tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Пермьнең “Чулпан” балалар бакчасында булды
Милли шура рәисе Пермьнең “Чулпан” балалар бакчасында булды

Милли шура рәисе Пермьнең “Чулпан” балалар бакчасында булды

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисе Васил Шәйхразиев Пермь шәһәренең «Чулпан ” балалар бакчасында булды. Исегезгә төшерәбез, ул бүген Пермь краенда эшлекле сәфәрдә.

“Чулпан” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ишегалдында кунакларны милли киемнәрдә һәм татар ризыгы – чәк-чәк белән каршы алдылар. “Чулпан” балалар бакчасын Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре Фәүзия Сөнгать кызы Пак җитәкли. Аның гомуми эш стажы 47 ел, тармакта эш стажы 39 ел, әлеге хезмәт коллективында эш стажы 23 ел.

Пермь шәһәренең “Чулпан” балалар бакчасы 1970 елда файдалануга тапшырылган. Биредә 11 төркем эшли. Шуларның 5сендә татар милләтеннән булган балалар тәрбияләнә.

Мәктәпкәчә оешманың максаты: балалар бакчасы базасында рус һәм татар телләре һәм мәдәниятләре базасында Кама буе халыклары телләрен һәм мәдәниятләрен өйрәнү буенча милләтара аралашу үзәген үстерү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның җенси, этник үзенчәлекләренә туры килә торган социаль үсешен тәэмин итү.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – мәктәпкәчә яшьтәге балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүнең төбәк программасына методик ярдәм күрсәтүдә катнашучы төп белем бирү оешмасы булып тора, балаларны татар халкының төп милли кыйммәтләренә җәлеп итүнең 6 модулен үз эченә алган «Сандыгым» модулен эшләгән.

Балалар бакчасында татар телен өйрәнү өчен иң уңай шартлар тудырылган кабинет бар: анда мультимедиа җиһазлары урнаштырылган. Төркемнәрдә милли почмаклар җиһазландырылган, татар мәдәниятенә һәм туган телне өйрәтүгә ярдәм итүче дидактик уеннар оештырыла.

Балалар бакчасында татар милләтеннән булган тәрбиячеләр һәм белгечләр эшли. Татар теле атнага бер тапкыр Туган тел дәресендә һәм көн саен режимлы моментларда өйрәнелә.

Балалар бакчасында этнографик музей бар, анда балалар шулай ук татар мәдәнияте һәм теле белән дә кызыксыналар.  2000 елда «Татар өе» этнографик музее оештырыла, 2012 елда музейга белем бирү учреждениесе музее статусы бирелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*