ән-мүзәҗ”, 1895) Насыйри сала. Аның бу хезмәтләре әле дә үзлә­ренең тарихи әһәмиятен һәм фәнни кыйммәтен югалтмаган.

Матур әдәбият өлкәсендә дә К. Насыйриның тарихи әһәмиятле һәм универсаль хезмәтләре бар. Ул, бер яктан, тәрҗемәче һәм үзе дә оригиналь әсәрләр тудыручы булса, икенче яктан, фольклор җыеп, аны гыйльми нигездә эшләп бастыручы һәм үзенә кадәр булган татар ша­гыйрьләренең әсәрләренә игътибар итеп, аларны тикшерә башлаган галим дә. Бу өлкәдәге хезмә-те “Кырык вәзир кыйссасы” дигән мәшһүр әсәрне төрекчәдән татар телендә эшләп, 1868 елда бастырып чыгару белән башлана. Эчтә-леге ягыннан укучыларны кызыксындырырлык булган бу әсәр халык арасында тиз тарала, берничә генә ел эчендә сигез тапкыр кабат басыла. 1872 елда “Әбугалисина кыйс­сасы”н татарчалаштыра. 1879 елда үзенең әсәрләре арасында күләм ягыннан иң зурысы булган “Фәвакиһел җөләса фил әдәбият”­ны эшләргә керешә. Шул әсәрнең кыскартылган беренче вариантын “Кырык бакча” исеме белән 1880 елда аерым китап итеп бастыра. Биредә К. Насыйри китергән хик­мәтле сүзләр һәм яклаган фикерләр арасында хәзерге көндә дә игътибар ителергә тиешлеләре байтак. Мәсәлән, “Һәр нәрсәнең чиге бар, акылның чиге юк”, “Кеше үзен-үзе таныса, камил акылы шуннан беленер”, “Әгәр берәүгә гыйлем өйрәтергә теләсәң, әүвәл үзеңне-үзең өйрәт”, “Олуглык акыл белән, әдәп белән, әмма нәсел белән, нәсәп белән түгелдер” кебек афоризмнары хәзерге көндә дә актуаль.

1884 елда К. Насыйриның “Фә­вакиһел җөләса фил әдәбият” дигән 609 битле зур әсәре Казан университеты типографиясендә басылып чыга. Аңа язган сүз башында автор үзен тәрҗемәче һәм андагы материалларны сайлап бирүче генә итеп күрсәтә. Шулай булуга карамастан, китапның күп өлешен­дә, бигрәк тә татар халык иҗатына ба­гыш­ланган соңгы 40нчы бүле­гендә, К. Насыйри гаять әһәмиятле оригиналь эш башкара. Тел беле­менә карата булган әсәрләрендәге кебек, монда да бер принципны — искедән яңага омтылуны, схоластик әдәбияттан арынып, халык иҗаты­на игътибар итәргә кирәк дигәнне үткәрә. Үзе җыйган материаллары белән урыс галимнәрен дә таныштырып бара, алдына куйган максатын түбәндәгечә билгели: “Көчем җиткән кадәрле урысларга татар­лар­ның тормышын белдерү өчен күп еллар бу тормышны тикше­рү һәм күзәтү өстендә эшләвемнең нәтиҗәләрен матбугатта алар бе­лән уртаклашуны үземнең изге бурычым дип саныйм”.

Каюм Насыйриның күп кенә хезмәтләрендә тарих язу өчен материаллар бирелә. Ул мифология һәм этнографиягә караган хезмәт-ләрендә аңа кадәр тарих язучылар тарафыннан кузгатылмаган, тик­шерелмәгән материалларны табып, фән дөньясына тапшыруны үзенә бурыч итеп куя: “Безнең максатыбыз урыс тарихында булмаган эшләрне, халык авызындагы ри-ваятьләрне мәйданга чыгарудыр”, — дип, аларның тарих битләрендә теркәлеп калуларына нык игътибар бирә. Шундый хезмәтләреннән берсе — “Казан татарларының ышанулары һәм ырымнары” китабы 1880 елда Петербургта басыла. Үзе исән вакытында басылмаган һәм кулъязма хәлендә сакланган икенче бер хезмәте “Татар этнографиясе” исеме белән 1926 елда Казанда дөнья күрә.

Югарыда К. Насыйриның физик эш белән дә яратып шөгыльләнүе, үзенең сәламәтлегенә дә зур игътибар бирүе турында әйтелгән иде. Халык медицинасыннан да бик нык файдаланган ул, ятып бөтенләй диярлек авырмаган. Бары тик гомеренең соңгы елларында гына аякларын җиңелчә паралич суга. Оптимист табигатьле Каюм бабабыз монда да җиңелергә те­ләми, электр ярдәмендә үзен-үзе дәвалый. Туктаусыз хәрәкәтләнүе нәтиҗәсендә аяклары яңадан язылып, йөрерлек хәлгә килә. Бер ай буе ятып авырганнан соң, 1902 елның 20 августында 77 яшендә үлә. Сәламәт чагында да булышучылары, караучылары булмаган галим һәм язучының соңгы көн­нәре, әлбәттә, авыр үтә. Медицина ярдәме күрсәтелми. Тик “Мөхәм­мәдия” мәдрәсәсе шәкерт­ләре генә янына килеп, хәлен белеп йөриләр. Соңгы юлга озатучылар бик аз булып, якыннары һәм беркадәр укучы яшьләр генә була. Мәрхүм Казан-ның Яңа бистә зиратына җирләнә.

Татарстан китап нәшрияты 2006 елда Каюм Насыйриның зур күләм­ле дүрт томлыгын бастырып чыгарды. Тугандаш республикада Каюм Насыйри исемендәге премия дә булдырылган. Башкортстаннан аңа күренекле укытучы, журналист һәм язучы Вил Казыйханов та лаек булган иде.

Фәрит Фаткуллин

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*