tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Үзәк федераль округның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев Үзәк федераль округның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев Үзәк федераль округның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Бүген Кострома өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Үзәк федераль округның татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашты.

Очрашу Кострома өлкәсенең Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда узды. Милли Шура рәисе белән очрашуда Владимир, Воронеж, Иваново, Калуга, Кострома, Мәскәү, Рязань, Смоленск, Тамбов, Тверь, Тула, Ярославль өлкәләреннән һәм Мәскәү шәһәрннән килгән оешма җитәкчеләре катнашты.

Татар активын сәламләп, Васил Шәйхразыев әлеге очрашуларның матур бер традициягә әверелүен билгеләп үтте.  «Без ел саен татар активы белән очрашабыз һәм һәр елны бу очрашуларны төрле субъектларда үткәрергә тырышабыз. Агымдагы елның февраль аена 7 федераль округ планлаштырылды. Бүгенге көндә татар конгрессы составында 460 оешма бар һәм без барыбыз да кулга – кул тотынышып эшләргә тиеш», – диде Милли Шура рәисе. Шулай ук ул «Җәлил укулары» бәйгесе, «Татарча диктант» акциясе, «Татар кызы» конкурсына аерым игътибар бирергә чакырды. «Безнең потенциалыбыз бар, мисал өчен, без икенче тапкыр «Җәлил укулары» конкурсын уздырабыз, быел анда 6500 катнашучы көчен сынады. Узган ел «Татарча диктант» белем бирү акциясендә 85 мең кеше катнашты, ә быел безнең максат – 100 мең катнашучыны җыю», – дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.

Шулай ук очрашу барышында Милли шура рәисе агымдагы елның мөһимлеге турында да искәртте, чөнки 2020 елда Бөтенроссия халык санын алу, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү узачак. “Безнең халкыбызның традицион Сабантуй бәйрәмен дә онытмаска кирәк. Җирле сабантуйларны Федераль сабантуй датасыннан чыгып билгеләргә тырышыгыз. Бу сезнең Федераль сабантуйда катнашу мөмкинлеге булсын, ике бәйрәм кисешмәсен өчен. Гомумән сабантуйның программасына да тиешле игътибар кирәк. Татар гореф-гадәтләренә, милли уеннарыбызга аерым игътибар бирегез. Әгәр без хәзерге заманга яраклашып төрле конкурслар уздыруны дәвам итсәк, Сабантуйның «С» хәрефе генә калачак”, – диде Шәйхразыев. Шулай ук Милли Шура рәисе җитәкчеләрне төбәкләрдә үткәрелгән чаралар турында активрак мәгълүмат бирергә һәм «Татарлар» газетасы редакциясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы сайты белән хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*