enrutat
Баш бит / “Хәләл Экспо”: ашап та, киеп карарга да була
“Хәләл Экспо”: ашап та, киеп карарга да була

“Хәләл Экспо”: ашап та, киеп карарга да була

Дөнья базарына ничек керергә? Җитештерүнең яңа тармакларын эзләүче алга киткән илләр өчен дә, җиһан картасында егерме-утыз ел элек кенә барлыкка килгән дәүләтләр өчен дә бик мөһим сорау бу. Әлбәттә, моның бер юлы – хәләл, сыйфатлы продукция җитештерү. Бу юнәлештә Россия, шул исәптән Татарстан Республикасы соңгы елларда зур, җитди адымнар ясый башлады.

Хәләл ризык җитештерү – бер хәл, әле бит аны танытасы, ихтимал сатып алучылар хозурына җиткерәсе бар. Бу җәһәттән “Россия – Ислам дөньясы:  Kazan­Sum­mit 2019” халыкара икътисади саммиты кысаларында 24-25 ап­рель көннәрендә башкалабызда оештырылачак “Русия Хәләл Экспо” күр­гәзмәсе ил күләмендәге хә­ләл продукцияне иң зур тәкъдим итү урыны булыр дип көтелә. Ки­чә шул уңай­дан “Татар-ин­форм” агентлыгында рес­пуб­ликаның Инвестицион үсеш агентлыгы җи­тәкчесе­нең беренче урын­басары Инсаф Галиев белән  Диния нәза­рә­тенең “Хә­ләл” стандартлары комитеты рәисе киңәш­чесе, күр­гәз­мәне оештыру комитеты җитәкчесе Айрат Касыймов журналистларга әле­ге чара­ның ниче­грәк уз­дыры­лача­гын сөйлә­де.

– “Русия Хәләл Экспо” халыкара күргәзмәсенең популярлыгы елдан-ел арта бара. Кызыксынуның артуын күр­сәтү өчен бер генә мисал да җи­тәдер. Былтыр күргәз­мәдәге ­экс­­пози­­цияләр мәй­даны 1,4 мең квадрат метр тәшкил итсә, быел ул, 3,5 мәртәбә артып, 5 мең квадрат метрга җитәчәк. Күр­гәзмәнең урыны да үзгәрә. Быел ул “Казан” халыкара аэропорты янын­дагы “Кazan Expo” күр­гәзмәләр үзәге билә­мәсендә үткәреләчәк. Узган ел әлеге чарада җиде чит ил катнашса, быел якын һәм ерак чит илләрдән егер­меләп ил катнашыр дип кө­телә. Инде 10 ил тәгаен катнашасын хәбәр итте. Былтыр иле­без­нең егер­ме төбәге катнашса, быел утызга җит­мәсме дип торабыз, – дип сөйләде  Инсаф Галиев.

Күргәзмә Татарстан Рес­публикасының гына тү­гел, Россия төбәкләрендәге баш­­ка хәләл продукция җи­­тештерүчеләрнең мөм­кин­лекләрен күрсәтү белән бер­гә Берләшкән Гарәп Әмир­­лекләре, Согудия, Иран, Төр­кия, Малайзия, Ин­­донезия, Үзбәкстан, Көньяк Корея, Бөекбри­тания, Франция, Беларусь кебек дәүләтләр дә анда үз хәләл нигъмәтләрен тәкъ­дим итәчәк. Чара азык-төлек индустриясен генә түгел, медицина, фармацевтика, косметика, туризм өл­кәләрен дә колачлый. Эшлекле очрашулар, бел­гечләр өчен “түгәрәк өс­тәлләр”, ислам финанслары, хәләл туризм, мөс­ли­мәләр өчен бизнес темасына ачык лекция­ләр оештыру планлаштырыла. Мәҗ­бүри өлештә  аш-су әзерләү осталыгын күр­сәтүче мас­тер-класслар, татып карау конкурслары уз­дыру каралган. Ир-ат һәм хатын-кыз киемнәрен күр­гәзмә-сату да оештырыла.

– Тәмле тамаклар өчен җирле аш-су осталары әзер­­ләгән татар милли ризыклары гына түгел, Россия төбәк­ләреннән, чит илләр­дән кил­гән җәмәгать туклану шир­кәт­ләре дә үз ашларын тәкъ­дим итәчәк. Аерым алганда, кунакларга һәм күргәзмәне тамаша кылырга кил­гән­нәргә грузин, грек, итальян һәм башка ха­лыкларның аш-су осталары пешергән ризыкларны татып карау мөм­кинлеге булачак, – диде Инсаф Галиев.

Хәләл җитештерү секторы дигәндә, илебездә әле һаман күпчелек халык ит ризыклары җитештерүне күз уңында тота. Айрат Касыймов та сүзен шул өл­кәдән башлады.

– Әлегәчә илебездә механика кулланып сую иң зур проблема булып кала. Барча мал, кош-корт кулдан чалынырга тиеш, ди белгечләр. Гадәттә һәр­төрле ыгы-зыгы, җәнҗал­лар хәләл ризык бе­лән берочтан хәләл булмаган ризыклар да җитеш­терү­че  шир­­кәтләрдә килеп чыга. Дөньяда Малайзия, Бер­ләшкән Гарәп Әмир­лекләре ­керткән стандарт-таләпләр иң камилләрдән санала. Без дә шуларга тиң­ләшергә тырышабыз. Дөрес, төрле ил­ләрдә сертифи­ка­ция­ләү та­ләпләре төрлечә. Әмма чит илләргә продукция чыгарырга теләсәң, ур­так стан­дартлар булдырудан башка чара юк, – дип сөй­ләде ул.  Тө­бәкләрдән ки­лүчеләр исем­леген арттыруда нык булыша башлады, дип Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгын берничә тапкыр мактап телгә алды ул.

Журналистлар аңардан: “Бөекбритания, Франция кебек илләрдә мөсел­ман­нар артып бара, аларда хә­ләл җитештерелгәне аңла­шыла. Беларусь белән Көньяк Кореяда мөсел­маннар, булса да, бик аз бит”, – дип кызыксынды. Беларусь хәзер – күпләп хәләл тавык җитеш­терү, Көньяк Корея хәләл косметика өл­кәсендә җитди уңыш­лар яулап килә икән.

“Бәкер” ши­фаханәсе мө­селман кардәш­ләребезгә – хәләл медицина, хәләл туризм ягыннан, “Тү­бәтәй” милли ризык челтәре милли ризыкларыбызны ос­та пе­шерү­челәр буларак кызык­лы булыр дип уйлыйм.  Согудия бездән күпләп – тавык ите, Иран сарык ите алыр­га әзер”, – дип  тә сөй­ләде ул.

– Сарык ите үзебезгә дә җитми. Соңгы елларда Корбан бәйрәме алдыннан Казан базарларында Казакъстаннан, Дагстаннан ките­релгән сарыклар сатыла башлады. Нишләрсез икән? – дип сорадым мин аңардан үз чиратымда. “Әлегә Казакъстаннан алып торырбыз. Алга таба сарыкчылыкны үзебездә үс­те­рергә ки­рәк”, – дип җавап­лады ул моңа. Чынлап та, халкыбызны сарык асрарга өйрәтәсе юк. Әле кайчан гына һәр авылда диярлек сарык фермасы бар иде. Әнә Актаныш райо­ны­ның Чуракай авылында фермер Назыйм Шәе­хов,  өч йөз­дән артык сарык асрап, бү­ген дә бу тар­мак­ның отышлы булуын дәлил­ләп ки­лә.

Сүз ахырында шуны да җиткерик: күргәзмәне кү­рергә теләгәннәр өчен бик уңайлы шартлар каралган. “Казан” халыкара аэропортына “Җиңү проспекты метросы” тукталышыннан  автобуста – бушлай, Казанның Үзәк тимер юл вокзалыннан электричкага утырып барырга мөмкин. Барлык күр­гәзмә чараларына керү, катнашу бушлай. Күрми калганнар “Мулла” кинофильмын да тамаша кыла алачак. Күр­гәз­мәләр үзәге мәй­дан­чы­гында үз машинасында кил­гәннәр өчен уңайлы урыннар булдырылган.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*