tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “10,20,100 елдан соң да татарларның бердәмлеге онытылмасын иде”
Васил Шәйхразыев: “10,20,100 елдан соң да татарларның бердәмлеге онытылмасын иде”

Васил Шәйхразыев: “10,20,100 елдан соң да татарларның бердәмлеге онытылмасын иде”

Бүген Кострома өлкәсенә эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы эстафетада катнашты. Чара Кострома балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узды. Исегезгә төшерәбез, эстафетага старт агымдагы елның гыйнвар ахырында Улан-Удэ шәһәрендә бирелде.

Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, ТАССРның 100 еллыгы флагы Россиянең барлык федераль округларында да тәкъдим ителәчәк. Аның көнчыгыш ноктасы-Находка шәһәре, ә иң көнбатыш ноктасы Калининград булачак. Киләчәктә флаг музейга тапшырылачак.

“10, 20, 100 елдан соң да татарларның бердәмлеге онытылмасын иде”, – диде Милли Шура рәисе.

Моннан тыш, Васил Шәйхразыев алда торган Бөтенроссия халык санын алу турында да ассызыклап үтте.

Чара бик матур концерт программасы белән тәмамланды. Әмир Әхмәдишин, Алинә Шәрипҗанова һәм Гөлшат Имамиева чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*